«Кем эшләми, шул ашамый»

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)       

 Гөлназ БИЛАЛОВА,

 Балык-Бистәсе районы

 «Мишутка» балалар бакчасының

I квалификация  категорияле                                         

татар теле тәрбиячесе

 

Татар халкының «Тавык, тычкан һәм көртлек» әкияте буенча мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары өчен.

 

Катнашалар: Әтәч, ике тычкан.

              Әкиятнең барышы

Ишегалды күренеше. Әтәч җырлый-җырлый ишегалды себерә.

Иртән бик иртә торам,

Канат кагып кычкырам,

Кикрикүк-кикрикүк.

Торам иртүк эшем күп,

Кикрикүк-кикрикүк.

 

Әтәч ишегалды себереп кереп китә.

«Башаклар биюе» кызлар бии кулларында башаклар. Әтәч чыга, кызлар кулындагы башакларны тотып карый.

Әтәч. Бодай башаклары өлгергән. Әйләнчек, Бөтерчек,  килегез әле монда, әйдәгез, башакларны җыябыз.

1  нче тычкан. Мин түгел.

2 нче тычкан. Мин түгел.

Бергә. Без түгел.

Әтәч башаклар җыя, тычканнар «Чайкала иген кырлары» җырын башкаралар.

Әтәч. Карагыз әле, күпме башак җыйдым.

Тычканнар. Әтәч, бу башакларны суктырырга кирәк.

Әтәч. Кем суктыра?

1 нче тычкан. Мин түгел.

2 нче тычкан. Мин түгел.

Бергә. Без түгел.

Әтәч. Ярар инде  үзем суктырырга барам.

Әтәч китә.Тычканнар татар халык көенә бииләр. Әтәч капчык күтәреп кайта.

Әтәч. Әй Бөтерчек, Әйләнчек, карагыз әле, мин күпме  он алып кайттым.

Тычканнар, йөгереп килеп, Әтәчне мактыйлар.

1 нче тычкан.  Әй Әтәчкәй, әй булдыклы Әтәчкәй.

2 нче тычкан. Әй уңган Әтәчкәй. Инде хәзер камыр басып, күмәч пешерергә кирәк.

Әтәч. Кем камыр баса? Кем пешерә?

1 нче  тычкан. Мин түгел.

2 нче тычкан. Мин түгел.

Әтәч. Ярар инде үзем басам.

Әтәч камыр баса, утын алып керә, мичкә яга, бу вакытта тычканнар шигырь сөйлиләр.

1 нче тычкан. Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

 

2 нче тычкан. Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барында.

Әтәч күмәчне өстәлгә куя,  тычкан балалары, чакырганны да көтмичә, өстәл янына  килеп утыралар.

1 нче тычкан. Һай, ничек ашыйсы килә!

2 нче тычкан. Минем дә бик-бик ашыйсым килә.

Әтәч. Туктагыз, туктагыз! Сез миңа элек әйтегез әле, башакларны кем җыйды?

1 нче тычкан. Син җыйдың.

Әтәч. Башакларны кем суктырды?

2 нче тычкан. Син суктырдың.

Әтәч. Кем башакларны тегермәнгә алып барды?

1 нче тычкан. Ансын да син.

Әтәч. Кем камыр басты? Кем утын ташыды? Кем мичкә якты, күмәчне кем пешерде?

Тычканнар. Барысын да син, барысын да син.

Тычканнар башларын иеп, өстәл артыннан чыгып китәләр.

Әтәч. Кем эшләми,  шул ашамый!