Кем ул тәрбияче?

№ 207

Рания ХӘСӘНОВА

Казандагы  402 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

“Балалар яхшы булсын өчен, аларны бәхетле итәргә кирәк ”, – дигән язучы Оскар Уайльд. Дөрестән дә, баланы кем бәхетле итә? Әти-әнисе, туганнары, дуслары, уенчыклары… Ә иң күп вакытын бала кем белән үткәрә?. Билгеле, тәрбияче белән. Димәк, иң беренче чиратта балага бәхет бүләк итүче ул аның тәрбиячесе икән. Бала кайчан бәхетле? Аны аңлаучы, яклаучы, кайгыртучы, аның белән уйнаучы, барлык вакытын, көчен, сабырлыгын, белемен, мәхәббәтен бирүче кеше гел янында булганда сабый бәхетле. Димәк, тәрбияче – ул һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше икән. Һәр кеше дә тәрбияче була алмый, минемчә. Ә кем соң ул тәрбияче? Бүген мин шул сорауга җавап эзләп карыйм. Чөнки мин – тәрбияче.  Тәрбияче – күпкырлы шәхес, күпкырлы талант иясе. Моны бер генә уку йортында да өйрәтмиләр. Тәрбияче булу өчен балалар арасында тормыш мәктәбе узарга кирәк, нарасыйлар үзләре сине тәрбияли. “Тәрбияче тәрбияләнүчене кем итеп үстерергә теләсә, үзе дә шундый булырга тиеш,” дигән Владимир Иванович Далж. Кем ул тәрбияче? Кем ул мин? Беренче чиратта, тәрбияче – ул артистка! Тормыштагы хәлләрне онытып, бернигә дә карамый гел шат күңелле, көләч йөзле, ярдәмчел, матур, күркәм булу – минем һөнәремнең мөһим шарты. Кичә тылсымчы булсам, бүген куян ролен уйныйм, иртәгә светофор булам. Балалар белән елыйм, уйныйм, көләм.

Мин – бала! Үзенең бала чагын хәтерләмәгән, хыял дөньясында яшәмәгән, фантазиясе булмаган кеше тәрбияче була алмый. Дөньяга балалар күзе аша караган, алар дөньясын аңлаган чиста күңелле кеше генә балалар янәшәсендә булырга лаек!

Мин- психолог! Минем төркемдә төрле холыклы, бер-берсенә охшамаган балалар тәрбияләнә. Алар төрле: тыңлаучан яки иркә, үткен яки оялчан, аралашучан яки үз өченә бикләнгән, тел бистәсе яки аз сүзле. Аларның барсының да күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Моның өчен балага дус булырга ,үпкәләтмәскә, алдамаска, үз көченә ышанырга кирәк.

Мин – татар! Әйе, милләтем буенча мин – татар, Татарстанда яшим, татар балаларын тәрбиялим. Джон Локк: “Балаларны дөрес тәрбияләүгә бөтен халыкның иминлеге бәйле”, – дигән. Димәк, мин халкымның киләчәге өчен җаваплы. Үзенең гореф-гадәтләрен, үткәнен белгән шәхес кенә илне алга җибәрергә сәләтле. Ә мин – шундый шәхес тәрбияләүче!

Мин – әкиятче! Ун еллык эш стажым чорында нинди генә әкиятләр укырга, сөйләргә, уйлап чыгарырга туры килмәде миңа. Ул әкиятләрнең барысы да яхшылыкка өйрәтә, тәрбияләнүчеләремне миһербанлык, гаделлек, дөреслек юлына бастыра, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә.

Мин – җырчы! Әйе, кечкенәдән үземчә генә җырлап йөрергә яраттым. Балаларга бишек җырлары, такмаклары, күмәк бәйрәм җырлары җырларга туры килә. Җырлап кына түгел, ул җырны балага өйрәтергә дә кирәк бит әле. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп булмый.

Мин – биюче! Әйе, балалар бакчасы шундый сихерле дөнья инде ул: булмаган сәләтләрең дә ачыла. Һәр бәйрәм җырсыз-биюсез үтми, шулай булгач, биергә дә өйрәндем. Татарча да, русча да, аюча да, төлкечә дә бии беләм хәзер.

Мин – шагыйрә! Тәрбияче һөнәре – иҗади һөнәр.

Балалар белән мәш килмәгән арада кәгазь дөньясында яшибез. Һәр көнебез планлаштырылган. Күп вакыт һәр яңа чараны уйлап чыгарырга, иҗат итәргә, шигырь дә язарга туры килә.

Мин – рәссам! Әйе, балачак дөньясы чуар, могҗизалы төрле төстә! Аны язып, әйтеп кенә бетереп булмый, күрсәтә дә белергә кирәк. Без, тәрбиячеләр – кәгазьдән дә, пластилиннан да, җептән дә – кул астындагы һәрнәсәдән матурлык тудыручылар.

Мин – математик! Баланы санарга, логик фикер йөртергә, башваткычлар чишәргә өйрәтә-өйрәтә, үзем дә математикка әйләнеп беттем инде.

Мин – спортчы! Спортчының да иң чыдамлысы! Бала бер минут эчендә нинди генә рәвешкә кереп бетми, аның артыннан өлгерергә дә кирәк. Әле бер генә түгел, егерме бала бит. Егермесен егерме җирдән табып, алар белән сикереп, уйнап, күнегүләр ясап, спортчылардан артыграк та шөгыльләнәбез әле! Бернинди диета да кирәк түгел, тәрбияче гел формада!

Мин – табиб! Баланың кәефен, сәламәтлеген, физик иминлеген күзәтүче дә мин. Бала кисәк авырып китәргә , җәрәхәтләнергә мөмкин, шул вакытта югалып калмаска, беренче ярдәм күрсәтә белергә дә кирәк. Сәламәт шәхес тәрбияләү – ул безнең тагын бер бурыч.

Мин – остаз! Чөнки кечкенә дусларымны өйрәтәм, үрнәк күрсәтәм, әдәп-әхлак тәрбиялим, интеллектуаль сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерәм.

Мин – әни! Әгәр әни булмасам, һәр баланы үзеңнекедәй якын күреп, яратып булмыйдыр ул. Минем тәрбияләнүчеләрем бәхетле, сәламәт, игелекле булсыннар иде. Мине хәтерләрендә иң яхшы, изге, кирәкле кеше итеп калдырсыннар иде дип хезмәт куям.

Мин – күрәзәче! Әйе, һәр тәрбияче үзенә төркем туплаганда белергә, дөрес юнәлеш бирергә, киләчәктә тормышка яраклы шәхес итеп үстерә белергә дә тиеш бит. Әти-әниләр белән уртак тел табу, ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру өчен сихерче дә булырга кирәк әле.

Ә барыннан да бигрәк мин – Кеше! Балаларның хисләрен, кайгы-шатлыкларын үзе аркылы үткәрә алучы, аларның уңышлары өчен сөенүче гади кеше дә мин. Әйе, һәр кеше кебек мин дә арыйм, авырыйм, күңел төшенкелегенә биреләм. Нәрсә генә кичерсәм дә, балалар һәм эш урыным – ул минем һөнәрем генә түгел, ул – тормышымның асылы.

Тәрбияче булуым белән бәхетле мин! Төркемдәге һәр баланы бертигез күреп, аңа йөрәк җылысын биреп, бәхетле балачак, өметле киләчәк бүләк итү – тәрбия эшенең асылы дип саныйм. Күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип әйткән. Әгәрдә без үстергән , тәрбияләгән яшь буын йөзгә кызыллык китермәслек, уңышлар казанырлык булса, илебезнең киләчәге дә өметле булыр. Сугышлар булмас, кан коелмас, гаделлек, тынычлык урнашыр, барыбыз да бәхетле булырбыз. Менә нинди олы һөнәр иясе икән ул – тәрбияче! Димәк, мин дөрес юл сайлаган