Кем булырга?

№ 210

(Сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

Гүзәл МӘХМҮТОВА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе

Психогимнастика

Исәнме, уң кулым,

Исәнме, сул кулым.

Исәнме, дус, саумы, дус.

Калмасын урыннар буш.

Бир кулыңны тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк.

Хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче. Хәерле иртә, дусларым! (Ишектән шар очып керә.) Балалар, карагыз әле, төркемебезгә нинди матур шар очып килде. Аңа нәрсәдер беркетелгән. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле, нәрсә икән анда?

Тәрбияче. Монда табышмаклар икән. Балалар, ә сез табышмакларга җаваплар эзләргә яратасызмы? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Димәк, бу табышмаклар сезнең өчен. Игътибар белән тыңлагыз.

  1. Кем барлык авырулардан дәвалый һәм кемгә нәрсә файдалы икәнен белә? (Табиб)
  2. Кем янгын эченә керә, кешеләрне коткара? (Янгын сүндерүче)
  3. Безгә кем төшке аш: котлет, винегретлар әзерли? (Пешекче)
  4. Безгә фатирлар, мәктәпләр, кибетләрне кем төзи? (Төзүче)
  5. Сезне балалар бакчасында кем каршы ала һәм әкиятләр укый? (Тәрбияче)
  6. Кем балаларны укырга, язарга өйрәтә? (Укытучы)
  7. Кем хат, газета-журналларны өйләргә тарата? (Почтальон)
  8. Кем кибеттә конфет-прәннекләр сата? (Сатучы)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Барлык табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Табышмакларның җавабы нәрсә турында булды? Аларны уртак сүз белән нәрсә дип атарга була? (Һөнәрләр) Әйе, дөрес, балалар. Без сезнең белән бүген нәкъ тә һөнәрләр турында сөйләшәчәкбез.

Нәрсә соң ул һөнәр? (Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Һөнәр ул –кеше үзенең бар гомерен багышлый торган хезмәт. Һөнәр кешегә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шатлык китерергә тиеш. Сез нинди һөнәрләрне беләсез? Әти-әниләрегез нинди һөнәр ияләре? Ничек уйлыйсыз: нинди һөнәр – иң кирәкле һөнәр?

Балалар! Ә сез беләсезме: татар халкында шундый бер мәкаль бар. Тыңлагыз: “Эш – кешенең көзгесе.” Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, бергә фикер алышыйк.

– Балалар, без сезнең белән бүген “Һөнәрләр иле”нә сәяхәткә барырбыз. Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (Балалар җавабы.)

– Нинди транспорт белән сәяхәткә чыгарга була? (Поезд, автобус, машина)

Тәрбияче. Мин сезгә бүген поездга утырып сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәм. Бер-бер артлы басыгыз, кулларыгызны бер-берегезгә салыгыз, мин машинист булырмын, ә сез – сәяхәткә әзерләнгән пассажирлар. Киттек! (Поезд тавышы белән музыка куела.)

1 нче тукталыш – “Хатаны төзәт”

Тәрбияче. Балалар, монда һөнәрләр буталган, сезнең белән барысын да дөрес итеп сөйләргә кирәк! Игътибар белән тыңлагыз!

  • Пешекче дәвалый, ә табиб пешерә.
  • Чәчтараш кием тегә, ә тегүче кешеләрнең чәчен кисә.
  • Механик янгынны сүндерә, ә янгын сүндерүче машина рәтли.
  • Солдат кырда эшли, ә фермер Ватанга хезмәт итә.
  • Тәрбияче закон үти, ә полицейский балаларны тәрбияли.

Менә афәрин! Барысын да дөрес итеп сөйләделәр! Ә хәзер, поездга кереп, урыннарыбызны алабыз. Безнең поезд алга таба китә. (Поезд тавышы белән музыка яңгырый.)

2 нче тукталыш – «Кем кайда эшли?”

Тәрбияче. Балалар, түгәрәккә басабыз. Мин сезгә һөнәр ияләрен атармын, ә сез бу һөнәр иясенең кайсы өлкәдә кирәк булуын әйтергә тиеш буласыз. Мәсәлән, укытучы – мәктәптә.

Пешекче – ашханәдә; төзүче – төзелештә; табиб – хастаханәдә; тегүче – ательеда; сатучы – кибеттә; чәчтараш – чәчтарашханәдә; янгын сүндерүче -–янгын сүндерү командасында; тәрбияче – балалар бакчасында; урманчы – урманда.

Тәрбияче. Афәрин! Барысы да дөрес! Вагоннарда урыннар алып, алга таба барабыз! (Поезд музыкасы башлана, һәм киләсе станциягә баралар.)

3 нче тукталыш – “Эш коралының иясен тап”

(Балалар ике төркемгә бүленә. Аларга һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән вак рәсемнәр бирелә. Балалар эш коралларын дөрес итеп урнаштыралар.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, бик дөрес! Хәзер алга таба барабыз!

4 нче тукталыш – “Кем нәрсә эшли?”

Тәрбияче. Мин хәзер сезгә һөнәр ияләрен атыйм, ә сез аның нәрсә эшли белүен әйтерсез. Килештекме? Башладык.

  • Пешекче нишли? (Әзерли, пешерә, кыздыра.)
  • Укытучы нишли? (Укырга, язарга өйрәтә, укыта.)
  • Табиб нишли? (Дәвалый, уколлар ясый, градусник куя.)
  • Рәссам нишли? (Рәсем ясый.)
  • Янгын сүндерүче нишли? (Янгын сүндерә.)
  • Төзүче нишли? (Йортлар төзи.)
  • Сатучы нишли? (Товар сата.)
  • Чәчтараш нишли? (Чәчтараш прическа ясый, чәч кисә.)
  • Машина йөртүче нишли? (Машина белән идарә итә.)
  • Очучы нишли? (Самолет белән идарә итә.)
  • Полицейский нишли? (Машиналар хәрәкәте белән идарә итә, кешеләрне яклый.)
  • Хат ташучы нишли? (Почта тарата.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, бармакларны уйнатып алыйк әле.

«Һөнәрләр» дигән бармак уены

Баш бармагым – биюче,

Имән бармак – тегүче,

Урта бармак – төзүче.

Атсыз бармагым – укытучы,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

Тәрбияче. Афәрин! Хәзер тиз генә вагоннарга утырыштык. Безне киләсе тукталыш көтә!

5 нче тукталыш – “Киләчәк”

Тәрбияче. Балалар, ә сез үскәч кем булырга телисез? Әйдәгез, идәнгә утырыйк һәм сез миңа сөйләгез әле. (Тәрбияче кулын күтәрә һәм мисал китерә: мин үскәч тәрбияче булачакмын, балалар бакчасында эшләячәкмен һәм балаларны тәрбияләячәкмен.)

– Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас?

– Хезмәт яратмаган кешене нинди диләр?

Тәрбияче. Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Без сезнең белән шундый әйбәт шөгыльләндек ки, вакытның ничек узганын сизми дә калдык! Безгә кире балалар бакчасына кайтырга кирәк! Әйдәгез, вагоннар, тезелдек! Киттек!

Йомгаклау

Тәрбияче. Менә без сезнең белән балалар бакчасына кайтып җиттек! Миңа сезнең бүген шөгыльләнүегез, игътибар белән тыңлавыгыз һәм җавап бирүегез ошады. Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Кемнәрне искә төшердек? (Һөнәрләр турында, һөнәр ияләре турында.) Афәрин, ә хәзер, әйдәгез, шөгылебезне тәмамлап, үзебезнең яраткан “Кәрия- Зәкәрия” уенын уйнап алыйк.