Кейс методы аша әдәби әсәрләрне анализлау
№ 136
(Осталык дәресе)
Рәдиф ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Арчадагы 7 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Көндәшлеккә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү төп максатыбыз булып тора. Әлеге максатка ирешүне заманча укыту технологияләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Дөрестән дә, әгәр укучылар үзләре эзләнсә, проектлаштырса, алган белемнәрен тормышта куллана алса, белем алу кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була. Шул максаттан мин дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кейс технологиясен кулланам, аны отышлы дип саныйм.
Кейс сүзе инглиз теленнән алынган, ул «очрак, хәл, ситуация» мәгънәсендә, «кейс» төшенчәсе «кәгазьләр, документ салып куя торган кечкенә чемодан» мәгънәсендә. Гади генә итеп әйткәндә, чемоданны күргәч, без аның эчендә нәрсә бар икән дип уйлый башлыйбыз. Ә анда төрле әйбер булырга мөмкин. Аны тизрәк ачасыбыз, күрәсебез килә. Ачып, нәрсә икәнен күргәч, я сөенечебездән көләбез, я хатирәләргә бирелеп уйланабыз, я шатланабыз, я кайгырабыз, ягъни нәрсә генә булса да, без уйланырга мәҗбүрбез. Бу методның отышлы ягы шунда: ул конкрет бер ситуациядә бирелгән проблеманы тану, күрә белү, аны чишү юлларын билгеләүне, анализлау һәм нәтиҗә чыгаруны үз эченә ала; төркемнәрдә эшләү, үз фикереңне әйтү, дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерә.
Кейс методы чит илләрдә киң кулланышта. Беренче тапкыр Гарвард университетында моннан бер гасыр элек – 1920 елда кертелә башлый. Бүгенге көндә бу метод безнең илдә дә кулланышка кереп бара һәм актуаль мәсьәләләрдән санала.
Кейс – дәресләрдә тормыштан, әдәби әсәрләрдән алынган хәлләргә нигезләнгән проблемалы ситуацияләрне анализлау ул.
Кейсларның төрләрен сез экранда күрәсез.
Ә хәзер кейс технологиясенең гамәлдә кулланылышын карап китик.
(Укытучы башкаруында «Ак чәчәкләр» җыры яңгырый.)
Җырны ишеткәнегез бармы? Татар эстрадасында бу җырны кем җырлый?
Укучылар. «Казан егетләре» төркеме.
Укытучы. Җырда «ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде» дигән юллар бар. Ак күңелле, саф күңелле булып калыр өчен нишләргә кирәк? (Укучылар фикер алыша.)
Укытучы. Бу җыр кейс булды. Ә хәзер игътибарыбызны экранга юнәлтик әле. (Шәмсия Җиһангированың «Кыйбла барлау» шигыренә видеоязма карау.)
Укытучы. Укучылар, видеокейс буенча дәресебезнең темасын билгеләп карыйк әле. Без бүген нинди төшенчә турында сүз алып барырбыз икән?
Укучылар. «Тормыш кыйбласы нәрсә ул?» дигән сорауга җавап эзләрбез. (Тактага «тормыш кыйбласы» дигән сүз эленә.)
Укытучы. Ә кыйбла сүзе барыгызга да танышмы? Бу сүз нинди мәгънәне аңлата? (Укучылар фикерен тыңлау.)
Укытучы. Бик дөрес фикерлисез, афәрин! Сезнең алда – төсле стикерлар. Шул стикерларга тормыш кыйбласы мәгънәсен аңлатучы сүз язарга кирәк. Игътибар итегез, бер стикерга бер генә сүз – төшенчә язарга. Әйдәгез, мин модератор ролен үтим. Уйлавымча, тормыш кыйбласы – дини юлыңнан тайпылмау. Шул ук вакытта кайберәүләр өчен тормыш кыйбласы рәхәт, мул тормыш, акча булырга мөмкин. Сезгә ике минут вакыт бирелә. (Укучылар үз фикерләрен яза.)
Укытучы. Стикерлар буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Һәр кеше тормыш кыйбласын үзе аңлаганча күз алдына китерә. Укучылар күпме булса, фикерләр дә шулай күп. Бу очракта билгеле бер нәтиҗә ясау өчен проблемалы ситуацияләр тикшерергә, анализларга кирәк.
Бусы видеокейс булды.
Инде язма кейс-текстлар белән дә танышып үтик. Бирелгән конвертлардагы өзекләр барыбызга да яхшы таныш булган, һәрберебезне тормыш мәктәбе булырдай әсәрләре белән сокландырган Мөхәммәт ага Мәһдиев роман-повестьларыннан алынды. Без аларны проблемалы ситуацияләр итеп кабул итик.
Алар белән төркемнәрдә танышып, олпат язучыбыз өчен тормыш кыйбласы нәрсәләрдә чагыла икән, шуларны телдән билгелик.
Төркемнәрдә эш. Укучыларга конвертлар бирелә. Төркемнәрдә әсәрләрдән өзекләр – проблемалы ситуацияләр белән танышу. Өзекләрне укып, фикер алышырга кушыла. Текст белән танышу өчен 2 – 3 минут вакыт бирелә.
1 нче фокус-төркемгә текст. (Бер укучы кычкырып укый.) «Күктә, нәкъ кеше күңеледәй, каз канатлары тирбәлә-яңадан кайтыр өчен казлар китә. Син дә шулай бит, адәм баласы, синдә әти-әниең янында гөрләп үсәсең, шатланасың, иркәләнәсең, ныгыйсың, аннан кинәт кенә сиңа шул нигез тар булып тоела башлый, син дә каядыр китәсең, оя корасың, канат җилпеп, чит җирләр өстеннән очасың. Менә күпмедер гомер үткәч, син бер язны яки бер көзне күктә кыр казларының тавышын ишетәсең:
– Кыйгакъ! Кыйгакъ! Кыйгакъ!
Син сагыш катыш авыр сулап куясың, теге тавышлар сиңа:
– Туган як! Туган як! – булып ишетелә.
Сине әнә шул яшәтә, шул сине яхшы күңелле, игелекле итә, синең колакларың «туган як» дигән сүзне ишетә алганда син бәхетле».
М.Мәһдиев «Каз канатлары»
Укытучы. Ягез, шушы өзеккә проблемалы сорау уйлап карагыз әле. (Текстта әйтелгәннәрдән чыгып сораулар бирелә. Кеше кайчан бәхетле була ала? Туган яктан читтә кеше бәхетле була аламы? Сагынып, хатирәләрне искә алып яшәү бәхетме?)
2 нче фокус-төркемгә текст. (Бер укучы кычкырып укый.) «Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Марат Вәлиевич шулай бер дә сыкранмыйча әнисенең ябык гәүдәсен караваттан күтәреп йомышына йөртте. Арка кочтырып мунчага алып барды, мунча өйалдында апасы Наҗиягә тапшырды. Юындыргач, тагын килеп күтәреп кайтып китте. Сине табып үстергән, синең өчен бөтен гомерен багышлаган, кайчандыр таза, куәтле булган бер ананың күз алдында сүнә баруын карап утыру әйтеп бетергесез газап иде. Баш мие берөзлексез шуны тукый, йөрәк шулай суга: әниең бит ул! Ярдәм ит! Ярдәм ит!
…Күңел өшетерлек шыксыз җил исә, кар ябышып калынайган тополь яфраклары шапылдап юеш җиргә килеп төшә, карт топольләр ыңгыраша: «Дөнья фани, фани, фани… Гомер кыска, кыска, кыска… Яхшылык эшләгез, яхшылык эшләгез, җирдә әйбәт эз калдырыгыз…»
М.Мәһдиев «Каз канатлары»
Укытучы. Бу өзеккә нинди проблемалы сорау куярсыз икән?
Укучылар. Нәрсә ул яхшылык, игелек? Игелекле булу авырмы? Яхшылык эшләмичә генә дә яшәп буламы?..
Укытучы. Фикерләрегез өчен рәхмәт. Сезнең фикерләрдән сон, бу сөйләшүне җыр сүзләре белән әйтәсе килә.
Яшә җирдә эз калдырып,
Эзләрең суынмасын.
Кылган гамәлләрең өчен
Үкенерлек булмасын.
Без бүген сезнең белән тормыш кыйбласы турында сөйләштек. Безгә бүләк итеп бирелгән шушы гомерләрне үкенмәслек итеп яшәсәк иде.
(Укытучы Фәнис Яруллинның «Җитми» шигырен укый.)