Кечкенәләр төркемендә уеннар аша сөйләм телен үстерү
Ләйлә ЯКОВЛЕВА,
Лилия РӘХИМҖАНОВА,
Казандагы 114 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячеләре
Соңгы елларда балалар бакчалары шартларында балаларның сөйләм телен үстерү проблемасы шактый гына актуальләште. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүз байлыгын арттыру, сүзләрне сөйләмдә куллану, сөйләмдәге ялгышларны төзәтү – балалар бакчаларында иң әһәмиятле эшчәнлек булып тора. Сөйләм теле кирәкле дәрәҗәдә үсеш алган бала яшьтәшләре белән дә, олылар белән дә җиңел һәм тиз аралаша, психик үсеше дә актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Ләкин, сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар белән дә еш очрашырга туры килә. Сер түгел, әти-әниләрнең вакытлары тарлыгыннан файдаланып, замана балалары телевизор, планшет каршында утырырга бик тә яраталар. Бу исә үз чиратында балаларның аз аралашуына китерә. Авазларны, иҗекләрне алыштырып әйтү кебек хаталар, җөмләләрне дөрес төземәү очраклары күзәтелә. Дөрес итеп сөйләшә белмәгән яки сөйләм теле түбән дәрәҗәдә булган сабый үз-үзенә бикләнүчән, аз сүзле һәм үз яшьтәшләреннән аң-белем үсеше ягыннан күпкә калыша торган булып үсә.
Мәктәпкәчә тәрбия федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләп үтелгәнчә, балалар бакчасында балаларның сөйләм үсеше бәйләнешле, грамматик яктан дөрес, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерүгә юнәлдерелгән.
Сөйләм телен тиешле дәрәҗәдә үстерү өчен иң уңайлы чор 3-4 яшьтә. Бу яшьтә балаларның сүзлек запасы арта, тирә-юньдәге предметларны дөрес итеп атый башлыйлар. Исем, сыйфат, алмашлык, рәвеш, фигыльләрне кулланалар. Гади җөмләләр белән үзләренең уй, фикерләрен җиткерәләр.
Балаларның бөтен эшчәнлеге – уен. Кечкенәләр төркемендә, мисал өчен: бармак уеннарының ни дәрәҗәдә әһәмияткә ия булганын һәр тәҗрибәле педагог белә. Беренчедән, бу балаларны эмоциональ яктан тынычландыру чарасы булса, икенчедән баланың бармаклар хәрәкәте активлаша. Бу баланың сөйләм телен үстерүгә ярдәм итә, киләчәктә кулны язуга әзерли.
Балаларны җанлы сөйләмгә яки күмәк сөйләмгә тарту максатыннан коммуникатив уеннар уйнату да бик мөһим. Балалар уен барышында ирексез рәвештә аралаша башлыйлар, хәрәкәтләр ярдәмендә сөйләмне тиз истә калдыралар.
Кечкенәләр төркемендә балалар төрле образларга кереп уйнарга бик яраталар. Монда инде сәхнәләштерү уеннары, әкиятләр ярдәмгә килә. Бу уеннар балалар өчен мавыктыргыч,ә аның тәрбияви максаты – баланың сүз байлыгын арттыру, аваз культурасы, интонацияле сөйләм үстерү. Шулай ук балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү теләге уяту.
Балаларның актив эшчәнлеге өчен мөһим шарт булып, төркемдә уен тирәлеге булдыру тора. Көн дәвамында балалар ирексездән сюжетлы — рольле уеннарга кереп китәләр. Тик бу уеннар дөрес итеп оештырылган һәм тәрбияче катнашында уйналырга тиеш. 3-4 яшьлек балалар уенда рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар.
Балалар белән уеннар нинди максат белән үткәрелсә дә, һәр тәрбияче “гадидән катлаулыга” дигән принципны истә тотарга, балаларның психологик үзенчәлекләрен , яшь аермаларын исәпкә алырга тиеш.
“Әйдәгез, балалар, уйныйбыз!” дигән сүзләрне ишеткәч бер генә бала да битараф калмый. Уеннар балаларга шатлык китерә, бигрәк тә бакчага яңа йөри ашлаган балаларга онытылырга, коллективка кереп китәргә ярдәм итә. Уен аша гына тәрбияче балалар белән тыгыз элемтәгә керә, уртак тел таба, ихтирам яулый ала. Ә иң мөһиме, уен балаларның сөйләм телен үстерүдә иң кирәкле һәм нәтиҗәле корал булып кала бирә.