Казаным – туган ягыма сәяхәт

 (Катнаш төрдәге балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә тәрбияләнүче 6–7 яшьлекләр өчен ачык шөгыль)

Резида МИФТАХОВА,  

Казандагы 112 нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат: Балаларның туган җир турында белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

– Балаларның Казан шәһәренең истәлекле урыннарын, күлләрен, чишмәләрен, елгаларын танып белергә өйрәтү, аларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

–Туган як, туган җиргә карата кызыксыну, тугырылык сыйфатын уяту, аның борынгы тарихына, шәһәребезгә, татар теленә, милли уеннарга, гореф гадәтләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

– Балаларның үзләре теләп катнашуларын таләп итү, ихтияр көче, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһаз: ”Алма патриот”интерактив такта, символикалар.

Шөгыль барышы:

Тәбияче:Хәерле көн балалар. Мин сезне күрүемә шатмын.

Балалар:Исәнмесез.

Тәрбияче:Балалар сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

Тәрбияче:Без бүген сезнең белән “Алма патриот”дигән автобус белән Казанга, туган якка сәяхәткә барырбыз.Кайсыгыз әйтер икән, без кайсы республикада,Татарстанның кайсы шәһәрендә яшибез?

Балалар:Без Татарстан республикасының Казан шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче:Әйе акыллыларым. Без гади генә автобуска утырмыйбыз, ул тылсымлы, яхшы сүзләр әйтсәк, ул безне ”Казаным туган ягыма сәяхәт”енә илтәчәк. Сез нинди матур, ягымлы, тылсымлы сүзләр беләсез?

Балалар:Рәхим итегез, рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, саләмәт булыгыз, зинһар өчен, хәерле иртә, көн, кич, тыныч йокы. Яхшы балалар, шуның хәтле матур сүзләр белгәч, автобус сезне әлбәттә үзенә утыртачак.

Тәрбияче: Афәрин балалар.  Әйдәгез автобуска утырыйк та сәяхәткә китик, борынгы Казаныбызга юл тотыйк.

Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле, сез Казан,Татарстан турында нәрсәләр әйтер идегез? Аның гербы, флаглары турында нәрсәләр беләсез? (…)

Алайса мин сезгә бераз гына аның барлыкка килү тарихын сөйләп китим.

(Интерактив тактада Казан темасын ачып информация укыйлар, аның барлыкка килүе турында риваятьләр тыңлыйлар)

Балалар:1781 елда 18 октяберендә Екатерина II тарафынанан Казанга үз гербы бирелә.Ул дүртпочмаклы  француз геральдик калканына “Алтын казан”– таҗы кигән, кызыл телен чыгарып торган канатлы кара елан сурәтләнгән була. Ул бүгенге көндә дә Казан гербы. Республикабыз гербында канатлы “Ак барс”ясалган, ул түгәрәк, һәм кырыйлары  яшел ак кызыл төстәге юллар белән бизәлгән, кырыйларында лалә чәчәкләреннән үлән дә үрелгән.Татарстан байрагында да әлеге төсләр урын алган – кызыл, ак һәм яшел төсләр.

Тәрбияче:Балалар әлеге символларны (Татарстан, Казан гербы, флагы) ”Алма патриот”та күрсәтеп үтик әле. (балалар викторина эшли)

Тәрбияче: Хәзер “Алма патриоттан” Казан турында борынгы риваятьләрне тыңлап китик. (аудиоязма тыңлана)

Тәрбияче:Әйе үскәннәрем,төрле риваятьләр буенча, дөрес дип табылганы, Кабан күленнән ерак түгел, калку җирдә, утсыз казан кайнап утырган. Шул җирдә Казан шәһәрен төзи башлыйлар.Шуңа анын исеме дә Казан дип аталган.Аның башында, Мөхәммәт хан торган. Казанны төрле яктан бик зур елгалар, күлләр, чишмәләр уратып алган.Бу сәүдә итәр өчен бик уңайлы урын  булган.Сәүдә гөрли, Казанның даны төрле илләргә тарала.Бик күп төрле һөнәр ияләре бирегә килә. Бу елларда Казан зур шәһәр, мәркәз булып таныла. Казан бөтен мөмкин булган матурлыкларны алып тагын да киңәя, үсә. Медицина, фән өлкәсе алга китә, мәдәният ягы да нык үсә.Бик күп шагыйрьләр, язучылар үсеп чыга.Казанның бөтен матурлыгын, татар халкының йөзен, көчен, сафлыгын, тырышлыгын күрсәткән бөек шагыйребез Габдулла Тукай калкып чыга. Аның шигъриятеннән башка Казаныбызны күз алдына да китереп булмас иде. Габдулла Тукайның, бөтен кешегә якын булган, үзенә генә хас моңы, тирән мәгънәле үлмәс “Туган тел” җыры, моны дәлилләп күрсәтә.

Әйдәгез балалар, без ул җырны, сезнең белән басып, матур итеп җырлап алыйк әле?

(Тәрбияче,балалар җырлыйлар,интерактив тактада Г. Тукайның рәсеме күрсәтелә)

Тәрбияче:Бик матур итеп башкардыгыз,үскәннәрем.

Менә шундый,үзенчәлекле, матур безнең Казаныбыз.

Акыллыларым, Казаныбызның горурлыгы булган, бик борынгы, серле, хикмәтле күлләребез турында да сөйләшеп алыйк әле? Әйтегез әле, сез күлләр турында нәрсәләр беләсез? Ничек аталалар алар?

Балалар:Күлләр ага торган һәм акмый торган була.Исемнәре:Кабан күле, Зәңәр күл, Аккош күле һәм башкалар.

Тәрбияче:Бик дөрес,шуларның берсе, Казан ханлыгының хәзинәсен яшергән,Кабан күле турында сөйләшербез.

Аның исеме турында да берничә риваять бар. Болгар ханлыгы чираттагы сугышларда җиңелгәч, ханның  малае Кабанбек үзенең дуслары белән качып китә.Алар суы чиста булган, искиткеч ялтырап торган бик матур күл янына килеп чыгалар.Ул Күл буеның тирәсендә искитмәле куе куаклар, агачлар, камышлар усә икән, әйләнә тирәсе төрле-төрле чәчәкләр белән әйләндереп алынган булган, анда төрле-төрле кошлар сайрый, кыргый җәнлекләр яши торган булган. Суларында төрле балыклар, үрдәкләр, казлар, аккошлар йөзеп йөри ди…

Аларга күл бик ошаган һәм бу күлне Кабанбек хөрмәтенә Кабан күле дип атаганнар, шунда ук алар төпләнеп калганнар.                                                                          Кабан күле өч өлештән тора.Бу күлдә балыклар бик күп булганлыктан,үзләре генә ашап бетерә алмаганнар,тирә-юньләргә дә тозлап сатканнар.Суы бик чиста, шифалы,  аны эчәр өчен дә, шифаланыр өчен дә кулланганнар. Кабан күле төбеннәнбер ничә чишмә тибеп чыкканлыктан, иң чиста, иң сыйфатлы су булып исәпләнгән.Халыклар су коенганнар, балык тотканнар, көймәләрдә йөргәннәр.Ул Казан халкының иң яраткан ял итү урыны булган.

Еллар тыныч кына бармый, рус патшасы Иван Грозный, өч ел дәвам иткән сугышлардан соң Мәркәзебез Казанны яулап ала. Явыз Иван Казан ханлыгы хәзинәгә ия булмасын өчен аны  агач кисмәкләргә тутырып, Кабан күленә ташлыйлар. Ләкин әлегә кадәр аны тапкан кеше юк. Бәлкем әле менә ,сез балалар, зур үскәч шушы хәзинәләрне табарга булышырсыз. Әйе ?

Тора бара күлнең суы  пычрана балыкла да бетә.

Балалар сезнең фикерегезчә, күлләр чиста торсын өчен нишләргә кирәк?

(Күлләрне сакларга, пычыратмаска,чүпләр атмаска)

Тәрбияче:Әйе, матурларым. күлләр дә тере, анда да яшәеш бара.

1980 елларда күлне чистартканнар,ул яңадан терелгән. Яр кырыена, безнең Камал театры үзәген төзегәннәр. Хәзерге вакытта аның янында төрле уеннар, кичәләр үткәрелә, күлнең үзендә көймәләрдә йөриләр, балыкчылар  балык тота, үрдәкләр чумып уйный, кырыенда агачлар, куаклар, камышлар,чәчәкләр үсә, фонтаннар су сибеп тора.

Тәрбияче:Балалар, сезнең Казанда яраткан җирләрегез бармы?

Балалар: “Әкият”курчак театры бар.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар, татар халкының җырлы-биюле уенын уйнап, аякларны, кулларны  язып алыйк әле.Элекке вакытларда татар халкы кичкә бөтен эшләрен бетереп, яше-карты, чишмә буйларында, аланлыкта әлеге уенны уйнаганнар. Үзенә генә хас, кичке, матур тын һава,чишмәнең челтерәп агуы, кичке кошларның сайраулары белән кушылып, күңелгә ниндидер бер ләззәтләнү биргән.

Чума үрдәк,чума каз уены.

(Тәрбияче һәм балалар бу уенны бергә уйныйлар, интерактив тактада табигать күренеше, күл рәсеме).

Менә балалар бик кызыклы, мавыктыргыч безнең Татарстаныбыз.

Тагын бер күлебез бар, аны Зәңгәр күл дип атыйлар.Киттек балалар, автобусыбызга утырып әлеге күлне карап, күреп кайтыйк.(Алма патриот автобусына утыралар).

Тәрбияче:Авиатөзелеш районында безнең бик матур, искитмәле, серле зәңгәр күлебез бар. Балалар сезнең анда барганыгыз бармы? Кулларыгызны күтәрегез әле.

Балалар: Юк.

 Тәрбияче:Зәңгәр күлнең  төбендә, берничә җирдән салкын чишмә бәреп чыга.Аның суы шулкәдәр салкын, бөтен тәнне үзенә генә хас булган бер рәхәтлек белән “чеметеп”ала. Монда кешеләр, су керер өчен, шифаланыр өчен, карап кайтыр өчен киләләр.Кыш көне күлнең суы катмый, аның кырыенда үрдәкләр йөзеп йөри, тукраннар тукылдый.Күлнең суы, Казан-су елгасына кушыла.Җәй көне суларны суыта, кыш көне суларны җылыта.Су аккан җирдә боз юка була. Суы бик чиста, ялтырап тора, әйтерсең лә су төбенә кабарынкы пыяла куйганнар (линза).Шуның аркасында су тирән булса да, тирән булып күренми. Әгәр монда аяз кичне, йолдызлар күп булганда килсәң, шушы йолдызларның нуры белән суның чагылышы кушылып, су төбендә ялтырап яткан ”асыл таш”ларны күрергә булыр иде.Искиткеч матур күренеш, килеп карарга кирәк аны.

Шуңа күрә ул – серле Зәңгәр күл дип атала да. Зәңгәр күлнең төсе, ел әйләнәсендә төрле-төрле төсләргә керә; аксыл-зәңгәр, зәңгәрсу, зәңгәр һәм кара төсләрдә була. Бик каты суыкларда, су бик көчле, үзенә генә хас томан белән каплана.Ул күл кырыендагы, бәсле агачлар белән  капланып, бергә бик матур күренә.

Күлебезнең суы, диңгез сулары кебек каты, әчкелтем, миниральләшкән.Суда кальций, калий, сульфит һәм сульфат тозлары бар. Бу безнең тереклек иясе өчен бик файдалы.Аның төбендә зәңгәр төстә тозлы, пычырак ләм ята, шуңа күрә аны Зәңгәр күл дип атаганнар. Су һәм ләм бик шифалы, шунлыктан аны ”Крутушка”сәламәтләндерү йортларында шифалану өчен кулланалар.

Бу күлгә исемне беренче тапкыр 1899 елда Казан император университеты  ректоры, галим Карл Фукс бирә.1972 елдан ул  «Татарстан Табигатенең истәлекле урыннары» исемлегенә кертелә.                                                                                                                   Шуңа күрә,үскәннәрем,елның кайсы гына вакытында барсагыз да, әйтеп-санап бетергесез матур, серле, хикмәтле күлне күрерсез.

Тәрбияче:Балалар,бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы? Нинди күлләр белән таныштык?

Балалар:Кабан һәм Зәңгәр күллләре белән.

Тәрбияче:Әйе, әйтегез әле үскәннәрем, күлләрнең сулары кая барып тоташа?

Балалар: Елгаларга.

 

           Тәрбияче: Нинди елгаларның исемнәрен беләсез?

           Балалар:Казан-су, Идел елгасы.

   Тәрбияче: Әйе уңганнарым.Әмма елгалар белән без икенче шөгыльдә танышырбыз. Бүген танышкан күлләр турында әниләрегезгә сөйләрсез, әби-бабайларыгыз,әти-әниләрегез, апа-сеңелләрегез белән бергә анда барып рәхәтләнеп, рухланып, ләззәт алып, күңелләрегезне ачып кайтырсыз, –дип ышанып калам.

Сау булыгыз балалар, бик тә яхшы, белемгә омтылучы, һәр матурлыкка сокланучы, бәхетле балалар булып үсегез.