Казаным-гүзәл калам
№ 94
(Рус балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче татар балалары белән “Минем шәһәр” проекты буенча йомгаклау шөгелен үткәрү өчен конспект)
Галия КАМАЛЕЕВА,
Казандагы 314нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле
татар теле тәрбиячесе
Максат: балаларның туган ил, үзләре яши торган шәһәр турындагы белемнәрен киңәйтү, ныгыту.
Тәрбия бурычы: балаларда туган илне, туган җирне, туган шәһәрне ярату, горурлану хисләре тәрбияләүне дәвам иттерү.
Үстерү бурычы: башваткычлар, рәсемнәр, шигырьләр ярдәмендә күзаллау. фикерләү, акыл сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: милли өс-баш, аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, татар халкының милли ашлары белән таныштыруны дәвам итү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сораулар, уеннар, нәфис сүз, җыр, рәсемнәр карау һ.б.
Алдан үткәрелгән эш: Казан шәһәре күренешләре сүрәтләнгән иллюстрацияләрдән күргәзмә оештыру, слайдлар карау, Татарстан, Казан турында язылган шигырьләр, хикәяләр уку, шигырьләр, җырлар өйрәнү.
Шөгыль барышы
“Күңелле безнең шәһәр” дигән җыр көенә балалар залга кереп утыралар (телефон чылтырый).
Тәрбияче. Әйе, бу балалар бакчасы. Яхшы. Рәхим итегез! (Залга бер кыз бала керә).
Кыз. Здравствуйте! Исәнмесез!
Балалар. Исәнмесез!
Тәрбияче. Балалар, таныш булыгыз, бу Камилла. Камилла–татар кызы, ул Кытайда яши, әмма ул татарча белә. Алар Татарстанга, Казанга кунакка кайтканнар. Менә безнең бакчага сезнең белән танышырга кергән. Ә хәзер, Камилла, балалар белән таныш инде.
Камилла Синең исемең ничек? (Минем исемем-Артур, һ.б.). Син кайсы шәһәрдә яшисең? (Мин Казанда яшим…).
1 бала. Идел-елга буенда
Казанымда туганмын,
Гүзәл Казан-туган калам
Бик бәхетле шуңа мин.
Тәрбияче. Балалар, Казан нинди шәһәр? (Зур, матур, якты, чиста шәһәр)
Тәрбияче. Балалар, Казанны икенче төрле ничек атыйбыз? (Кала, башкала-диеп). Шагыйрь Фәнис Яруллин Казан турында менә ничек язган:
“Әй, Казаным” (шигырь)
2 бала. Әй, Казаным, әй, башкалам,
Зур тарихлар шаһиты,
Халкыбызның көче сине
Юк урында бар итте.
3 бала. Гасырлар аша атлап син
Килеп җиттең бүгенгә,
Күпме серләрең саклана,
Кабан күле төбендә.
4 бала. Шагыйрьләрең, рәссамнарың
Синең данны күтәрә-
Әверелдерде Тукайларың
Нурлы, җырлы шәһәргә.
Камилла. Ә Тукай, кем ул?
Балалар. Габдулла Тукай–татар халкының бөек шагыйре.
Тәрбияче. Балалар, сез Тукайның нинди әсәрләрен беләсез? (“Су ана-сы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Безнең гаилә” һ.б.). Хәзер, без аның тагын бер әсәреннән өзек тыңлап үтәрбез.
“Пар ат” (шигырь)
5 бала. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
6 бала. “Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”
5 бала. Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна.
“Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на-на-на!
Әйтә иртәңге намазга бик матур, моңлы азан,
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез,Камилланы Казан шәһәре белән таныштырабыз. Таныштыру сорау-табышмаклар формасында алып барылачак.
Тәрбияче. Ул 7 катлы, кызыл таштан, очында ае бар. (Сөембикә манарасы; рәсемен күрсәтәләр).
Тәрбияче. Әйдәгез, бу мәһабәт манара турында шигырь тыңлыйк әле.
“Сөембикә манарасы”
Лена Шагыйрҗан
7 бала. Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме-Сөембикә…
Балкып тора алтын ай
Шул манара очында,
Карыйсы килә кереп-
Ни бар икән эчендә.
Их бер күрәсе иде,
Очып менәсе иде!
Шул биек манараның
Серен беләсе иде!..
Бик борыңгы манара,
Исеме-Сөембикә,
Беләсебез бик килә:
Кем икән ул, кем икән?
Хәзер үк әйтим микән,
Хәзер үк сөйлим микән?-
Патшабикә-ханбикә
Булган ул Сөембикә.
Тәрбияче. Таныштыруны дәвам итәбез:
– Ул ак таштан, сәгате дә, ә очында йолдызы да бар. (Спасс манарасы; рәсемен күрсәтәләр).
Тәрбияче. Ул тәлинкәгә охшаган, анда клоуннар, хайваннар уйный (Цирк бинасы рәсемен күрсәтәләр).
Тәрбияче. Опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (Муса Җәлил; театр бинасы рәсемен күрсәтәләр).
Балалар, Муса Җәлил, кем ул? (Герой-шагыйрь).
Тәрбияче. Ул Кабан күле буена урнашкан, пароходка охшаган (Камал театры бинасы; рәсемен күрсәтәләр).
Тәрбияче. Кремльнең үзәгендә нинди яңа мәһабәт бина калкып чыкты? (Кол Шәриф мәчете; рәсем).
8 бала. Манараларда алтын ай,
Динле шәһәр син, Казан
Җаннарда уята шәфкать
Моңлы яңгыраган азан.
Тәрбияче. Бик матур да, борыңгы да безнең шәһәр. Балалар, без Камиллага Казан турында открыткалар бүләк итәрбез.
Камилла. Рәхмәт, дусларым. Мин Казан турында Кытайдагы дусларыма сөйләрмен.
Тәрбияче. Табышмакларны чиштек, ә хәзер башваткычны (кроссворд) чишеп карыйк. Менә ул:
Казан шәһәрендәге борыңгы корылма. (Кремль).
2. Татарстан Республикасы Дәүләт гербында сүрәтләнгән хайван. (Барс)
3. Казан шәһәре гербында нәрсә сүрәтләнгән. (Зилант).
4.Татарстан Республикасының өч төстән торган символы. (Флаг).
5. Татарстан Республикасының музыкаль символы. (Гимн).
Тәрбияче: Әйдәгез әле, укып чыгыйк, нинди сүзләр барлыкка килде: кремль, барс.
Нинди бәхет безнең өчен бу көн
Үз гербыбыз бар бит, күрегез!
Ак барслы герб бәхет тели
Чәчәк атар туган җиребез.(Ф.Яруллин).
Тагын нинди сүзләр: зилант, флаг.
Тәрбияче: Балалар, Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл).
Өч төс балкый безнең бу байракта:
Ак төс – безнең намус төсебез.
Яшел төсе – безнең яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез.(Ф.Яруллин).
5 нче сүз – гимн. Ә төп сүз – Казан.
К Р Е М Л Ь
Б А Р С
З И Л А Н Т
Ф Л А Г
Г И М Н
Камилла. Ә Казанны ни өчен Казан диеп атаганнар?
Тәрбияче. Камилла, Казанның нигә Казан диеп аталуы турында бик күп риваятьләр, ягъни легендалар бар. Менә шуларның берсен тыңлыйк әле.
9 бала. Берзаман хан кала корырга булган. “Кайда кала корыйк?”-дип кешеләре белән киңәшкән. Берсе әйткән: “Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз”,-дигән. Шулай иткәннәр. Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан. Кала корганнар. Аңа “Казан” дип исем кушканнар.
Тәрбияче. Менә шундый риваять, безнең шәһәребез турында – Татарстанның башкаласы – нурлы, ямьле, гүзәл Казан каласы турында.
10 бала. И нурлы Казан-
Туган ил төсе,
Синең ташларда
Бабайлар эзе.
И якты Казан,
Синең нурларың
Кыйбласы безнең
Озын юлларның.
Тәрбияче. Балалар, элек тә, хәзер дә безнең шәһәрдә чүлмәкләр ясаганнар, калфаклар, түбәтәйләр чиккәннәр. Карагыз әле, бу түбәтәйне, нинди матур. Әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.
Түбәтәеңне кигәнсең
Бик ерактан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм-дигәнсең.
Түп-түп – түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
11 бала. “Түбәтәй” (Резедә Вәлиева, шигырь)
Йөзләремә килешәсең
Кайлардан гына белгән
Туган көнгә дәү әтием
Түбәтәй алып килгән.
Түбәтәемне кидем мин,
Көзге каршына килдем
— Менә шушындый була ул-
Татар малае! – дидем. (Уен дәвам итә).
Тәрбияче. Камилла, син нишлисең?
Камилла. Мин җырлыйм.
Тәрбияче. Балалар, Камилла Кытайда яшәсә дә, татар иле, Татарстан, Казан белән бик кызыксына икән. Хәтта интернет аша татарча җыр да өйрәнгән. Әйдәгез, тыңлыйк әле.
Тәрбияче. Рәхмәт, Камилла (балалар утыралар).
Тәрбияче. Монда әле, безнең бик матур самавыр да бар икән. Әйдәгез, табын әзерлик, “Самавыр” уенын уйнап алыйк.
12 бала. Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк
Чәчәк янына чәк-чәк.
Бавырсак һәм кош теле –
Ризыклар төрле, төрле.
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак —
Һәркемгә чыгар өлеш
Бар кыстыбый һәм бәлеш.
Тәрбияче. Җитешегез, кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар.(Ш.Галиев).
“Самавыр” уены (татар халык ашлары төшерелгән рәсемнәр).
“Чәй эчәргә килә-килә… чәк-чәк килә”.
Тәрбияче. Без кунагыбыз Камиллага татар халык ашы – чәк-чәк бирәбез, ә бу чәк-чәк белән без чәй эчәрбез.
Камилла. Рәхмәт, дусларым. Миңа сездә бик ошады. Ә хәзер мин китәм инде. Сау булыгыз!
Тәрбияче. Балалар, безгә дә саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез, сау-буллашыр алдыннан үзебезнең гүзәл Казаныбыз турында җыр җыр-лыйбыз.
Җыр: “Күңелле безнең шәһәр”, (Г.Зәйнәшева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе).
Тәрбияче. Казаным – гүзәл калам
Балкы нурларга тулып,
Яшә яңа гасырда да
Дуслык каласы булып.