Казан – Татарстан башкаласы, борынгы шәһәр

№ 147

(VIII сыйныфта тарих һәм инглиз теленнән берләштерелгән дәрес)

Резеда АЗИЗОВА,

Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Венера ИСХАКОВА,

Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең югары квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Презентация

Максат.

– «Казан» темасына караган актив үзләштерелергә тиешле сүзләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү;

– Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

– «Казан» темасына караган мәгълүматны татар һәм инглиз телләрендә аңлау һәм үзләштерү;

– туган як белән горурлану, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Җиhазлау. Проектор, презентация, видеоматериаллар.

Эш төре. Индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Инглиз теле укытучысы. Good morning, dear guests, dear children! I’m glad to see you. How are you today? I think everything is O K. Are you ready to start?

Students. Good morning.

Тарих укытучысы. Исәнмесез!

Укучылар. Исәнмесез!

II. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Инглиз теле укытучысы. Let’s meet our guests according to the old Tatar tradition with chak-chak — the symbol of hospitality of tatar people.

Boys and girls, first of all, look at the screen and do this task. Match the pictures and the symbols. (Интерактивное задание.) We can see the symbols of Russia, Tatarstan and the UK. And I’ve got a letter from our English-speaking friend Matthew. Let’s  read it, Ruzanna.

(Балаларны хат белән таныштыру.)

Инглиз теле укытучысы. Dear children! I expect our lesson to be very interesting and exciting today, because we are going to talk about our dearest and the most favorite place on the Earth. Can you guess what place it is?

P: I suppose we are going to talk about Kazan.

T: Right you are. Read the name of our lesson, please.

P: The name of our lesson is “Kazan is the capital of Tatarstan, the old city”.

(“Kazan is the capital of Tatarstan, the old city” «КазанТатарстан башкаласы, борынгы шәһәр« слайды.)

Тарих укытучысы. Ә хәзер, укучылар, бүгенге дәресебезнең максатын әйтик.

Укучылар. Казан тарихы белэн танышу; Казаннын бүгенге тормышын өйрәнү; инглиз дусларыбызга Казан турында мәгълүмәт бирү.

Тарих укытучысы. Димәк, без дәрес ахырында нәрсә эшли белергә тиешбез?

Укучылар. Казан турында татар һәм инглиз телләрендә сөйли белергә тиешбез.

There are many different reasons for travelling to Kazan. Try to name some of them.

III. Яңа белемнәр ачу

Тарих укытучысы. Әлбәттә, шушы кыска вакыт эчендә без бөтен мөмкинлекләрне куллана алмыйбез. Шуңа күрә бер юнәлешне сайлап алабыз. Һәм “Казан” исеменең килеп чыгышы тарихыннан башлыйбыз.

“Казан” дигән исем каян барлыкка килгән? Монын турында сез нәрсәләр беләсез?

1 нче укучы. Тарихта бик күп риваятьләр бар. Шуларның берсендә Казан исемен алтын казан (аш-суда кулланыла торган савыт) белән бәйлиләр. Болгар ханлыгы патшасының олы улы Алтынбәк, походка чыккан һәм, ял итәргә туктагач, бер елга янында казанга су алырга дип тезләнгән. Шул вакытта алтын казаны елгага төшеп киткэн. Сонрак шул елганы Казансу елгасы дип атыйлар. Ә елга буенда калкып чыккан шәһәргә “Казан” исемен бирәләр.

Тарих укытучысы. Рәхмәт. Әлбәттә, Казанның ничек барлыкка килүе турында риваятьләр бик күп. Әле бүген дә шәһри Казанның һәм аның халкының килеп чыгышы хакында бәхәсләр бара. Шуңа күрә галимнәр һаман эзләнә, яңадан-яңа табышларга юлыга.

Инглиз теле укытучысы. Now some students tell us about Kazan. Let’s listen to them.

2 нче укучы. Kazan is one of the oldest and most beautiful cities in the Volga region. Kazan is a thousand – year-old city with rich history.

Kazan is the capital city of the Republic of Tatarstan, Russia. The sixth largest city of Russia, it lies at the confluence of the Volga and Kazanka Rivers in European Russia.

3 нче укучы. Kazan is located in a very picturesque place. Two rivers –the Volga river and the Kazanka river, which played an important role in the history of the peoples of the country.

Thick forests with a lot of animals, vast fields, big and small rivers and deep lakes with a lot of fish make the nature of the Kazan area beautiful. Lake Kaban, unique in its nature, “a mirror of clear water”, is in the centre of Kazan.

4 нче укучы. In April 2009, the Russian Patent Office granted Kazan the right to brand itself as the «Third Capital» of Russia. In 2009 it was chosen as the «sports capital of Russia»

лайды о городе Казань.)

I think, this information will be very interesting to our friend. But now we are going to go on an excursion around the city to know more about the history of Kazan, about the cultural life and the sightseeings.

Тарих укытучысы. Ә хәзер Казан турында күбрәк белер өчен, без сезгә Казан шәһәре буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәбез. Сез әзерме?

1 нче тукталыш – «Борынгы Казан»

(Укучылар борынгы Казан турында мәгълүмат бирәләр.)

1 нче укучы. Казан ханлыгына кайчан һәм кем тарафыннан нигез салынган?

Казан ханлыгы элеккеге Алтын Урданың төньяк төбәгендә ярыйсы ук зур мәйдан биләгән. Көнчыгышта аның чикләре Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан.

2 нче укучы. Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аңың тулаем җире татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угор кабиләләре керүе турында язылган. Шул дәүләттә яшәп, алар барысы да аңа салым түләгәннәр. Ләкин бу мәҗбүрилек ханлыкның төп халкы булып саналган Казан татарларына да караган.

3 нче укучы. Казан патшабикәсе Сөембикә 1533 елның августында Казанга килә, һәм 1551 елның августында аны Казаннан мәңгегә алып китәләр.

Анын Үтәмешгәрәй исемле улы туа. Рус елъязмаларында әйтелгәнчә, ул бик чибәр һәм акыллы булган. Татар риваятьләрендә һәм бәетләрендә аның гүзәллеге һәм кешелеклелеге чиксез мактала. Сөембикә исеме татар халкы тарихында азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче символы булып тора.

4 нче укучы. Рус патшасы Иван Грозный үзенең әхлаксыз тормышы һәм кешелексезлеге белән аерылып торган. Ул төзегән террор сәясәтеннән иң элек рус халкы үзе зур зыян күргән. Буйсындырылган халыкларга карата ул аларны юк итеп бетерү сәясәте үткәргән. Бу – аның Казанга яуларыннан башланып, 1552 елда Казан ханлыгын басып алуга һәм аны тәмам юк итүгә китергән.

2 нче тукталыш – “Казанның истәлекле урыннары

Инглиз теле укытучысы. The next station is Architectural  monuments.

1 – The Kremlin has become the architectural symbol of Kazan. The Kremlin was constructing for 4 centuries. The best architects and builders of the past were invited to erect new Towers, new walls, new palaces. Originally the Kremlin was a citadel which defended the population during the wars. In 2000 the Kazan Kremlin became a monument of UNESCO World Heritage.

2 – The Kazan Kremlin remains to this day the heart of the capital of the Republic of Tatarstan-Kazan. The most unusual structure in the Kremlin Complex is the Suyumbice Tower. The Suyumbice Tower, also called the Khan’s Mosque is probably the most familiar landmark and architectural symbol of Kazan. By the early 20th century, its inclination was estimated at 194 cm. Diverse stabilization methods were used to straighten the tower in the 1930s and 1990s.

3 – The Kol Sharif mosque located in Kazan Kremlin,  the largest mosque in Russia, and in Europe outside of Istanbul

4 – The Millennium Bridge is a cable-stayed bridge that spans Kazanka River, in Kazan, Tatarstan, Russia. Its name originates from Kazan’s thousand anniversary, widely celebrated in 2005 and the shape of its M-like pylon.

3 нче тукталыш «Казан-мәдәни һәм спорт үзәге»

Тарих укытучысы. 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада булып узды. Җәйге Универсиада турында сез нәрсәләр беләсез?

1 нче укучы. Җәйге Универсиада – 2013 елгы Бөтендөнья студент-яшьләрнең спорт ярышлары. Универсиада дәвамында 300 дән артык медаль комплекты уйнатылды. Бу – үзенә күрә бер рекорд.

2008 елның 31 маенда Универсиада Казанда үтәчәк дигән карар Халыкара университетлар спорты федерациясенең Брюссель шәһәрендә үткәрелгән тавыш бирүе белән кабул ителгән иде. Бу ярышны үзләрендә уздыру хокукына Казаннан тыш Испанияның Виго һәм Көньяк Кореянең Куаңҗу шәһәрлщре дәгъва кылган иде. Казан шәһәре Башкарма комитеттагы 27 әгъзадан 20 сенең тавышын алды. Белгечләрнең әйтүенә караганда, 2009 елдан башлап Казанда яңа спорт корылмалары төзелде, элеккеләре тәртипкә китерелде, юл-транспорт инфраструктурасы камилләштерелде.

2 нче укучы. Икенче зур вакыйга – 2015 елда Казанда Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты узды. Әлеге Чемпионатта 2400 спортчы, 1800 рәсми зат, 190 илдән вәкилләр катнашты. 75 медаль комплекты уйнатылды. Бу вакыйга Казанның дәрәҗәсен ил күләмендә тагын да күтәрде.

Инглиз теле укытучысы. So our next station is Theatres in Kazan.

1 – The Galiaskar Kamal Tatar Academic Theatre is the leading Tatar theater in Kazan, Russia. Named after the playwright Galiaskar Kamal, it was founded on December 22, 1906.

2 – The Dzhalil Tatar State Academic Opera and Ballet Theatre.

The theatre was founded in 1938, but as a opera and ballet it formed in 1941.

The theatre holds annual Shalyapin’s opera and Nuriev classical ballet festivals. The theatre building was constructed in 1933-1956 on the site of the well-known Derzhavinsky gardens.

The theatre was named after the tatar poet Dzhalil, in 1988 it received the rank of academic theatre

3 – The Kachalov Academic Theatre of Russian Drama.

The Kazan Academic Theatre of Russian Drama, named after V. I. Kachalov, is one of the biggest drama theatres in Russia. Exquisite repertoire, based on the best works of Russian and world classical and modern plays, as well as up-to-date staging and producing, professional company, which includes a lot of perfect actors, have always been fond of experimenting and search. All that makes the theatre attractive and interesting for wide audience both in the Kazan city and in far-away regions.

4 – The Tinchurin Tatar State Theatre of Drama and Comedy.

The history of the theatre is bright and unique. Being established at the Fist All-Union Congress of Collective Farmers in 1933 on the initiative of Karim Tinchurin as a branch of the Tatar State Academic Theatre, the company experienced a long and difficult way of organization from a collective farm company to a republican mobile theatre, and, finally, to the Tatar State Theatre of Drama and Comedy, named after K. Tinchurin. In 1988 a building in Gorky Street was given to the theatre.

Тарих укытучысы. Соңгы тукталыш – «Казан турында сораулар». (Укучылар татар һәм инглиз телләрендә бер-берсенә сораулар бирә.)

– Казан шәһәре нинди елга буенда урнашкан?

– Салих Сәйдәшев кем ул?

– Казандагы Опера һәм балет театры кем исемен йөртә?

– Казан гербында нәрсә сурәтләнгән?

– “И Казан, моңлы Казан, дәртле Казан, нурлы Казан!..” Бу шигъри юлларның авторы кем?

– Татар хатын-кызларның милли баш киеме.

IV. Дәрескә йомгак ясау. Рефлексия

Инглиз теле укытучысы. (Синквейн на татарском и английском языках.) To sum all information, we can make a cinquain in the English and the Tatar languages.

Now you know many interesting facts about Kazan. our foreign friend has got some information about the city. What can you say about our capital?  Let us make a project of our lesson together.

(Учащиеся выступают с проектами о Казани.)

Thank you for being industrious at the lesson. I am satisfied with your work. Each of you gets a good or an excellent mark. Your homework on the screen:

V. Өй эше бирү

1. to talk about Kazan (15 sentences)

2. to find more information about Kazan and to do a video or presentation to our English-speaking friends.