Казан метросы буйлап сәяхәт

№ 119

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гөлсинә СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация  категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны метро транспортында үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләре белән таныштыру; җәяүлеләр, пассажирлар өчен булган кагыйдәләр турында белемнәрен ныгыту; игътибарлылык, фикер йөртү, кызыксынучанлыкны, яңа мәгълүмат алу теләген үстерү; туган шәһәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. «Казан метрополитены станцияләре», «Транспорт төрләре» дигән презентацияләр; «Әмәт метро станциясе» видеоязмасы, Камал театры, 2 нче шәһәр электр станциясе рәсемнәре, «Метро станциясе» билгесе, тозлы камыр, әвәләү өчен такта, таякчыклар.

Алдан эшләнгән эш. Табышмаклар чишү, шигырьләр, хикәяләр уку, дидактик, хәрәкәтле уеннар уйнау; юлда булган ситуацияләр турында сөйләшү.

Сүзлек: метро, эскалатор, турникет, жетон, Зилант, конка.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, мин сезне Казан шәһәре буйлап виртуаль сәяхәткә чакырам. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Юлдагы бик күп транспортны.)

– Ни өчен транспорт туктап калган дип уйлыйсыз?

– Юлда машиналар күп җыелган урын ничек атала? (Бөке)

– «Бөке»ләр шәһәр юлларында бик еш барлыкка килә. Аның зыяны турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Табышмак

Җир астында күп кешесе

Булган яшь шәһәр гөрли.

Халык тулы «йортлары»

Урам буенча йөри. (Экранда – презентация.)

– Ничек уйлыйсыз, метро ни өчен кирәк?

– Казанда нинди метро станцияләре бар?

– Соңгы ачылган станция ничек атала?

– Бу станциядә, метро белән якынрак танышу өчен, без җир астына төшәрбез.

– Метро поездына утырганда нәрсә аша үтәргә кирәк?

– Турникет аша ничек үтәбез?

– Метрога кергәнче, безгә бирем үтәргә кирәк булачак.

(«Нәрсә артык?» дигән дидактик уен уйнала.)

– Җир астына төшү өчен җайланма – үзйөрешле баскыч ничек атала?

– Эскалаторда төшкәндә үзеңне ничек тотарга кирәк?

– Җир асты поезды килеп туктады. Ашыкмыйча «кереп утырабыз».

Казан метрополитенының көньяк очындагы беренче станция Дубравная  станциясе тукталышы. (1 нче слайд. Дубравная станциясе.)

Ничек уйлыйсыз, ни өчен бу тукталышны Дубравная  дип атадылар икән? (Күп еллар элек әлеге урында имән урманы булган. Шуңа да бу станциянең исемен «Дубравная» исеме белән атаганнар. Эчке бизәлеше дә имән агачларын, имән яфракларын хәтерләтә, стеналары имән тактаны хәтерләткән панель белән тышланган, перрондагы эскәмияләр имән тактадан ясалган.)

– Нинди станциягә җиттек? (Слайдлар: Җиңү проспекты, Горки метро станциясе тукталышлары)

– Безнең балалар бакчасына якын булган метро станциясе ничек атала? (Әмәт метро станциясе.) Аның турында ниләр беләсез? (Бер бала видеосюжет буенча Әмәт метро станциясе турында сөйли.)

(Слайдта – «Сукно бистәсе»)

– Без Сукно бистәсе станциясенә килеп җиттек. Станциянең эчке ягы борынгы Казан шәһәре кебек эшләнгән. Җир өстенә «чыгыйк». Элек Сукно бистәсендә беренче атлы трамвайлар йөргән, ул «конка» дип аталган. Ул вакытта электр булмаган, шуңа күрә трамвайларны ат ярдәмендә йөрткәннәр.

– Бу станция янында нинди бина бар? (Бер бала «Әкият» курчак театры турында сөйли.)

(Бергәләп «Тургай» дигән җырлы-биюле уен уйнала.)

– Инде хәзер кайсы метро станциясенә килеп җиттек? (Слайдта – Тукай мәйданы.)

– Габдулла Тукай Кем ул? Нинди әсәрләрен беләсез? (Бер бала Тукай метро станциясе турында сөйли.)

Метродан ерак түгел нинди корылмалар урнашкан?

– Сез беләсезме, 100 ел элек Кабан күле буенда, Камал театры урынында, икенче шәһәр электр станциясе төзелә. (Тарихи рәсемнәр карау.). Искергәч, электр станциясенең бинасы сүтелгән. Тик фундаментының төзек һәм бик нык икәнен күреп, төзүчеләр аны сүтәргә кызганган, театр бинасын шул фундамент өстенә салалар. Бүгенге көндә электр станциясе урынында Камал театры һәм аның артындагы мәйданнар урнашкан.

– Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бу нинди станция? (Кремль станциясе.) Станциянең стеналары мозаикадан ясалган рәсемнәр белән бизәлгән: Казан һәм Болгар ханнары, ханбикәләр сурәтләнгән.Түшәмендә әкияти җәнлекләр һәм аҗдаһа – Зилант рәсеме ясалган.

Җир өстенә чыгабыз. Ә бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Балалар Казан Кремлендәге биналар турында белгәннәрен сөйли.)

– Метро станцияләре нинди билге белән күрсәтелә? Әлеге билге нинди төстә? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Ә Мәскәү метросы билгесе кызыл төс белән күрсәтелә.

– Бүгенге сәяхәттән сезнең күнелләрдә нинди тойгылар калды, сезне нәрсәләр кызыксындырды?

– Әйтегезче, метроның шәһәр һәм шәһәр халкы өчен нинди уңай яклары бар?

– Ә хәзер, сәяхәтебезнең истәлеге итеп, тозлы камырдан «Метро станциясе» билгесен әвәләп ясарбыз.