«Казан кунаклар каршылый»

№ 88

(Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гөлсинә СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны туган шәһәр, аның биналары белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар. Татарстан Республикасы турында белем бирү. Тугандаш халыклар турында башлангыч белем бирү, чуваш халык уены белән таныштыру. Балаларның кабул итүләрен,  игътибарын, диалоглы сөйләмен үстерү. Балаларда туган шәһәрне ярату, горурлану  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар. Экран, компьютер, проектор, магнитофон, «Казан  шәһәренең биналары» дигән темага презентация, «Туган илебез» (З.Туфайлова сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) җыры аудиоязмасы, чуваш  милли киеме кигән кыз, чуваш халык биюе көе.

Активлаштыру өчен сүзләр: Татарстан, Казан, Кремль, «Әкият» курчак театры, «Кырлай» паркы, цирк, тимер юл вокзалы, борынгы Казан шәһәре.

Алдан эшләнгән эш: Казанның истәлекле урыннары турында альбом карау, чуваш халык уеннары («Инешләр», «Буш йорт») белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Саумы, иртә! Саумы, йомшак җил! Саумы, туган җир!

Нәрсә соң ул туган җир?

(«Туган илебез» (З.Туфайлова сүзләре, Л. Батыр- Болгари көе) дигән җыр тыңлау.)

Тәрбияче. Туган ил ул – кешенең туган җире, торган җире. Балалар, бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Балалар. Шәһәр күренеше.

Тәрбияче. Без яшәгән шәһәр ничек атала?

Балалар. Казан шәһәре.

Тәрбияче. Казан шәһәре нинди?

Балалар. Зур, матур…

Тәрбияче. Анда нәрсәләр бар?

Балалар. Биек, матур йортлар бар. Урамнар күп. Безнең балалар бакчасы бар. Без уйный торган мәйданчыклар бар һ.б.

Тәрбияче. Шәһәребез матур булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар. Агачлар, чәчәкләр утыртырга, чүп ташламаска, урамнарны чиста тотарга кирәк.

Тәрбияче. Әйе, һәр кешегә үз туган җире, шәһәре кадерле, якын; аны һәркем ярата. Казан – борынгы шәһәр.

Тәрбияче. Сез шәһәребезне яратасызмы? Казан шәһәрендә нәрсәләр бар? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Бу нәрсә? (Кремль сурәте күрсәтелә.)

Балалар. Кремль.

Тәрбияче. Әйе, бу – Казан кремле. Ул нинди?

Балалар. Кремль бик матур, борынгы, тарихи.

Тәрбияче. Бу нинди бина?

(«Казан шәһәренең биналары» дигән темага презентация күрсәтү.)

Тәрбияче. Кайсыларыгызның циркта булганы бар? Анда нишлиләр? Тамашага кемнәр килә? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче. Бу нинди бина?

Балалар. Курчак театры.

Тәрбияче. Әйе, бу бик матур бизәкләр белән, зур итеп төзелгән яңа Курчак театры бинасы. «Әкият» дип йөртелә ул.

Тәрбияче. Анда нәрсәләр караганыгыз бар? Кемнәр килә? (Балалар җавп бирә.)

Тәрбияче. Бу паркта булганыгыз бармы?

Балалар. Әйе. Ул – «Кырлай» паркы дип атала.

Тәрбияче. Анда нәрсәләр бар? Паркка кемнәр килә? (Балалар үз фикерләрен әйтә.)

Тәрбияче. Ә менә бу матур бина – тимер юл вокзалы бинасы.

Тәрбияче. Бу нәрсә?

Балалар. Поезд. Ә тегесе – электричка.

Тәрбияче. Әйе. Ә тимер юл вокзалы ни өчен кирәк? Еракка йөри торган поездларга утырып, безнең вокзалга кемнәр килә?

(Поезд тавышы ишетелә, чуваш халык киеме кигән кызы килә.)

Тәрбияче. Балалар, безгә күрше Чувашия Республикасыннан чуваш милли киеме кигән кунак кызы килгән. (Чуваш кызы керә.)

Карагыз әле, балалар, кунак кызының киеме татар милли киеменә охшаганмы, ул нәрсәләр кигән?

Кунак кыз. Балалар, чуваш халкының милли уеннары бик күп. Хәзер шуларның берсен бергәләп уйнарбыз. Әлеге уен «Инешләр» дип атала. Кечкенә түгәрәкләр – «инешләр» ясап, түгәрәктә йөрибез, «Зур Идел» дигән сүзләрдән соң зур түгәрәк ясап йөрибез.

(Чуваш халык биюе көенә «Инешләр» дигән уен уйнала.)

Эшчәнлеккә йомгак ясау. Балалар белән алган белемнәре, хисләре белән кызыксыну, аларның фикерләрен тыңлау.

Тәрбияче. Ә хәзер бергәләшеп, Әмәт станциясенә кадәр электричкага утырып, балалар бакчасына кайтып китәрбез.