«Казан Кремле» тексты өстендә эш

Ләйсән РАМАЗАНОВА,

Казан шәһәре М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:       

1. Казан Кремле турында мәгълүмат бирү.

2. Казан шәһәре турында алган белемнәрне арттыру,  тулыландыру, укучыларның логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

3. Ватанга мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Шәхескә кагылышлыУУГ: дөрес сөйләм булуга омтылыш, үз фикереңне әйтә белү.

Метапредмет- танып- белү УУГ: текстны аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәсенә ия булу. Логик фикерләү күнекмәсен үстерү.

Коммуникатив УУГ: үз фикерен тулы һәм җитәрлек дәрәҗәдә аңлаешлы итеп әйтә белү.Телдән һәм язма язма сөйләм күнекмәләрен үстерү. Коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне урынлы һәм дөрес куллана алу.

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү, эшчәнлекне планлаштыру, үзбәя.

Предметара бәйләнеш: уку,әйләнә-тирә дөнья.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү дәресе.

Материал: 4 сыйныф өчен дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Татар теле. Казан. “Татармульфильм” нәшрияты. 2014 ел)  Тема буенча әзерләнгән слайдлар.

Дәрес барышы.

I Оештыру. Мотивлаштыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Фонетик күнегү.

— Укучылар, сүзләрне минем арттан кабатлагыз:

Дәүләт

Милләт

Тел

Шәһәр

Ватан

Бөркет

– Укучылар, сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерик.

Үткән дәрестә без сезнең белән Татарстан һәм Россия символикасы турында сөйләштек. Сезгә өй эше алар турында сөйләргә өйрәнергә иде. (Слайдлар буенча эш). Тикшереп китик.

Үзбәя.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, слайдка карагыз әле. Монда җөмләләр дөрес төзелмәгән. Җөмләләрне дөрес төзик һәм дәрес темасын белик.

Еш, мин, Казанда ,булам.

Ошады миңа Кремле. Казан.

Килдек,без, Кремле, янына, Казан.

– Дәреснең темасы нинди икән?

– Дәреснең темасы Казан Кремле.

– Сез Казан Кремле турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)

– Текстны укыганчы яңа лексика өстендә эшләрбез.

Мәчет       [мәчэт]     мечеть

Манара     [манара]  башня

Сөембикә манарасы [сөйөмбикә манарасы]    Башня Сююмбике

Кол шәриф мәчете[къол шәриф]   Мечеть Кул Шариф

(Сүзләрне уку, җөмләләр төзү, сүзлеккә язу.)

IV.Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Текс өстендә эш.

–Текстны укыганда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы кайда урнашкан соравына җавап эзләгез.

1. Текстны укытучының укуы.

2. Проблемалы сорауга җавап табу.

3. Укучыларның укуы.

4. Текстны тәрҗемә итү.

5. Сорауларга җавап бирү.

– Казан Кремлендә нәрсәләр бар?

– Сөембикә манарасы ничә катлы?

– Милли музей кайда урнашкан?

– Балаларга Кремль охшаганмы?

– Укучылар, Казан Кремлендә тагын нәрсәләр бар?(Слайд карау, калган биналар турында сөйләшү)

Үзбәя.

V.Яңа материалны ныгыту.

Парларда эш. Диалогларны дөрес төзегез

— Марат, син җәй көне кая бардың?

— ….

—  …?

— Кол Шәриф мәчетен күрдек.

— Ул кая урнашкан?

— ….

Төркемнәрдә эш. Мини проект төзү.

1 төркем рәсемнәрне һәм җөмләләр кулланып Сөембикә манарасы турында прект төзи.

2 төркем рәсемнәрне һәм җөмләләр кулланып Кол Шәриф мәчете турында проект төзи.

Проектны яклау. Үзбәя.

Өй эше бирү.

Мәҗбүри. Текстны уку,тәрҗемә итү.

Теләк буенча.Текст буенча парларда диалог төзү.

Иҗади. Текст буенча рәсем ясау.

VI.Рефлексия.

-Без бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр белдек?

— Нинди текст укыдык?

— Дәрес сезгә охшадымы?

— Без дәрестә нишләдек?

-Дәрестә кемнең җавабы күбрәк охшады?

-Дәрестә сезгә нәрсә авыр булды?

-Үзбәя карточкаларын миңа бирегез. Рәхмәт ,укучылар. Дәрес бетте. Сау булыгыз.