Казан Кремле буенча сәяхәт

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеге)

Ләйсән ГАТИКОВА,

Казандагы 224 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат. Туган якка, туган илгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; легендалар белән таныштыру; балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру; әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү; интерактив тактада слайдлар күрсәтү аша шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыру.

Җиһазлау. Татар халык көе һәм “Әнисә” көе язылган диск, ноутбук, интерактив такта, проектор.

Метод һәм алымнар. сорау, әңгәмә, хәрәкәтле уен, музыкаль уен.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән Казан Кремленә сәяхәткә чыгарбыз. Ә аңарчы үзебезнен шәһәребез турында сөйләшеп алыйк. Без яшәгән шәһәрнең исеме ничек?

Балалар. Казан.

Тәрбияче. Әйе, Казан. Ә сез Казан турында нәрсәләр беләсез? Нишләп Казан дип атала соң ул?

(Балалар үзләренең белгәннәрен сөйлиләр.)

(Әкрен генә татар халык көе яңгырый, бер бала Хәсән Туфанның Казан турында шигырь сөйли.)

И нурлы Казан,

Туган ил төсе.

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

И якты Казан,

Синең нурларың

Кыйбласы безнең

Озын юлларның.

Еракта да син

Йөрәккә якын,

Торган җир – көмеш

Туган җир – алтын.

Туган җир якын!

Туган җир якын!

Тәрбияче. Балалар, безнең шәһәребез бик борынгы шәһәр. Казан шәһәре барлыкка килү, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз! Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан мең еллар элек безнең бабаларыбызның бабалары Болгар илендә яшәгәннәр. Бу ил бик бай булган. Бу Болгар иленә күрше булып яшәүчеләр кызыкканнар һәм көннәрдән бер көнне яу белән килгәннәр. Шәһәрне талаганнар, кешеләрне, Болгар ханың да үтергәннәр. Ханның Таңсылу исемле акыллы хатыны булган. Ул балаларны, кайбер яраланган кешеләрне качырып кала алган. Дошманнар киткәч, алар көймәләргә утырып Идел елгасы буенча йөзеп киткәннәр. Идел елгасына тагын бер елга килеп кушыла торган урында болар ярга чыкканнар. Таңсылу ханбикә казан белән елгадан су алырга уйлаганда, казаны суга төшеп киткән. Аларга бу җир бик ошаган һәм алар монда төпләнеп калырга уйлаганнар. Шәһәр төзеп, аны Казан дип атаганнар, Иделгә килеп кушылган елганы Казансу дип дип йөртә башлаганнар. Менә шулай итеп Казан ханлыгы барлыкка килгән. (Интерактив тактада балаларга борынгы Казан рәсеме (слайд)күрсәтелә.)  Балалар, бу – легенда. Бәлки алай да булмагандыр. Ә сезгә ошадымы?

     (Балалар жавабы.)

    Тәрбияче. Аргансыздыр, хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

    (Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.)

Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп.

Башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга,

Утырып-торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.

Тәрбияче. Казан – Татарстан республикасының башкаласы. Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Балалар, ничек уйлыйсыз, безнең Казан үзгәрәме, ничек үзгәрә?

(Балалар жавабы.)

Тәрбияче.  Әйе, Казаныбыз ел саен үзгәреп, матураеп кына тора. Зур биналар, күперләр, юллар төзиләр, яңа мәчетләр ачалар, Универсиада алдыннан бик күп спорт корылмалары төзеделәр. Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Интерактив тактада Кремль рәсеме күрсәтелә) Кремль турында нәрсәләр беләсез?

(Балалар белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Казан Кремле ул бик борынгы Кремль. Безнең Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның стеналары бик калын, озын, бик биек. Безнең Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль стенасы дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Һәм күп еллар буе безнең бабаларыбызны дошманнардан саклап килгән дә. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13 кә кадәр булганнар. Мондый манаралар күзәту манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

(Балалар жавабы.)

   Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы –  Спас манарасы. (Экранда яңа һәм иске Спас манарасы рәсеме күрсәтелә.) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган. Күтәртмә күпер ни өчен кирәк булган?

   Балалар. Дошманнар кермәсен өчен.

   Тәрбияче.  Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара?  (Интерактив тактада Сөембикә манарасы рәсеме күрсәтелә.)

Балалар. Сөембикә  манарасы.

        Тәрбияче. Дөрес.

 (Бер бала Л. Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли.)

Кремльнен эчендә

Биек, биек, биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме – Сөембикә.

Балкып тора алтын ай

         Шул манара очында

         Карыйсы килә кереп

         Ни бар икән эчендә?

         Бик борынгы манара

Исеме-Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

         Кем икән ул, кем икән?..

         Хәзер үк әйтим микән,

         Хәзер үк сөйлим микән?

         Патшабикә– ханбикә

         Булган ул Сөембикә.

    Тәрбияче.  Балалар, Сөембикә манарасы турында нәрсәләр беләсез?

   (Балалар белгәннәрен сөйли.)

    Тәрбияче. Сөембикә манарасы татар халкының иң кадерле, иң газиз тарихи истәлеге. Халкыбыз аның турында гасырлар буенча риваять-легендалар, җыр-бәетләр тудырган. Сөембикә манарасы тагын серле манара дип тә атала. Бу манара белән бәйле бер легенда тыңлагыз.

«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Явыз Иван аны ошата һәм  Казанга илчеләрен жибәреп, Сөембикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин Сөембикә ризалык бирми. Шуннан Явыз Иван зур гаскәр жыеп, Казанны чолгап ала. Сөембикә аңа кияүгә чыгарга риза була. Һәм  җиде көндә Казанда иң биек манара төзергә куша. Явыз Иван җиде көндә манараны төзетеп бетерә. Шаулап-гөрләп туй башлана. Сөембикә манарага менәргә, шәһәр, казанлылар белән саубуллашырга дип рөхсәт сорый. Манараның ин өске катына менгәч, Сөембикәнең күңеле дулкынланып китә. Аның һич тә моннан, туган булып өлгергән шәһәреннән китәсе килми. Сөембикә шулай итеп манарадан ташлана».

     Тәрбияче. Әйдәгез, әзрәк уйнап алыйк.

(Балалар «Әнисә» көенә түгәрәктә җырла –бииләр.)

Казан диләр, Казан диләр, үгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

         Нәрсә бар ул Казанда?

         Казанда, Казанда (кул чабалар)

Зәңгәр Идел бар анда! (куллар белән дулкын ясыйлар)

Казан диләр, Казан диләр, үгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

         Җиде катлы манара (соңгы юлдагы сүзләрнең иҗекләренә туры китереп, бармакларын бөгәләр.)

Төрле-төрле халыклар (әйлән-бәйлән)

Яши безнең Казанда.

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Дус яшибез Казанда! (парлашып әйләнәләр)

(Тәрбияче балаларга экранда  Кол Шәриф мәчете рәсемен күрсәтә.)

Тәрбияче. Бу нинди корылма?

 Балалар. Кол Шәриф мәчете.

(Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйли.)

Тәрбияче. Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Дүрт гасыр элек Казан ханлыгы башкаласын күп манаралы, дастаннарга кергән Кол Шәриф мәчете бизәп торган. Казан ханлыгынын бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. 1552 елда Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән мәчет өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып, мәчет баскычларында үтерелә. Явыз Иван Казан каласын яулап алганда мәчет тар-мар ителә.

1996 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен торгызу турында указ чыгара. 1996 елның 21 февралендә мәчет бинасы төзелә торган урынга беренче нигез ташы салына. 2005 елның 24 июнендә, Казанның  меңьеллыгына, тантаналы рәвештә ачыла. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, лалә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.

       Балалар,  шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы?

(Балалар белән сәяхәт турында әңгәмә.)