Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

№38

(Рус төркемендә татар теле дәресе. II сыйныф)

Рәмзия НУРМИЕВА,

Казандагы 360 нчы прогимназиянең татар теле укытучысы

 

Максат. Кая? Кайдан? Кайда? сорауларын актив сөйләмдә дөрес куллану, кушымчаларны дөрес аңлап куллану өстендә эшләү, кабатлау, тема буенча белемнәрне ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предметара: «Кая? Кайдан? Кайда? сораулары» темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы: укучыларның үз эшлчәнлеген оештыра белүе.

Универсальуку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; диалогта, әңгәмәдә катнашу осталыгын үстерү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Җиһазлау: Интерактив такта (Smart Board), дәреслек ( Рус урта гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек. Татар теле һәм уку китабы. Авторы  К.С.Фәтхуллова. – Казан: Татар. кит. нәшр. ‒ 2013).

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

‒ Хәерле көн, укучылар!

‒ Кәефләрегез ничек?

‒ Яхшы.

‒ Бүген урамда көн нинди?

‒ Дежур укучы кем?

‒ Бүген сыйныфта кем юк?

II. Өй эшен тикшерү.

Фонетик күнегү. Нечкә әйтелешле сузык авазлар булган сүзләрне ишеткәч, кул чабарга. (Хлопаем, если в словах есть мягко произносимые гласные звуки.)

Китап, шәһәр, мәктәп, авыл, пенал, дәфтәр, такта, карандаш, өстәл, бакча, каләм, авыл, Казан.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту өстендә эш.

‒ Укучылар, әйдәгез, искә төширик әле. Без нинди сорау сүзләрне беләбез?

‒ Кем? Нәрсә? Нишли? Кая? Кайдан? Кая?

‒ Безнең  бүгенге дәреснең темасы ‒ «Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау».

‒ Әйдәгез, тактага язылган сүзләрне укып тәрҗемә итәбез.

‒ Бу сорауларның кушымчаларын да әйтеп китик.

Кая? → -а/-ә, -га/-гә, -ка/-кә

Кайдан? → -дан/-дән; -тан/-тән; -нан/-нән

Кайда? → -да/-дә; -та/-тә

IV. Күнегүләр эшләү.

А) Интерактив такта белән эш. (Smart Board)

(Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне дөрес итеп сораулар астына урнаштырырга)

Урманнан, музейга, бакчадан, мәктәптә, өйдән, паркка, сыйныфтан, өстәлдә, кибеткә.

‒ Игътибар белән экранга карыйбыз. Рәсемнәргә карап, предметларның кайда икәнлеген, кешеләрнең кайда икәнлеген, кайдан кайтканлыгын, кая барганлыгын әйтәбез.

‒- Китап кайда? (Китап өстәлдә.)

‒ Алсу кая бара? (Алсу китапханәгә бара.)

‒ Әни кайдан кайта? (Әни кибеттән кайта.)

Б) Ситуатив күнегүләр эшләү.

Дустыңны чакыр (пригласи друга (подругу)):

•        в гости

•        на улицу

•        в театр

•        в парк

Күршеңнән татарча сора (спроси у соседа):

•        Где он живет?

•        Өй эше итеп кайсы күнегү бирелгән иде?

•        Куда он идет?

•        Откуда он идет?

В) Дәреслек белән эш.

‒ Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз.

22 нче бит, 7(2) нче күнегү.

‒ Җөмләләрдә эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне өстәп язарга. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә зат-сан кушымчаларын дөрес итеп язабыз.

Мин мәктәптә … (укыйм)

Син шәҺәрдә  … (яшисең)

Ул урамга … (чыга)

Без стадионда  … (уйныйбыз)

Сез цирктан … (кайтасыз)

Алар өйгә … (кайталар)

Физминутка.

Бигрәк шаян курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың,

Аннан сулга карыйсың

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да,

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең,

Аннары төшерәсең.

Шул арада, син, иелеп,

Басарга өлгерәсең.

Тирән итеп сулыйсың да,

Ял итәргә туктыйсың.

Г) Дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

‒ Дәфтәрдә алдагы биремнәрне үтибез.

1. Хаталарны төзәтеп яз.

Мәктәпдә(тә) укыйм.

Без урманка(га) барабыз.

Алсу белән Гүзәл бәйрәмдән(нән) кайталар.

Мин Казанта(да) яшим.

Без икенче сыйныфка(та) укыйбыз.

2. Сораулар урынына туры килгән сүзләрне яз.

Булат (кайдан?) кайта.

Гүзәл (кая?) бара.

Әби белән бабай (кайда?) яшиләр.

V. Йомгаклау.

‒ Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Җаваплар.)

‒ Дәрес ошадымы?

‒ Дәрес тәмам, сау булыгыз!

VI. Өй эше: 17 нче бит, 5 нче күнегү.

Материал (rtf).