Карурман маҗаралары

№ 176

(Сәхнәләштерелгән әкият)

Эльмира ВӘЛИУЛЛИНА,

Казандагы 158 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Тамашада катнашалар: Убырлы карчык, Үлмәс, Куян кызы, Аю малае, Алсу, Нияз, 1 нче кош, 2 нче кош.

Сәхнә бизәлеше өчен кулланылган материал: агачлар, телефон, шалаш, чан, чылбыр, бүрәнә, агач ботаклары, кәрзин белән җиләк, кош уенчыклары, себерке, урман фотосы, йозак.

(Урман. Агачларны пәрәвез каплаган. Шалаш, кемнеңдер гырлаган тавышы ишетелә. Телефон шалтырый, алучы юк. Телефон тагын шалтырый. Шалаш эченнән арты белән Убырлы карчык чыга.)

Убырлы карчык. Кем микән ул? Йокларга да ирек бирмиләр. Сәгать ничә соң ул? (Телефон һаман шалтырый, ә Убырлы карчык себеркесе белән гимнастика ясый, сузыла, киерелә, аннары бии, чан янына килеп, сихерли башлый.) Чухара-мухара, дин-дим-дон! Кая минем урманымда ниләр бар икән? (Карый-карый, берни күренми, ачуы килеп, чандагы суны себерке белән болгата, су төрле якка чәчелә, себеркесен тотып ата.) Бернәрсә күренми. Әллә томан төшкән, әллә су болганган? Аңламассың әле монда. (Шулвакыт тагын телефон шалтырый.) Хәзер алам, хәзер, ашыга инде берәү, ашыга. (Үз көенә барып, кесә телефонын ала, сәхнә кырыена аягын асылындырып утыра да телефонын тоташтыра.) Әлү, әлү, кем бу? Ишетмим, әлү! (Телефонга өрә.) Катырак кычкырып әйт әле сүзеңне, ишетмим. (Колагын чистарткан була, тагын кычкыра.) Әлү, әлү, кем бу? Әлү! (Агачлар артыннан кесә телефоныннан сөйләшә-сөйләшә. Үлмәс чыга да агач төбенә килеп утыра, Убырлы карчыкны күрми.)

Үлмәс. Алло, алло! Ничек инде ишетмисең? Мин яхшы ишетәм. Колакка, мин әйтәм, катыландың әле син име. Бик яшьли саңгырауландың.  Алло, алло!

Убырлы карчык. Әлү, әлү, ишетәм, ишетәм. Әй, дустым, синмени әле ул? Нишләп  саңгырауланыйм, ди, әле мин. Үзеңнең хәлләрең ничек соң?

Үлмәс. Начар, бик начар, теге Бармалей урманының каргасы килеп киткән иде әле. Балалар урманга  рейд белән чыкканнар, ди, урманда тәртип урнаштырабыз дип әйтәләр, ди.

Убырлы карчык. Нинди тәртип, болай да бөтен нәрсә тәртиптә бит инде. (Һаман бер-берсен күрмичә сөйләшәләр, Үлмәс шалаш эченә үрелеп карый.)

Үлмәс. Кая соң синең тавык тәпиендәге өең?

Убырлы карчык. Әй, кичә әзрәк талашкан идек, үпкәләп Әмирикәгә очты.

Үлмәс. Үзең кая соң син?

Убырлы карчык. Кайда булыйм инде мин, агач төбендә синең белән телефоннан сөйләшеп утырам бит. (Үлмәс, як-ягына каранып, аны күрә, биленә таянып, телефонын ябып куя, сөйләшә-сөйләшә аның артына килеп баса.)

Үлмәс. Ә менә кайда икән син?

Убырлы карчык. Менә хәзер бигрәк яхшы ишетәм мин сине.

Үлмәс. Ишетмәскә, артыңда басып торам бит.

Убырлы карчык. Кит аннан, чынлапмы? (Күтәреләп карый, телефонын сүндереп, көчкә урыныннан тора.)

Убырлы карчык. Исәнме, Үлмәс.

Үлмәс. Әйбәт, Убырлы. (Икесе кочаклашалар, Убырлы карчык кыланып китеп бара, Үлмәс, артыннан ияреп барып, колагына кычкыра.)

Үлмәс. Син мин әйткәнне ишетмисеңме соң? Мин әйтәм: мәктәп балалары килә, ди, урманга.

Убырлы карчык. Килсеннәр, килсеннәр. Алай-болай килә калсалар дип, чылбыр алып кайтып куйдым. (Шалаш артынннан чылбыр өстерәп алып чыга, ялгыш аягына төшерә.) Ай-яй-яй! (Аягын тотып сикерә.) Агачка бәйләп куябыз да, эш бетә. Мешать итүчеләр юк. (Бармагы белән саный.) Аю баласы чокырда утыра, Куян кызының авызын томалап, агачка бәйләп куйдым, кошларны күптән урманнан кудым. Урманда беркем дә юк. Син дә, мин дә, теге балалар. Әйдә, тизрәк киттек, монда килеп җитмәсеннәр тагын, адаштырыйк. Син, йөгереп барып, инешкә салынган тактаны алып ат, ә мин сукмакка чокыр казып, өстен каплап куям, егылсыннар шунда.

Үлмәс (залга карап). Шәп булды әле бу. Инде ничә көн җүнле-рәтле эшсез утыра идем. (Убырлы карчык, килеп, Үлмәсне кулыннан йолкып алып чыгып китә, алар китүгә, сәхнәгә Алсу белән Нияз керәләр.)

Алсу. Нинди ямьсез урман бу? Кара әле, Нияз, бер генә гөмбә дә, бер генә җиләк тә юк бит монда. Агачлар корып беткән.

Нияз. Кошлар да сайрамый. Тукран, күке тавышлары да ишетелми.

Алсу. Кара әле, Нияз, фотодагы җир шушы түгелме соң инде ул?

Нияз. Әйе, әйе, менә бит шул ук агачлар, никтер хәзер корыганнар алар. (Фотоны карыйлар.)

Алсу. Урманны нинди хәлгә төшергәннәр. (Нияз шалаш янына килә, тирә-якка карый.)

Нияз. Кемнеңдер шалашы тора әле монда, бикләп киткән.

Алсу. Кемнең шалашы икән? Әйләнә-тирәсендә берәр кеше юкмы икән? Эзләп карыйк әле. (Карый башлыйлар, агачка бәйләнгән, авызы томаланган Куян кызын күрәләр.)

Алсу. Нияз, кара әле, агачка куянны бәйләп куйганнар. (Чишәләр, Куян уртага чыга, елый. Алсу белән Нияз аны юаталар.)

Куян кызы. Убырлы-явыз бәйләде мине. (Ике кулы белән  күзләрен каплап елый.)

Куян кызы. Урманда учак ягам, ди. Мин әйтәм, юк якмыйсың, дим. Юк, ягам, ди. Шулай каты итеп ачуланышканнан соң, кишер бирәм, дип алдалап, мине аркан белән бәйләде. Ачтан үл шунда, дип качты. Син – җүләр, дип тә көлде әле үзе. (Алсуга сыенып елый, моңсу гына җырлый.)

Син бәләкәй, диеп мине

Бер кеше дә санламый.

Гәүдәм олы дигән булып,

Һәрберсе өстән карый.

Әшәкелекләре белән

Туйдырып бетерделәр.

Урман буйлап рәхәтләнеп

Йөрергә көн бирмиләр.

Белмим инде нишләргә,

Көләргәме, еларга?

Туган йортым – урманыма

Ничек соң рәт кертергә?

(Алсу белән Нияз Куян кызын юаталар.)

Куян кызы. Әнә теге чокырда Аю малае елап ята. Аны да Убырлы төртеп төшерде. (Йөгереп барып күрсәтә, аннан аның елаган тавышы ишетелә.)

Алсу. Бигрәк тирән чокырга төшкән, ай-һай, мескенкәем! Ничек кенә ярдәм итәргә икән?

Нияз. Әйдә, менә бу бүрәнәне  чокырга төшерик, Аю малае шуңа тотынып өскә чыгар. (Бүрәнә куялар, Аю малае чыга да җиргә утыра, арган, чайкала.)

Аю малае. Мине дә Убырлы карчык төртеп төшерде. Миңа әйтә, бер файдаң да юк, ди, синең куралыгыңны чабам, ди. Мин әйтәм, чаптырмыйм, дим. Озак гына тарткалашканнан соң, сизми дә калдым , чокырга төртте дә төшерде. Мыскыллап көлеп тә китте әле үзе. Мин аны тотсаммы, ботарлап ыргытам, берәр чокырга күмеп куям.

Алсу. Бик явыз җан булды әле бу Убырлы карчык, адым саен явызлыгы очрап тора.

Нияз. Юк, моны болай гына калдырырга ярамый.

Куян кызы. Кошларны куып бетерде. Сайрый башлаулары була. Убырлы себеркесенә утыра да агач башы саен менеп, кошларны куа башлый. Түзмәделәр, күрше урманга очтылар. (Кулы белән күрше урман ягына күрсәтә, шулвакыт агач башына ике кош килеп куна. Алар бер агачтан икенчесенә кунып  очалар.)

1 нче кош. Нәрсә булган бу урманга?

2 нче кош. Безнең урман микән соң бу?

1 нче кош. Әнә кешеләр йөриләр, төшик әле шулар янына. (Кошлар очып китәләр. Сәхнә артыннан  ике кош керә.)

1 нче кош. Безнең урманга гел дә охшамаган бу урман.

2 нче кош. Агачлар корган, авып беткәннәр.

Алсу. Сезнең урман бу, дусларым.

1 нче кош. Нинди матур урман иде.

Нияз. Менә хәзер шушы урманны матурлау, аны рәткә кертү турында уйларга кирәк.

2 нче кош. Убырлы карчык белән Үлмәсне урманнан куарга кирәк.

Аю малае. Мин аларны үзем утырган чокырга утыртам, күп ачуымны китерсәләр, күмеп үк куям.

Алсу. Туктагыз әле, тукта. Иң башта без урманга кошларны очырыйк. Алар урманны тутырып җырласыннар, агачларның кортларын чүпләсеннәр.

Нияз. Аларның җырлары астында без урманны чүптән, сынган агачлардан чистартырбыз. (Кошлар очып китәләр.)

Аю малае. Мин менә бу олы бүрәнәләрне алып куям.

Куян кызы. Мин ауган чыршыларны җыештырам.

Алсу. Монда эш бөтенебезгә дә җитә. Әйдәгез, эшкә тотыныйк. (Урманны җыештыра башлыйлар. Шулвакыт Убырлы карчык белән Үлмәс кайтып керәләр, аларны күрәләр. Икесе куллары белән күрсәтә-күрсәтә нәрсәдер сөйләшәләр дә чылбыр алып, аларны бәйләргә дип киләләр. Куян кызы аларны күреп  ала һәм Аю артына кача.)

Куян кызы. Ой, мин куркам,Убырлы карчык кайтты. (Бөтенесе борыла, ә Убырлы карчык белән Үлмәс чылбыр белән аларны бәйләргә дип киләләр.)

Убырлы карчык. Хәзер без сезне Үлмәс белән икәүләп бәйләп куябыз. Әйдә, Үлмәс, тизрәк. (Уртага Аю малае чыга.)

Аю малае. Хәзер мин сезне үзем бәйләп куям. Әнә теге чокырга тотып атам.

Убырлы карчык. Нәрсә?! Чокырга?! Нишләп чокырга? (Убырлы аңын югалтып егыла, Үлмәс балалар каршына үрмәләп килә.)

Үлмәс. Гафу итә күрегез. Нәрсә әйтсәгез, шуны эшләрбез, чокырга гына атмагыз. Шулаймы Убырлы?

Убырлы карчык. Әйе, бик дөрес сүзләр әйтәсең. Агачлар утыртырбыз, чишмәләрне чистартып торырбыз. Кошлар да очсыннар, урман зур, бөтенебезгә дә урын җитәр. (Елый.) Чокырга гына ата күрмәгез.

Алсу. Ярар, алайса, без сезгә урманны ышанып тапшырып, кайтыр юлга чыгарбыз. Ләкин килеп-килеп тикшереп торырбыз.

1 нче кош. Кайгырмагыз, алай-болай була калса, сезгә үзебез килеп хәбәр итәрбез.

Үлмәс.  Әле сез икенче килүгә урман тутырып, агачлар утыртырбыз.

Нияз. Әле ярый, урманга килгәнбез.

Алсу. Урманга килдек-килүен, ләкин менә җиләксез генә кайтабыз инде. (Йөгереп, Куян кызы керә, кулында – кәрзин.)

Куян кызы. Кем әйтте аны, нишләп без сезне җиләксез җибәрик. Мәгез, бу – бездән күчтәнәч, урманга тагын килегез. Безнең урман читтән караганда гына шомлы шикелле. Ә эченә керсәң, сый-нигъмәт, файдалы үләннәр!

Нияз. Рәхмәт, дусларым, гел шулай дус яшик. Үзегез безгә кунакка килегез. (Алсу белән Нияз саубуллашып китәләр.)

Куян кызы. Рәхмәт, килербез. (Урманда калганнарга карап.) Менә күрәсезме, кешеләр ничек дус, тату. Безгә дә шулай яшәргә кирәк. Әйдәгез, бөтенесен җыеп сөйләшик, дус яшәү, сәламәт булу файдасы турында аңлатыйк. (Барысы да сәхнәдән чыгып китә. Агачтан агачка кунып, кошлар гына сайрашып кала. Ут сүнә.)