Кәрим мажаралары

№ 201

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен белем бирү эшчәнлеге)

Рузилә НИЗАМОВА, Диләра АРХИПОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар:

– юыну эзлеклелеген өйрәтүне дәвам иттерү; юынганда як-якка су чәчрәтмәскә күнектерү;

– юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;

– балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен хәрәкәтне билгеләүче сүзләр белән активлаштыру.

Методик алымнар: аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченен сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны күрсәтү, шигырьләр сөйләү.

Балалар белән алдан эш: Б.Рәхмәтнең “Су”,  Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигырьләр ен өйрәнү.

Җиһазлау: экран, барлык балалар өчен дә сулы табаклар; кувшин; сабын; сөлге; тарак.

Белем бирү күнекмәсенең барышы

(Белем бирү күнекмәсе төркем бүлмәсендә уза. Өстәлдә сулы тазик һәм кувшин, сабын, тарак, сөлге тора. Боларның барысы да салфетка белән капланган.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, урындыклар янына тезелеп басыйк та исәнләшеп алыйк. Матур җырны искә төшереп, бер-беребез белән исәнләшик. (Музыка астында җыр башкарыла.)

Исәнмесез, куллар,

Чәбәк-чәбәк;

Исәнмесез, аяклар,

Тыпыр-тыпыр;

Исәнмесез, күзләр,

Бер, ике, өч;

Исәнмесез, бармаклар,

Безнең кулда көч;

Исәнмесез, иреннәр, (имитация)

Исәнме, минем борын,

Пип-пип;

Исәнмесез, балалар,

Сәлам, сәлам;

Исәнмесез, апалар,

Зу-у-ур сәлам.

Тәрбияче. Афәрин, балалар, булдырдыгыз.

(Экранда бер малайнын егылып төшкән тавышы ишетелә, шул ук арада үзе дә экранда пәйда була. Алдан төшерелгән материал, балалар белән экран аша диалог.)

Тәрбияче. Кем бу?

– Исәнмесез, мин бу , мин?

Тәрбияче. Исәнмесез, кем буласыз? Сез нигә шундый пычрак? Балалар, сез бу малайны беләсезме?

Балалар. Ю-ю-юк. Ай-яй, нинди пычрак ул!

Тәрбияче. Безнең төркемдә мондый пычрак балалар юк, дөресме, балалар? Әйдәгез, әле сорыйк, исеме ничек икән аның?

Тәрбияче. Синең исемең ничек?

Кәрим. Минем исемем – Кәрим.

Тәрбияче. Кәрим, син ни өчен шундый пычрак? Балалар. сезнең мондый пычрак малай белән уйныйсыгыз киләме?

Балалар. Юк, юк.

Тәрбияче. Минемчә, беркемнең дә уйныйсы килмәс. Балалар, Кәрим чиста һәм пөхтә булсын өчен нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар. Юынырга! Юынырга!

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Без бүген һәрберебез дә иртән краннан су агызып юындык. (Тәрбияче өстәлдәге салфетканы алып куя.)

Тәрбияче. Балалар, Кәрим сабын алганчы, башта нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар. Җиңнәрне сызганырга. (Кәрим җиңнәрен сызгана һәм сабын ала. Балалар имитациялиләр.)

Тәрбияче. Карагыз әле, Кәримнең куллары нинди булды, ап-ак перчатка кигән кебек. Балалар, ә кулдагы сабынны нәрсә белән юып төшерергә кирәк?

Балалар. Су белән. (Сулы тазикка күрсәтәләр.)

Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю.

Кәрим.

Туңдыра ич бу,

Салкын ич бу су.

Балалар.

Ай-яй-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю!

Әйбәт салкын су,

Ю-ю-ю-ю-ю-ю!

(Кәрим кулындагы сабынны юып төшерә.)

Тәрбияче. Балалар, ә хәзер Кәрим нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар. Битен юарга. (Балалар, тәрбияче артыннан шигырьне кабатлап, юыну хәрәкәтен имитациялиләр.)

Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ю!

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Йомшак су, йөгерек су

Барын да чиста ю! (Наил сөлге ала һәм сөртенә.)

Тәрбияче. Балалар, Кәрим тагын нәрсә эшләргә тиеш соң?

Балалар. Тарак алырга һәм чәчен тарарга.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Ә хәзер Кәрим сезгә ошыймы?

Балалар. Әйе! Әйе!

Тәрбияче. Наил хәзер нинди?

Балалар. Ул чиста! Матур!

Тәрбияче.

Кирәк чиста булырга,

Иртән-кич юынырга.

Пычракларга

Шапшакларга –

Оят аларга!

(Балалар тәрбияче артыннан чиста, матур сүзләрен кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, Кәримне чисталыкка өйрәттегез. Афәрин! Чисталык – ул сәламәтлек нигезе. Ә сәламәтлек – зур байлык. Сәламәтлекне саклау өчен шулай ук физик күнегүләр ясарга кирәк. Әйдәгез әле, Кәримгә дә физик күнегүләрне ничек ясарга кирәклеген күрсәтик.

Физкультминут

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

(2 – 3 тапкыр кабатларга мөмкин.)

Тәрбияче. Кәрим, менә сиңа балалар ничек юынырга кирәклеген, нинди физик күнегүләр ясап булганын күрсәтте. Син аларның сүзләрен тыңла, пычрак килеш йөргән кешеләрне беркем яратмый, алар белән беркемнең дә уйныйсы да килми, андый балалардан уенчыклар да тизрәк качырга гына торалар.

Тәрбияче. Балалар, чиста һәм пөхтә булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар. Юынырга!

Тәрбияче. Кулларны нәрсә белән юарга кирәк?

Балалар. Кулларны сабын һәм су белән юарга кирәк.

Тәрбияче. Кулларны кайчан юалар?

Балалар. Кулларны урамнан өйгә кергәч, бәдрәфтән чыккач, ашарга утырыр алдыннан юарга кирәк.

Кәрим. Балалар, рәхмәт бик зур сезгә. Сез мине чисталыкка өйрәттегез. Миңа инде китәргә вакыт җитте. Хушыгыз!

Балалар. Сау бул, Кәрим!

Тәрбияче. Балалар, шуның белән безнең белем бирү эшчәнлеге тәмам. Сез бүген өйләрегезгә кайткач, әти-әниләрегезгә, эне-сенеллэрегезгә дә Кәрим турында сөйләрсез.