“Карга боткасы” бәйрәме

№ 207

Рәмилә СӘМИГУЛЛИНА,

Азнакайдагы 4 нче “Светлячок” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Максат:

– балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштыру;

– татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, милләтара дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон, түбәтәй, балалар саны буенча тәлинкәләр һәм кашыклар, уеннар өчен җайланмалар.

Башлангыч эш: балалар белән «Карга боткасы» бәйрәме турында әңгәмә, җырлар өйрәнү, бәйрәмгә шигырьләр ятлау .

Бәйрәм тарихы

Татар халкының язгы бәйрәме – «Карга боткасы». Бу көнне балаларны матур итеп киендереп, һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыярга җибәргәннәр, бәйрәмгә барысы да шигырьләр, җырлар ятлаган. Халык, калкулыкка җыелып, учак кабызып, зур казанда ботка пешергән. Уен-көлке узганнан соң. бар кешене дә учак янына чакырып, ботка белән сыйлаганнар. Беренче порция барысына да тынычлык һәм мул уңыш теләп җиргә таратыла. Икенчесе – җирдә хайваннарны саклап кала алсын өчен. Өченчесе – кояшлы көннәр күп булсын һәм вакытында яңгырлар яусын өчен, ә дүртенчесе – каргаларга язны бүләк иткән өчен рәхмәт. Шуннан соң ботка бәйрәмдә катнашучыларның барысына да өләшенелә. Ел саен март ахырында бәйрәм ителә.

Бәйрәм барышы

(Балалар  түгәрәккә җыелыша. Көй яңгырый. Татар кызы белән татар малае керә.)

Татар кызы. Исәнмесез, балалар.

Татар малае. Исәнмесез.

Татар кызы. Без сезнең белән шушындый матур көнне бер бәйрәмне каршы алырга җыелдык. Ә менә нинди бәйрәм икәнен сез әгәр дә безнең табышмакны игьтибар белән тыңласагыз белерсез:

Татар малае.

Яңгырлы да карлы,

Ә каеннар сулы,

Бөреләр туп-тулы –

Елның кай фасылы?

Балалар. Яз.

(Балалар шигырь сөйли.)

1 нче бала.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм –

“Карга боткасы” бездә!

2 нче бала.

Исәнме, матур яз!

Син хуш исле һәм якты.

Урман һәм болыннар яшелләнә!

Яз чакыра җылы нурлар

Барлык балалар өчен дә.

Татар кызы. Балалар, элек әби-бабайлар кешеләр ни өчен яз булганын белмәгән ди. Алар язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен каргалар килү белән бәйрәм ясый торган булганнар. Аны Карга боткасы дип атаганнар. Җырлаганнар, күңел ачканнар. Әйдәгез, без дә биеп-җырлап алыйк әле.

(Бию көе яңгырый,балалар бииләр. Карга булып киенгән ике бала керә һәм, түгәрәк буенча очып, канатларын кагып йөриләр.)

Татар кызы. Рәхим итегез, безнең канатлы дусларыбыз!

1 нче карга.

Күктә аяз кояш

Якты елмая.

Яраткан һәм матур төбәк,

Безгә синең белән һәрвакыт җылы.

2 нче карга.

Без диңгез артында идек,

Яз кызын чакырдык.

Туган якларына кайтты,

Җир өстендә – бөртек.

(Көй яңгырый. Яз кызы керә.)

Яз кызы.

Саумы, нәни дусларым,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Яңгыр да китердем мин.

(Балалар шигырь сөйли.)

3 нче бала.

Җылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде.

4 нче бала.

Бик тә җентекләп,

Тикшереп йөрде

Шундый сөенде,

Ошаткач өен!

5 нче бала.

Тышта яз әле

Яңа башлана.

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

6 нче бала.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

Әни (керә, чакыра). Кызым, улым! (Кыз белән малайны чакыра, татар кызы белән малаен күреп, алар янына барып баса.) Ииии, бөтен җирдән балаларымны эзләдем, Карга боткасы бәйрәменә килгәннәр икән бит. Балалар, ә сез беләсезме, Карга боткасы бәйрәмендә ботка пешергәннәр. Мин дә сезгә ботка пешерергә булдым. Мин ботка пешергән арада сез, күңел ачып, уеннар уйнап алыгыз. (Уеннар уйнау. Әни, казан алып, учак янында ботка пешерә.)

Әни. Балаларым, менә ботка да әзер. Әйдәгез, бергәләшеп ботка ашап алыйк һәм каргаларга да салып, авыз иттерик. (Җыр яңгырый, балалар ашарга утыралар.)