Кар патшабикәсенең җиңелүе
Кар патшабикәсенең җиңелүе
(Мәктәпкә әзерлек төркеменә Яңа ел кичәсе)
Алмазия ХӘЙРУЛЛИНА,
Казан шәһәре Совет районының 39 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе
Ике бала залга керә, калганнары ишек артында көтә.
1 нче бала. Залда матур чыршы тора,
Матур итеп бизәлгән.
2 нче бала. Аның бөтен теләге:
Монда балалар килсен,
Утлары җемелдәсен,
Күңелле биюләрдән
Идәннәр дер селкенсен!
Бергә. Сез әзерме?
Балалар. Әйе!
Бергә. Алайса, залга керегез.
Балалар керәләр.
Алып баручы. Әй Яңа ел, әй Яңа ел,
Кил безгә син тизрәк.
Җыйналышып түгәрәккә
Басыйк, дуслар, бергәләп.
Күмәк җыр.
Алып баручы. Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте,
Анда төрле утлар нурланып сипте.
5 нче бала. Сиңа карап сокланабыз,
Сиңа карап биибез.
Әйдә әле бергәләшеп,
Матур итеп биибез.
Күмәк бию.
Алып баручы. Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз,
Яңа ел әкиятенең могҗизасын тыңлагыз. Балалар, сезнең хыялларыгыз бар бит. Безгә дә сөйлисезме?
(Балалар чыга. Чиратлап урыннан әйтәләр.)
- Безнең гаилә диңгез буена барса иде;
- әбием беркайчан да чирләмәсен иде;
- минем кыюрак буласы килә;
- мин группада иң акыллысы булырга телим;
- әнием һәрвакыт янымда булсын;
- миңа велосипед кирәк;
- миңа энекәш кирәк;
- миңа яңа дуслар кирәк.
Бала. Менә сәгать 12 не сукты, бар хыяллар да чынга ашты!
- Без диңгезгә барабыз!
- Әбием дә терелде!
- Ну-ка! Кем мине куркак диде?
- Ә мин группада иң акыллысы!
- Минем әнием янымда!
- Миңа велосипед алдылар!
- Минем энем туды!
- Яңа дуслар да, иске дуслар да бар
(По мотивам песни «Новогодние часы», муз. Г. Гладкова.)
Алып баручы. Безгә бәйрәмгә әкиятчене чакырырга кирәк. Ул безнең бәйрәмгә килсен өчен, безгә нык итеп күзләрне йомарга кирәк һәм яраткан әкиятне искә төшерергә. Сез әзерме?
Әкиятче чыга.
Әкиятче. Исәнмесез, балалар! Сезнең әкияткә эләгәсегез киләме? Бүгенге яңа ел көнендә бар әйбер дә тормышка аша ала. Хәзер мин тылсымлы таяк белән бер селким дә… (Таяк белән селки, көй уйный.)
Әллә кайчан бер илдә
Беркөнне аларның
Тәрәзәләренә Кар патшабикәсе карады…
Кулларын бер-берсенең тотып, Кай һәм Герда чыгалар һәм чыршы янында туктап калалар.
Кыш көне кар яуган,
җил биеп җырлаган.
“Карлы җыр” көенә Кай, Герда һәм берничә бала үзләрен урамда уйнап йөргәнен уйнап күрсәтәләр: чаңгыда, чанада шуалар, кар атышлы уйныйлар.
Куркыныч көй яңгырый. Бар балалар да урындыклары янына йөгерәләр. Кай һәм Герда чыршы алдында кала. Болан җигелгән карета керә. Каретада Кар патшабикәсе. Кай һәм Герда куркып кала.
Герда. Кем бу, Кай?
Кай. Мин белмим, Герда.
Кар патшабикәсе. Мин кыш көне туган
Һәм кардан ясалган.
Кай. Мин таныдым аны, Герда! Бу бит Кар патшабикәсе.
Кар патшабикәсе. Исәнмесез, балалар! Нинди сез матурлар. Телисезме мин сезне чанада шудырам?
Герда. Юк, мин куркам.
Кай. Эх, син, куркак! Ә минем чанада шуасым килә. (Чанага утыра.)
Герда. Кай, зинһар өчен, юк, кирәкми!
Кар патшабикәсе. Чана алдына утыр! Әй, киттек, тотын!
Чана китә. Герда чана артыннан йөгерә.
Әкиятче.
Кара имәндә бер карга утырган,
Бөтен дөньяга кычкырган.
Карга. Кар, кар, кар!
Герда керә, елый.
Карга. Нишләп елыйсың син?
Герда. Мин үземнең энем Кайны эзлим. Аны Кар патшабикәсе алып китте.
Карга. Әнә анда, сарайда, принц белән принцесса яши. Бүген аларда зур бәйрәм. Әйдә без дә сарайга барыйк, бәлки синең энең шундадыр.
Чыршы артына китәләр. Фанфаралар яңгырый, принц белән принцесса чыгалар.
Принцесса. Чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачыйк, әйдәгез биип алыйк.
Бию “Менуэт”.
Принц. Безнең патшалыкта нинди яңалыклар бар?
– Бүген безнең патшалыкка бер кыз килде.
– Аның исеме – Герда.
– Ул үзенең энесен эзли.
– Аның энесен Кар патшабикәсе алып киткән.
Принцесса. Бу мөмкин түгел! Минем шушы минутта ул кызны күрәсем килә!
Кызлар Герданы принцесса янына җитәкләп алып киләләр.
Принцесса. Бу чыннан да шулаймы, сиң үзеңнең энеңне эзлисеңме?
Герда. Әйе, мин аны беркайдан да таба алмыйм. Хәзер кая барыйм инде?
Принц. Безнең кунаклар арасында күренекле Әкиятче бар. Ул дөньяда бар нәрсәне белә. Сиңа бәлки ул ярдәм итәр?
Әкиятче (Герда янына килә). Исәнме, Герда! Мин сиңа Кар патшабикәсе янына ничек барырга юлны күрсәтәм. Ләкин аның юлы гади түгел, кара урманнар, карлы чүлләр аркылы. Курыкмассыңмы?
Герд. Юк-юк! Зинһар өчен миңа юлны күрсәтегез!
Әкиятче. Ярар, юлга кузгал, ә авыр вакытта мин сиңа ярдәм итәрмен.
Принцесса. Мә, җылы кофта белән плащны ал.
Герда. Рәхмәт, кадерлеләрем, сау булыгыз!
Принц и принцесса. Хәерле юл!
Әкиятче белән Герда китәләр. Ут сүнә, сызгыра-сызгыра юлбасарлар керәләр. Ут яна, “Юлбасарлар биюе” башкарыла. Бию ахырында бер юлбасар үзе белән Герданы алып чыга, алар чыршы янында кечкенә юлбасар кыз янына туктыйлар.
Юлбасар кыз. Барыгыз да моннан китегез! Бу минем кыз, мин аны беренче күрдем!
Кыз Герданы карый, аның киемнәрен, чәчләрен тота.
Юлбасар кыз. Шундый матур! Синең исемең ничек?
Герда. Герда.
Юлбасар кыз. Хәзер син минем иптәшем булып, минем янымда каласың!
Герда. Мин булдыра алмыйм! Миңа үземнең энемне – Кайны табарга кирәк!
Юлбасар кыз. Миңа җыр җырламыйча, беркая да бармыйсың!
Герда җыр җырлый башлый. Соңгы куплетны алар бергә җырлыйлар.
Юлбасар кыз. Кичер мине, Герда! Аерылышасы килмәсә дә, иптәшемә мин булышам. Җитез Себер боланнарын сиңа бүләк итәм.
Боланнар килеп чыга. Герда китә. Ут сүнә. Көчле җил тавышы. Кар патшабикәсе чыга.
Кар патшабикәсе. Җил, җил күтәреп,
Ак карлар белән, буран, очып кил.
Бар юлларны син капла!
Беркем дә үтә алмасын!
Үзем белән зур җилне чакырам,
Каплансын бар әйберне кар белән.
Кар кызлары биюе.
Музыка туктый, Герда килеп чыга.
Герда. Кайны ничек табам хәзер?
Әкиятче чыга.
Әкиятче. Герда, сиңа минем ярдәмем кирәк. Мин Кар патшабикәсе белән ярыша алмыйм, ләкин сиңа ярдәм итәм. Монда Лапландиядә Кар патшабикәсен җиңәрлек Кыш бабай яши.
Герда. Ул Кыш бабайны ничек табарга?
Әкиятче. Бу эштә сиңа балалар ярдәм итәчәк. Балалар, ярдәм итәбезме? Ә зурлар? Әйдәгез, бергәләп кычкырабыз: “Кыш бабай!”
Кыш бабай керә.
Кыш бабай. Мин синең кайгыңны ишеттем дә сиңа ярдәмгә килдем! Ах, бигрәк тәртип бозган Кар патшабикәсе! Аның белән сөйләшергә кирәк.Тылсымлы таяк ярдәме белән Кай монда килсен!
3 тапкыр таяк белән бәрә, тетрәгән тавыш, ут җемелди, Кай керә.
Кай. Монда җылы, матур! Ә Кар патшабикәсендә җил, буран, бетмәс салкын, бетмәс боз… Кем килә монда?
Герда чабып килә, Кайны кочаклый.
Герда. Мин шундый шат. Син безнең белән һәм дуслар белән булганга!
Кай. Мин Кар патшабикәсендә яшәдем, “Гомерлек” дигән сүзне җыя алмадым.
Аннары кинәт күк күкрәде, бозлы йорт чайкалды. Мин кинәт монда килдем.
Әкиятче. Әкият бетте, дуслар,
Сезнең белән хушлашам!
Әкиятче китә.
Кыш бабай. Хәзер түгәрәккә басыйк,
Яңа ел җырын җырлыйк!
Кыш бабай турында күмәк җыр, уеннар.
Кыш бабай. Миңа җыенырга кирәк,
Юлга чыгарга кирәк.
Алып баручы. Кыш бабай, син безгә бүләкләр алып килдеңме?
Кыш бабай. Алып килгән идем дә, капчыгым кая соң әле? (Эзли.)
Алып баручы. Хәзер нишләргә инде ?
Кыш бабай. Хәзер берәр нәрсә уйлап табарбыз. Минем ылыслар белән тылсымлы капчыгым кайда икән? Менә икән ул! Минем янга бөтенегез килегез әле, балалар. Менә сезгә тылсымлы ылыслар бирәм. Хәзер без аларны чыршыга сибәбез һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез: “Ылыслар, бүләккә әйләнегез!”
Ут сүнә. Балалар чыршыга ылыслар сибәләр һәм сүзләр әйтәләр. Өлкәннәр сиздерми генә балалар артына капчык белән бүләкләрне куя. Ут кабына балалар капчык күрә. Кыш бабай бүләкләрне күрсәтә һәм балаларга тарата.
Кыш бабай. Әнә! Сәгатем дә суга,
Кирәк миңа китәргә.
Каршылагыз Яңа елны,
Күп калмады көтәргә.
Авырмагыз һичкайчан да,
Бик бәхетле булыгыз!
Матур атсын һәр яңа таң,
Тыныч тормыш корыгыз. Хушыгыз.