Капма-каршы юнәлештәге хәрәкәткә мәсьәләләр чишү

№49

(Математика. IV сыйныф)

Фәридә ТИМЕРГАЛИЕВА,

Апас районы Иске Йомралы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Дәрес тибы: яңа дәрес үзләштерү.

Дәреснең максаты: капма-каршы юнәлештәге хәрәкәткә корылган мәсьәләләр алгоритмын өйрәнү.

Дәреснең бурычлары:

1) кара-каршы һәм капма-каршы юнәлештәге хәрәкәткә корылган мәсьәләләр алгоритмын өйрәнү һәм чагыштыру; мәсьәләләргә сызым сызарга, кире мәсьәләләр төзергә өйрәтү;

2) тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3) укучыларда математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет: капма-каршы юнәлештәге хәрәкәт модельләрен төзү һәм аларны уку, бирелгән тизлек һәм вакыт нигезендә юлны исәпләү закончалыгын табу.

Метапредмет

Регулятив УУГ: максат кую һәм формалаштыра белү, контроль, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү.

Танып белү УУГ: гомуми уку, логик проблема кую һәм чишү, танып-белү максатын билгеләү; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү, дәреслек белән эшләү; нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү.

Коммуникатив УУГ: бергәләп уку эшчәнлеген планнаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү.

Материал: дәреслек.

Метод: аңлатмалы-иллюстратив.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә

Материал.

Презентация.