Каникул көннәрендә

№ 133

(Математик кичә)

Вәфия КӘРИМУЛЛИНА,

Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы

Кичә 1,5 – 2 сәгатькә исәпләнелгән.

Максат:

укучыларда инициатива, тапкырлык һәм җитезлек тәрбияләү;

укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;

математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;

кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык, тапкырлык, бердәмлек кебек сыйфатлар тәрбияләү;

математиканың  күпкырлы , күңелле  һәм мавыктыргыч икәнлеген күрсәтү;

логик фикерләү сәләтен үстерү, актив иҗади эшчәнлеккә тарту, аралашу һәм командада эшләү  күнекмәләрен үстерү;

авылыбызның кыскача  тарихы белән таныштыру.

Метапредмет максатлары: тыңлый, әңгәмәдәш белән сөйләшү калебен төзи, үз фикерен яклый, үз фикерен төгәл әйтә белү, коллектив фикер алышуда катнашу, иҗади һәм эзләнүле эштә катнашу, проблеманы чишә белү күнекмәләрен үстерү.

Катнашалар: укытучылар, укучылар.

Җиһазлау: «Математика – безнең тормышта» дигән буклетлар, белдерү, эмблема – һәр сыйныфныкы, кассир – өлкән сыйныф укучылары (жетон бирәләр), презентацияләр, кәрзин белән алма, түгәрәкләр. телефон, жетоннар, реклама тактасы, Пифагор портреты, авылыбызның Теки бабай оныкларының портретлары, һәр укучыда ручка һәм кәгазь.

Кичә барышы

Сюрприз момент. (Телефон  шалтырый, телефон трубкасын алу.)

Укытучы. Исәнмесез! Ярый, ярый, рәхмәт. Без хәзер килербез. (Балаларга карап.) Балалар, мәктәптән шалтыраттылар. Анда кызыклы математик чара буласы икән, хәзер үк авылга килүебезне үтенделәр. Әйдәгез, балалар, тизрәк барыйк. Җәяү барсак, күбрәк вакыт китәр, шуңа күрә, әйдәгез, автобус белән барсак, тизрәк булыр.

Барабызмы, балалар?

Балалар. Әйе!

Укытучы. Киттек. Безнең автобус алга – авылга таба элдертә.

Әйдәгез әле, мин сезгә хәзер сораулар әйтәм, сез җавапларын әйтерсез.

Марафон.

(Укучыларга сорауларга тиз арада җавап бирергә тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл ( жетон) бирелә.)

– Кушуның нәтиҗәсе. (Сумма)

– Каникулларның өченче ае. (Август)

– Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

– Нәрсә авыррак :1 кг мамыкмы, әллә 1 кг тимерме? (Бертигез)

– Әтәч бер аякта басып торганда – 3 кг , ә ике аякта торганда әтәч ничә кг? (3 кг)

– Зурлыкның булмавын күрсәтүче цифр тамгасы. (0)

– Җәйге каникулларда ничә көн? (92)

– Иң кечкенә ике урынлы сан. (10)

– Россия мәктәпләрендә иң югары билге. («5»ле)

– Мәйдан үлчәү берәмлекләре. (кв. мм, кв. см, кв. дц, кв. м, кв. км, ар, га)

– Авырлык үлчәү берәмлекләре. (г, кг, ц, т )

– XXI гасыр кайчан башланды? (2001 елның 1 гыйнварыннан)

– Уңай һәм тискәре саннарны аерып торучы санны атагыз. (0)

– Санның йөздән бер өлеше. (Процент)

– Иң начар билге. («1» ле)

Укытучы . Менә, балалар, ниһаять, без авылга да килеп җиттек.

Балалар, әйдәгез, мәктәпкә. Анда бик күңелле чара була икән, ашыгыйк.

Чараның исеме дә – «Телдән исәпләү». Мисалларның  җавапларына туры килгән хәрефләрне куйсак, нинди математик чара уздырганнарын укырбыз.

(«Телдән  исәпләү» – слайдта, берүк вакытта плакатта.)

 

Мисал Җавап Туры килгән хәреф Мисалның җавабы
1+3+5+7+9   К 900
63:9   Н 808
5*12   Я 25
23+47+11+29   Ә 111
101*8   Р 7
2*90+8*90   М 60
999:9   И 110

 

Укытучы. Я, нинди чара булды инде?

Укучылар. Ярминкә.

Укытучы. 2019 елның 10 ноябрь указы.

2019 елның көзендә бөтен җирдә ярминкәләр узганлыктан безнең мәктәптә дә ярминкә үтәчәк. Бу ярминкә гади түгел, ә «Мәктәп патшалыгын да»гы математик ярминкә булыр .

Сез анда барысын да табарсыз. Безнең укучылар сезгә тиешле ярдәмне күрсәтерләр.

1 нче алып  баручы. Ярминкәдә:

– аттракционнар;

– «Санау таякчыклары» кооперативы;

– «Җырла әле, җырла» музыкаль математик салоны;

–«Миеңне эшкә җик!» фитнес-клубы.

Математика – тормышта:

– «Үткен күз» аттракционы;

– «Пифагор янында» әдәби-математик салоны;

– математик тир;

– «Тиз исәплә» кооперативы.

2 нче алып баручы. «Математика – фәннәр патшасы» мөрәҗәгать итә:

тапкыр һәм зирәк булырга;

– һәрберегездә кәгазь һәм ручка булсын;

– чиратны һәм тәртипне сакларга;

ярминкәне күңелле, тату, югары биеклектә бәйрәм итәргә кирәк! Ярминкәнең беренче сату рәтләрен карарга мәктәп укытучыларына тапшырабыз.

Ә бәйрәм тасмасын кисүне Татар Казысы урта мәктәбе ханбикәсе Зөлфирә Әхәт кызы Шаһиҗиһановага, бу мәктәпнең математика фәннәре  патшабикәсе Вәфия Сәхип кызы Кәримуллинага һәм мәктәп музее патшасы Вәкил Мөбәрахан  улы Гәрәевкә тапшырабыз.

Мәктәп директоры Зөлфирә Шаһиҗиһанова. (Текст презентациядә, слайдта.) 1861 елда Татар Казысы авылында Лаеш өязенең халык уку йортлары җитәкчесе А.Клыков ведомосте нигезендә мәктәп ачыла. Гыйлаҗетдин Нуретдинов авылга укытучы итеп җибәрелә. Мәктәптә, дин сабагы белән бергә, дөньяви фәннәр дә укытыла.

Халкыбыз элек-электән белемгә омтылган, балаларын да укытырга  тырышкан. Авылыбыздан өч указлы мулла чыгу – моның ачык дәлиле. Алар  Казан губернасының зур мәхәлләләрендә хезмәт иткәннәр. Шулардан Шиһабетдин Туйбактин исемлесе Чистай  өязенең Каргалы авылында хезмәт иткән. Ул Гаяз Исхакый белән яхшы таныш була. Шиһабетдин улы Касыйм татар халкының күренекле революционеры, мөгаллиме була. Ул 1918 елда Ленин кушуы буенча Әстерхан мөселман хәрби комиссариаты рәисе булып тора. 1918 елны Касыйм Туйбактин аклар тарафыннан үтерелә.

1918 елда мәктәптә, дин сабагы укыту туктатылып, дөньяви фәннәр генә укытыла башлый. Укытучы һәм мәктәп мөдире итеп Татар Казысы  авылында туган Габделрәүф Шиһабетдин улы Шиһапов билгеләнә.

Тарих укытучысы Вәкил Гәрәев. («Кызыклы кыскача тарихи мәгълүмат – минем авылым мисалында» чыгышы слайдта.) Авылыбыз исеме –Татар Казысы. Чөнки Казы Морза дигән кеше Мишә елгасының сул ягына үз кешеләре белән килеп урнашкан. Һәм шушы җирдәге авыллар аның исеме белән йөртелә башлый. Мәсәлән: Рус Казысы, Керәшен Ка зысы, Иске Казы һәм Татар Казысы. Ә русча Отар-Дубровка. Отар – утар, Дубровка –имәнлек яки имәнлектәге утар дигәнне аңлата.

8*50+13 мисалын телдән чишсәгез, безнең авылга моннан ничә ел элек нигез салынганын белерсез. (Балалар исәпләп чыгара.)

Димәк,  413 ел элек Теки Янчурин дигән кеше нигез салган. Рәсми документлардан күренгәнчә,  Казан  ханлыгы алынганчы ук, бу җирләр Теки Янчурин кулында була. 1558 – 1583 елларда Ливон сугышында үзен күрсәткән өчен, аңа җирләр өстәлеп бирелгән. Ул 1612 елда вафат була. Уллары Туйбак, Гайбак, Җансар аның нәселен дәвам иттерә. Хәзерге көндә авылыбызда Теки Янчуринның 14 нче буыны яши.

куфрф

(Күренекле урында – авыл шәжәрәсе.)

Математика укытучысы Вәфия Кәримуллина. Һәр эш разминкадан башлана. Бу юлы да сорауларга «әйе» дигән җавап булса – яшел тасма, «юк» булса – кызыл тасма күтәрерсез. (Ярдәмчеләр дөрес җавап бирүчегә жетон бирәләр.)

1. 28 саны – җөп сан. (Әйе.)

2. 1 тәүлектә 24 сәгать. (Әйе.)

3. 3 м – ул 300 см. (Әйе.)

4. Кояш Җир тирәли әйләнә. (Юк.)

5. 100 дән 50не алгач, 50 кала. (Әйе.)

6. 3 не 7 гә тапкырлагач, 27 була. (Юк.)

7. 1 гектарда 1000 кв. м (Юк.)

8. Математика фәне – күк җисемнәрен өйрәнүче фән. (Юк.)

9. Умырзая җәй көне чәчәк ата. (Юк.)

10. 1т – 1000 кг. (Әйе.)

11. Ай – Җирнең иярчене. (Әйе.)

12. Җөмләнең баш кисәкләрен татар теле дәресендә өйрәнәбез. (Әйе.)

13. 1 арда 10 кв.м. (Юк.)

14. Җәйнең беренче ае – июль. (Юк.)

1 нче алып баручы. Ручка һәм кәгазь алыгыз. Исәпләгез.

1 нче мәсьәлә. Татар Казысы авыл җирлегендә 476 кеше яши. Авыл җирлегенең территориясе – 61 га.

Сорау. 1кв. км га ничә кеше туры килә?

2 нче мәсьәлә. Бездәге 476 кешенең 54 % ы эшкә  яраклы.

Сорау. Ничә кеше эшкә яраклы?

(Мәсьәләләрнең дөреслеген үрнәк буенча тикшерәләр. Слайдта.)

Укытучы. Математик ярминкәгә рәхим итегез. Һәр дөрес җавапка жетоннар биреләчәк.

(Залда укучыларның өйдә эшләп килгән «Математика –авыл тормышында»  темасына  буклетлар.)

Аттракционнар:

1. «Санау таякчыклары» кооперативы

Укытучы. Сезнең алда – 20 таякчык. Бер алуда өчтән артык таякчык алырга ярамый. Кем ахырда таякчыкны ала шул җиңелә. Өч турдан соң җиңүче жетон ала. (Җиңүче бала укытучыга уенның тактикасын аңлатырга тиеш. Ярдәмчеләр жетон бирә.)  

2. «Җырла әле, җырла» музыкаль-математик салоны

Алып баручы ике кыз татар халык киемен кия.

Реклама тактасына «Сан кергән җыр җырласаң, жетон алырсың» дигән сүзләр язылган. (Укучылар сан кергән һәр җыр өчен жетон ала.)  

3. «Баш миеңне эшкә  җик!»  фитнес-клубы

1 дип әйтүдә җавап бирсә – 3 жетон, 2 дән – 2, 3 дип әйтүдән соң – 1 жетон бирелә. (Биремнәр барлык укучыга да бертөсле. Жетонны ярдәмчеләр бирә.) 

1 нче бирем.

– Ул шундый әйбер, аны башта белмисең, эшлисең килсә – беләсең дә, эшлисең дә.

– Кайчак мәсьәләләр шуның ярдәмендә генә чишелә.

– Мин аның яфраклары яки сабаклары барын белмим, ләкин тамырлары бар. Берәү дә булырга, күп тә булырга мөмкин. Кайберләренең тамыры бөтенләй юк.

– II сыйныфта укыганла алар – гади, 7 нчедә – сызыкча, 8 нчедә – квадрат, 10 нчыда – тригонометрик була. (Тигезләмәләр)

2 нче бирем.

– Ул бер галим исеме белән аталган. Бу галим бик танылган, аны математиканы өйрәнмәгән кеше дә белә.

– Анда балачактан ук бөтен кеше белә һәм мәктәптә яңадан өйрәнә торган фигура турында сөйләнә. Һәм без аннан бу фигураның яклары турында беләбез.

– Аны исбатларга кирәк. Ә ни өчен? Ул бит аны бик күптәннән исбатлаган инде.

– Бу галимнең үз мәктәбе булган. (Пифагор теоремасы)

(Һәр класс яки укучы яки парлап кросворд яки ребус сайлап алып чишә. XI сыйныфтан ике укучы әзер җавап буенча тикшерә. Һәр кроссводның, һәр ребусның «бәя»се бар, «бәя»сенә карап. жетон бирелә.)

Мәсәлән,

цфп

курф

фукф

          

Физкультминутка

(«Ромашка»җыры көенә түгәрәккә басып җырлыйлар. Сүзләре слайдта.)

Санлы күлмәгеңне киясең,      (Кулларны алда чәбәклиләр)

Булышасың бөтен фәнгә син. (Кулларны өскә күтәреп чәбәклиләр)

Математика, кирәк син безгә, (Баш чайкыйлар)

Ошыйсың син безнең күңелгә. (Кул чәбәклиләр)

Берәү, икәү,  өчәү, дүртәү, (Аякларында тыпырдыйлар)

Бишәү ,алтау – ярата. (Кулларны өскә күтәреп чәбәклиләр)

Үзе кызык, үзе кирәк, (Уң якка 360 градуска борылалар)

Шуңа күрә  яратам. (Сул якка 360 градуска борылалар)  

4. «Математика – тормышта» дигән темага викторина              

1. Песи балалары тартмага кереп качкан, 20 аяк кына күренеп калган. Тартмада ничә песи баласы бар?

2. Алты каз футбол уйнаган. Берсе өенә кереп киткән һәм тәрәзәдән дусларын  санаган. Анда ничә каз калган

3. 3 метрлы бүрәнәне 1 метрлы кисәкләргә бүләләр. Ничә тапкыр кисәргә  кирәк?

4. Кайсы бодайдан кортлар бал ала? (Карабодайдан)

5. Нинди ике нота бакчада үсә? (Фасоль)

6. Татар Казысы авылында эшләп килүче «Макс-Ойл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең ничә гектар чәчүлек җире бар? (1000 га)

7. Татар Казысы авылында эшләп килүче «Макс-Ойл» җәмгыятендә бу көннәрдә һәр сыердан  уртача күпме сөт савып алына? (20 кг)

Алып баручы (Яшьләр урамында яшәүче Камил Камалетдиновтан интервью ала).

– Сезнең шәхси хуҗалык зурмы?

– Безнең хуҗалык бик зур: 20 га җиребез, трактор, тагылма машиналар, пресслагыч җайланма, 5 ат, 50 сарык, 4 кәҗә, 5 сыер, иллеләп каз асрыйбыз. Хөкүмәтебезгә бик зур рәхмәт: безгә хайваннар тоту өчен каралты төзегәндә, күпләп казлар алганда супсидия белән ярдәм итте.

– Рәхмәт. Исән- сау эшләгез.

Алып баручы. Ручка, кәгазь алыгыз һәм чишегез. Мәсьәләне дөрес чишсәгез, өч жетон алырсыз.

1 нче мәсьәлә. Әгәр сөтнең 1 литры 19 сум булса һәм бер сыерның көнлек савымы 19,5 л булганда, бер айда гаиләгә күпме табыш керә? (1 жетон)

– Һәр сыер көн саен 6 кг он ашаса, 1 т онның бәясе 10000 сум булса, күпме чыгым булыр? (1 жетон)

Нәтиҗә ясагыз. Бу ике мәсьәләдән гаиләгә күпме табыш кала? (1 жетон)

2 нче мәсьәлә. Мәсьәләне дөрес чишсәгез, өч жетон алырсыз

Әгәр сөтнең 1 литры 40 сум булса һәм бер сыерның көнлек савымы 19,5 л булганда бер айда гаиләгә күпме табыш керер? (Шәһәргә базарга барганда.) (1 жетон)

        – Һәр сыер көн саен 6 кг он ашаса, 1 т онның бәясе 10000 сум булса, күпме чыгым булыр? (1 жетон)

Нәтиҗә ясагыз. Гаиләгә  күпме табыш кала? (1 жетон)

курфе

2 нче мәсьәлә. Мәсьәләне дөрес чишсәгез, өч жетон алырсыз.

Ярминкә каклаган казсыз узмый. Каз бәбкәсенең бәясе июльгә кадәр 300 сум. Әгәр 50 дән күбрәк  алсаң, 100 сумын хөкүмәт кире кайтара, Чыгым ничә процентка кими? Чыгым күпме? Бер каз көнгә 1 кг бодай ашый. Бодайның 1 тоннасы – 7000 сум.

Бер каз үскәч, 3 – 3.5 кг була. Килосын 400 сумнан сатсаң, күпме табыш алыныр?

Нәтиҗә ясагыз. Бу мәсьәлә чишелешеннән гаиләгә күпме табыш кала? (1 жетон)

Иҗади эш. Ярминкәгә һәр укучы «Безнең гаиләдә авыл хуҗалыгы» темасына «Табыш-чыгым» темасына презентация эшләп килергә тиеш иде.

Презентация яклау. (Вакытка карап берничә укучыныкы тыңлана.)

5. «Үткен күз» аттракционы

Алып баручы (1 минут эчендә атракционда катнашучылардан хаотик рәвештә язылган үз урамнарының өй номерларын һәм кемнеке икәнлеген саный. (7 урам. Һәр урам вәкиле берүк вакытта үз урамының кешеләрен саный, ярдәмчеләр тикшерә.) Мәсәлән:

91. Кәримуллин 86. Гәрәев 90. Шакиров 88. Шәйдуллин
83. Вәлиев 81. Шаһиев 92. Садриев 80. Исмәгыйлева
95. Саттаров 89. Зарипов 84. Мөбарәкшин 94. Габдрәхимов
85. Вәримуллин 93. Зәйнуллин 87. Әхмәтшин 82. Ситдыйков

 

6. «Пифагор янында» дигән әдәби-математик салон

Алып баручы. Саннар кергән мәкальләр һәм әйтемнәр әйтергә. Һәр әйтелгән мәкаль я әйтем өчен бер жетон биреләчәк.

(Тактада Пифагор портреты. Алып баручылар әйтелгән мәкальләрне, әйтемнәрне язып баралар.)

7. «Математик тир»

«Үзеңнең күз күремеңне тикшер!»

Алып баручы. Авылыбызга нигез салган Теки бабайның танылган оныкларының 5 – 6 м ераклыкта портретлары эленгән Сез аларны танырга һәм кайсы сан астында һәм ничәнче буын икәнен әйтергә тиешсез.

1. Хәйретдинов Зөфәр Голметдин улы – җырчы, 11 нче буын  оныгы.

2. Галиев Габдрахман Гали улы – халыкара категорияле хөкемдар, спорт мастеры, 8 нче буын  оныгы.

3. Мөхәммәдиев Гайнетдин Галимбик улы – атказанган тренер, 8 нче буын  оныгы.

4. Исхаков Камил Шамил улы – Казан шәһәренең элеккеге мэры, 9 нчы буын оныгы.

5. Люция Хәмитова – Г.Камал театры артисты, 13 нче  буын оныгы.

9. «Тиз исәплә» кооперативы  

Татар Казысы авылында эшләп килүче «Макс-Ойл» җәмгыятендә быелгы уракта бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 28 ц ашлык җыйналса, 200 гектардан ашлыкның тулай җыемы күпме булыр?

Гектарыннан уртача 27 ц уңыш булса, 300 гектардан күпме уңыш алырлар ?

Укытучы. Ә хәзер җыйган жетоннарыгызга ярминкәдәге кибеттән канцеляр товарлар ала аласыз. Бәяләре куелган.

Йомгаклау

Алып баручы. Кичәбезне

Математика – кызыклы  фән,

Ярата тапкырларны,

Яратмый ул наданнарны,

Белмәсәң тапкырлауны.

Математика – төгәл фән,

Киләчәкнең тоткасы.

Шуңа күрә һәр укучы

Бик нык өйрәнсен аны, – дип йомгаклыйсым килә.

Рефлексия.

Хөрмәтле кунаклар, сезнең бүгенге бәйрәмебездә кәефләрләрегез ничек?

Кәгазь битенә, кәефегезне күрсәтеп, смайлик ясагыз.

Кичәдә катнашучыларны бәялик.

Ярминкәдә алма сатылмыйча калмый. Кәрзиндә төрле төстәге алмалар.

– Иң актив укучыга – иң зур кызыл алма.

– Иң тапкыр укучыга – иң зур яшел алма.

– Иң кыска юл белән эшләүче укучыга – иң тәмле алма.

– Белергә омтылучы укучыга – түп-түгәрәк  алма.

–Дөрес итеп җавап бирергә омтылучы укучыга «Антоновка» сортлы алма.

– Иң төгәл, тулы җавп бирүчегә «Грушовка» сортлы алма һәм шулай һәр укучыга  алма бирелә.