«Канат сыдыру» йоласына сценарий

 

   Альбина ГАФУРОВА,     
   Рәзинә ГАТИНА,
Питрәч районы

Көек авылындагы

3 нче балалар бакчасының

татар теле тәрбиячеләре

 

   Максат.  Балаларны «Каз өмәсе», «Канат сыдыру» йолалары белән таныштыру.

   Бурычлар. Татар халык мәкальләрен, җыр-биюләрен өйрәнү, башкару; хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү; балаларда бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү

Җиһазлау. Каурыйлар, канатлар, чикән сөлгеләр, челтәрле япмалар, чигүле мендәрләр. Зал «Каз өмәсе»ндәгечә бизәлгән.

 

Залда талгын гына «Каз канаты» көе яңгырый.

 

1нче кыз. Кызлар, канат сыдырасы  бар бит әле.

Әйдәгез, кем остарак, сыдырыр икән?

2 нче кыз. Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.(Бала канатны алып, эшләп күрсәтә).

3 нче кыз: әйдәгез, кызлар, җырлап алыйк әле .

Кызлар бергэ:әйдэгез

(«Каз өмәсе» дигән җыр җырлыйлар).

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була;

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була.

1 нче кыз. Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган икән.

2 нче кыз. Әйе, безнең әбинең нәфесе бар, диләр күршеләр. Ул ел да егермешәр бәбкә үстерә.

1 нче кыз: Аларны үстерергә без дә булыштык шул:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә алырга килгән,

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан, көш-көш!

дип тилгәннәрдән сакладык.

2 нче  кыз. Мин дә беләм:

Тилгән, тилгән,

Бәбкә күргәч, тилергән,

Бер бәбкә дә алалмыйча,

Көне буе тилмергән.

1 нче кыз. Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән. Каурыйлар бигрәк күп, ничекләр бетерербез дип курыккан идем. Менә эшебез ничек әйбәт бара.

1 нче малай (икенче малайның исемен әйтеп): Синең хәлләрең ничек?

2 нче малай. Хәлләр шөкер, җилкә чокыр, кабыргам киң, мин кемнән ким? (икенче  яктагы малайга төртеп). Әй, (өченче малайның исемен әйтеп) эшләр шәпме.?

3 нче малай.     Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар!

Шулай бит, кызлар?

(Кызлар күмәк җыр белән җавап бирәләр)

Биек тауның башларында

Утыра бер алачык.

Күп сөйләште, аз эшләде,

Борчак сибә, мактанчык

(көләләр)

2 нче кыз. Әйдәгез малайларның җитезлеген сыныйк, биеп күрсәтсеннәр әле.

1 нче малай. Әйдәгез, кызлар, бергә биеп алыйк.

(«Шома бас» җырлы-биюле уен)

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Биесеннәр егетләр.

Безнең илнең егетләре

Бары  да бөркет кебекләр.  (Кызлар җырлыйлар)

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны,

Җилкенсеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле,

Әйтерсең лә йолдызлар.(Малайлар җырлыйлар)

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

2 нче кыз. Ай-һай, сез җырларга да бик оста икәнсез! Эш беткәч, уйнарга да ярый. Әйдәгез бергәләп  «Канат сатам» уенын уйнап алыйк!

1 нче кыз. Канат сатам. Кем ала?

1 нче малай. Мин алам. Бәясе күпме?

1 нче кыз. Осталыгың ниндидер бит?

1 нче малай. Биеп күрсәтәм.

2 нче кыз. Канат сатам. Кем ала?

2 нче малай. Мин алам. Бәясе күпме?

2 нче кыз. Син нишли беләсең?

2 нче малай. Әтәч булып кычкырам. (Уен шулай дәвам итә).       

3 нче малай.Кызлар, бу май канаты бездән сезгә бүләк.

Кызлар бергә әйтә. Рәхмәт, егетләр бигрәк матур ясагансыз.

3 нче кыз. Сез әле биергә-җырларга гына түгел, эшкә дә бик оста икәнсез.

1нче кыз. Кызлар, егетләр, әйдәгез су буена төшеп канат очын агым суга сибеп кайтыйк әле (кызлар каурыйлар алалар).

3 нче кы. Киләсе елда казлар куп булсын!

(Кызлар, егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр.

«Әйе шул, шулай шул» җырын башкаралар)

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Алты булсын һәммәсе.

Җырласак та килешәдер,

Бездә каурый өмәсе.

Әйе шул, шулай шул,

Бездә каурый өмәсе.