Камил сөйләм – баланың уңыш нигезе

Камил сөйләм – баланың уңыш нигезе

 

Лилия  ШӘМСЕТДИНОВА,

Лениногорск районы Шөгер  авылы

«Тургай» балалар бакчасы тәрбиячесе

 

 

Хәзерге чорда балаларны уку-укытуда барлыкка килгән төп проблемаларның берсе – аларның камил һәм дөрес сөйләшмәве.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләмендә төрле кимчелекләр беренче чиратта авазларны бутауда, аларны дөрес итеп әйтмәүдә чагыла.

Әти-әниләр, кызганыч ки, бу сорауга җитди карамыйлар. Кайберәүләре: «Үсә төшкәч бу үзеннән-үзе хәл ителер әле, – дип уйлый. Башкалар әлеге мәсьәләдә тәрбияче-укытучылар ярдәм итәр дип саный.

Элегрәк бу проблема ул кадәр актуаль түгел иде. Тәрбияче буларак, шуны әйтә алам: сөйләшүендә җитешсезлекләр булган балалар елдан-ел арта гына. Таныш укытучылар сүзе буенча да, 1 нче сыйныфка кергән укучыларның хәтта яртысыннан артыгы дөрес сөйләшми.

Әлеге проблема чыннан да бик җитди. Авазларны дөрес әйтә белмәгән балага күптөрле кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Беренчедән, психологик якны алыйк. Башка балалар аның сөйләшүеннән көлергә мөмкин. Алар арасында бу бала инде үзен кимсетелгән итеп хис итә ала, ояла башлый, гомумән дә аралашмаучан булып үсәргә мөмкин.

Икенчедән, авазларны дөрес әйтмәгән  һәм ишетмәгән бала язуда хаталар җибәрә, укырга өйрәнүе дә аңа кыенрак. Киләчәктә уку дәверендә мәгълүматны туплау, анализлау белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Ата-аналар еш кына балаларын төрле заманча, «модный» түгәрәкләргә йөртәләр, төрледән-төрле шөгыльләр белән мавыктыралар. Үземнең тәҗрибәдән чыгып та мисал китерә алам. Таһир исемле 11 яшьлек малайның кызыксынган фәннәре, дәресләре бик күп. Алар аңа бик ошый, әмма  ул төрле бәйгеләрдә катнаша, үз көчен сынап карый. Кечкенәдән аны әти-әнисе, берничә түгәрәккә йөртеп,  төрле яктан үстерергә тырышкан. Ләкин бер әйберне алар уйлап бетермәгәннәр – баланың сөйләшүенә игътибар бирмәгәннәр. Хәзерге вакытта, укуы уңышлы гына барса да, зуррак үрләр яулау өчен, аңа камил сөйләм җитми. Доклад белән чыгыш ясаганда һәм, гомумән, дәрестә һәм башкалар белән аралашу вакытында аның бик күп сүзләре аңлашылмый. Укытучылар, яшьтәшләре аңардан кабат-кабат сорарга мәҗбүр. Фәнни чыгышлар вакытында, әлбәттә, бу аңа бик тә комачау итә. Камил сөйләмнең әһәмияте менә шушы гади мисалдан да анлашыла бит. Ә моңа охшаш очраклар бик күп. Төрледән-төрле түгәрәкләргә йөртер урынга, башта сөйләм телен камилләштерү турында уйлансыннар иде ата-аналар.

Мәктәпкә укырга кергәч, баланың баш мие бик күптөрле яңа мәгълүмат белән очраша. Аны анализлау, өйрәнү өчен бик күп көч һәм энергия  сарыф ителә. Мәктәптә авазларның дөрес әйтелешен өйрәнергә вакыт калмый. Хәзерге заманда бигрәк тә.

Баланың сөйләме өстендә балалар бакчасына йөргәндә үк эшләргә кирәк. Авазларны әйтү һәм ишетүдә җитешсезлекләрне төзәтү ул – шулай ук бик авыр процесс. Ул читтән генә җиңел күренә. Чынлыкта исә, бу да – бик җитди физиологик процесс. Әйе, кайбер балага телне ничек һәм кая куярга кирәклеген күрсәтеп аңлатсаң да җитә, ул дөрес авазны әйтергә тиз өйрәнә. Ләкин андый балалар хәзер аз. Күбесенчә, балаларның сөйләмен нормага китерү өчен бик күп вакыт таләп ителә. Чөнки сөйләм формалашуга бәйле факторлар бихисап. Йөклелек яисә бала туу чорында кичергән проблемалар, нерв системасына йогынты ясаган үзгәрешләр, сөйләм аппаратының төзелешендә булган җитешсезлекләр, бала тәрбияләнгән психологик мохит – бу һәм башка шундый факторларга җиңелчә карарга кирәк түгел.

Әлбәттә, боларның барысын да вакытында сизеп алып, вакытында җитди чаралар күрергә кирәк. Соңгы елларда балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләрен алсак да, камил сөйләм белән чыгыш ясаган балалар бит бик сирәк. Мәктәпкә керергә әзерләнгән бала 5 яшьлек сабый кебек сөйләшә. Алай булырга тиешме соң?

Без, тәрбиячеләр, балаларда андый сөйләм җитешсезлекләрен күреп алсак, әти-әниләргә әйтми калмыйбыз. Чөнки балаларның матур сөйләме өстендә үзебез дә эшләргә тырышабыз. Дәресләребездә балаларның сөйләм телен үстерү, баету, аларның күзаллавын киңәйтү, физик яктан чыныктыру, вак моториканы үстерү өстендә көч куябыз. Ләкин ата-аналарның ярдәменнән башка без бу эшне башкарып чыга алмыйбыз. Һәм, әйтергә кирәк, сөйләмендә җитешсезлекләр булган балага, һичшиксез, махсус белгечләр белән эшләү мөһим. Кайбер очракта табибларга да мөрәҗәгать итү зарур. Анысы инде индивидуаль рәвештә, баланың үзенә карап хәл ителә.

Балаларның  һәммәсе дә безгә бик якын, аларның киләчәктә нинди кеше булулары, нинди уңышларга ирешүләре безгә дә мөһим. Беләм, әти-әниләр дә балаларына карата бары тик изге теләктә. Киңәшем шул: улыгыз яки кызыгызны төрле яклап үстерү турында уйлаганда, иң беренче чиратта аның сөйләм сыйфатына, дөреслегенә игътибар итегез. Ул сезнең балагыз өчен, кайсы гына өлкә белән кызыксынса да, төп уңыш нигезе булып торачак. Үз уй-фикерләрен аерым ачык итеп сөйләп биргән, аларны дөрес итеп формалаштырып башкаларга җиткерә белгән кеше һичшиксез үз максатларына ирешә торган булып үсәчәк.