Калфаклы татар сандугачы
(Композитор С. Садыйкованың тууына 120 ел тулу уңаеннан
әдәби музыкаль кичә)
Гөлназ ӘХТӘМОВА,
Казандагы
175 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат.
1.Сара Садыйкова биографиясе һәм иҗаты белән өлешчә танышу.
- Укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан композитор иҗатын ачыклауда кулланылган ресурсларны урынлы файдалану.
3.Укучыларда җыр сәнгатенә, матурлык дөньясына, татар милли музыкасына, олы шәхесләргә горурлану, ихтирам хисе, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга игътибарлык хисе тәрбияләү; татар милли киеменең мөһим элементы буларак калфак киюнең әдәбен, матурлыгын ачыклап, зәвыклы киенергә омтылыш тәрбияләү.
Предметара бәйләнеш. Туган тел, туган тел әдәбияты, җыр, тарих, рәсем сәнгате.
Ресурслар. Интернет, Сара Садыйкова турында китаплар, аудио-видео материаллар, презентация, китаплар күргәзмәсе, эпиграф язылган плакатлар, рәсемнәр, портрет.
Чара барышы.
Видео. «Яралы язмышлар» видеосыннан өзек тәкъдим итү. Дәвамы — 1 минут Сара Садыйкова фотолары, видео фрагметлар, «Казан кичләре» җыры астында. (Видеога сылтама әдәбият исемлегендә бирелә) [3]
1 нче алып баручы
Сагындыра, сагындыра
Сагындыра Сара апа.
Еллар ераклашкан саен,
Юксыну хисе арта.
Чишмәләрдәй тавышлары
Һаман колак төбендә.
Елмаюлы карашлары
Күңелләрнең түрендә, – дип язган Кави Латыйп. [ 1-13]
– Хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, укучылар! Сара Садыйковага багышланган әдәби музыкаль кичәне башлап җибәрәбез.
2 нче алып баручы. Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 елның 1 нче нояберендә Казанда туган. Ул югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар хатын-кыз җырчысы, драма актрисасы. ТАССРның халык артисты, дүрт йөздән артык җыр авторы. «Казан кичләре», «Җидегән чишмә», «Мин сине шундый сагындым», «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Беренче мәхәббәт» кебек җырларны кем генә белми икән?!
Чара дәвамында сезнең игътибарыгызга Сара Садыйкованың төрле елларда иҗат иткән музыкаль әсәрләрен тәкъдим итәрбез. Каршы алыгыз!
Җыр. «Үз илемдә« Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Сара Садыйкова көе.
1 нче алып баручы. Кечкенәдән Сараны шул заманның данлыклы Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Җырларга сәләте булган кыз башкалардан аерылып тора. [ 1. 6]
Сара Садыйкова 1921 елда «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, Сәхипҗамал ролен башкара. Музыка укытучысы Солтан Габәши тәкъдиме белән Мәскүдәге П. Чайковский исемендәге консерваториядә укый.
2 нче алып баручы. Егерменче елларда яшь татар кызы опера җырчысы буларак таныла: «Эшче» операсында Сәлимә, «Сания» операсында Сания, «Башмагым» музыкаль комедиясендә – Сәрвәр, «Наемщик» музыкаль –драмасында – Зөбәрҗәт, «Аршин мал алан» опереттасында Асия булып уйный. Шул дәвердә яшь талант Газиз Айдарский белән танышып гаилә коралар. Әлфия исемле кызлары туа. Әмма аларның бәхете кыска гомерле була. Айдарский 1933 елда озакка сузылган каты авырудан соң вафат була. [ 1- 8]
Бию. «Көтәм сине» (Танго) Әхмәт Ерикәй сүз. Сара Садыйкова көе
1 нче алып баручы. Истәлекләргә тукталыйк.
Сара Садыйкова истәлегеннән.
« Мин 5–6 яшемдә гармун уйнарга өйрәндем. Үзем уйнап, үзем җырлый идем. Минем беренче сәхнәм – өстәл асты булды. Өйдә кунаклар җыелганда, минем гармун уйнап җырлавымны сорыйлар иде. Мин ояла идем. Шуңа күрә өстәл астында качып «концерт бирә идем» [1-13]
Галия Кайбикая исәлегеннән.
Сара бик күркәм холыклы иде, масаймады, хөсетлекне, көнләшүне белмәде. Сара бик туры сүзле , хөр фикерле иде.Г Гаделсезлекләргә каршы чыгып, гаделлекне яклады. Опера театрында без бергә эшләдек. Җыелышларда күпләр үз фикерләрен әйтергә курыккан чакларда, Сара торып басып җитәкчеләрнең гаделсез эшләрен тәнкыйтьләп сөйли иде.
Без Сара белән икебез дә Салих Сәйдәшев канаты астында музыка дөньясына кергән сәхнә кешеләре.
2 нче алып баручы.
Әлфия Айдарская истәлегеннән.
«Сөтле чәйне яратып эчә иде ул. Бәрәңгеле, итле ризыклар ярата иде. Ул ризыкка да, ямьле көнгә дә, кешеләргә дә рәхмәтле булды. Булганына шөкер итеп, куанып, бәлки, нәкъ менә табигатьтән бирелгән шушы сыйфатлары аны озын гомерле, халыкка сөекле җырчы-композитор иткәндер дә. Кием-салымнан эшләпәләр бик яратты: калфаклар чигеп кия, кая гына гастрольгә барса да, үзенә берәр эшләпәме-мазармы алып кайта иде. Тормышта бик тыйнак, гади яшәде, кыйбатлы, затлы әйберләр дә җыймады, хәер, аның андый мөмкинлеге юк иде. Әнкәйдән калган фирәзә вазаны Тутайдагы музеена бүләк иттек. [4]
1 нче алып баручы. Калфаклы сандугач. Әйе, кая гына барса да Сара апа Садыйкованың иң яратып кигән баш киеме ул. Ул аңа мөлаемлек, нәзәкатьлек өстәп торучы деталь бурарак, аны башкалардан аерып торган. Чыннан да, һәр фотосында диярлек калфак күзгә чалына. Бүгенге көндә дә, без Сара апа традициясен дәвам итәбез: калфакларны бик яратып киябез.
Музыкаль сәлам. Музыка мәктәбендә белем алучы укуылардан С.Садыйкова җырларыннан попурри (гармун, флейта, фортепиано)
1 нче алып баручы. Утызынчы елларда Сара Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара: Зифабану («Ил», Кәрим Тинчурин), Фәридә («Кандыр буе», Кәрим Тинчурин) һ.б. геройлар аркылы алыштыргысыз образлар тудыра.
2 нче алып баручы. Сара Садыйкованың үзе сөйләгән исәлекләреннән мизгелләрне театраль күренеш аркылы карап китик.
Инсценировка.
Сара. (үз-үзенә) Кәрим Тинчуринның «Кандыр буе» музыкаль драмасын куярга әзерләнәбез. Мин Фәридә образын уйнарга тиешмен. Булдыра алырмын микән? Ичмасам, ария дә язылмаган бит. Кая соң бу Салих? Салих!
Салих. Әйе, Сара. Кая булыйм инде. Менә артистлар белән фикерләшәм, язам, сызам, үзгәртәм. Образларны ачыклар өчен геройның бар нечкәлекләрен белергә кирәк бит.
Сара. Әйе, анысы шулай. Барлык рольләргә музыка язып бетердең бит инде. Ник миңа гына һаман юк.
Салих. Кара әле, Сара, әллә үзең генә арияне язып карыйсыңмы? (кулын иңбашына куя)
Сара. Мин ничек үзем языйм инде? Булмас!
Салих. Яз! Син яза алачаксың! Аңла хәлемне, әлеге спектакльгә бию көйләре дә язасым бар. Вакытым бик аз. Китим әле мин. Оркестр репетициясе мине көтә.
Сара. Менә сиңа мә! Көтәләр икән аны. Ә мин? (аптырап) Яз, имеш. Син яза алачаксың дидеме? Болай утырып булмас инде. Димәк, язарга дигәч, язарга микәнни? Ярар, тырышып карый алайса. (моңланып кереп китә)
1 нче алып баручы. Сара Садыйкова чын мәгънәсендә халык кызы, аның күңеле бөтенләе белән халык күңеленә тоташкан. Сөйләшү рәвеше, йөреше-торышы да халыкчан гади, җанга ятышлы иде аның, – дип язган Гариф Ахунов. [2-14]. Сара Садыйкова үзеннән соң халкыбызга бай музыкаль мирас калдырды. Аның бик күп әсәрләре беркайчан да искерми, кадерен югалтмый торган татар музыкасының алтын фондын тәшкил итә. [2-12]
2 нче алып баручы. Композиторның әнисе Бибигайшә Апас районы Тутай авылында туган, шуңа күрә Сара әлеге авылны үзенең туган ягы санап, даими кайтып йөргән. истәлегенә Бу авылда 1992 елда Сара Садыйкова истәлегенә музей ачыла. 2006 елда ул яңа бинага күчерелә. Монда җырчының шәхси әйберләре, концерт костюмнары, аксессуарлар, гастрольләргә алып йөргән чемоданы, пианиносы саклана.
Җыр «Җидегән чишмә» Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова көе.
1 нче алып баручы. Сара Садыйкованың исемен мәңгеләштерү максатыннан республикабызда төрле проектлар эшләп килә. Казандагы Вахитов районындагы бер урам аның исемен йөртә; Яр Чаллыдагы концертлар залына композитор исеме бирелгән; Апас районындагы Тутай мәктәбе, шулай ук Апасның бер урамына Сара Садыйкова исеме бирелгән. районда аның музее эшләп килә, бюсты да урнаштырылган. 2021 елда Казанда Сара Садыйкова яшәгән йортның фасадына мемориаль такта эленгән. Аның истәлегенә багышлап һәм иҗат мирасын пропагандалау максатыннан Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта музыкаль фестивальләр, конкурслар, концертлар үткәрелә, фильмнар күрсәтелә.
2 нче алып баручы. Сара Садыйкованың җырлары үлемсез. Шул җырлары белән ул халык күңелендә яши. Аның иҗаты утлы, давыллы елларны кичкән, шуңа аның көйләре дулкыннар өстендәге корабны хәтерләтә: кешеләрне сөендерә, көендерә, шатландыра.
Сара Садыйкова – татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе халкыбыз күңелендә лаеклы урынын тапкан һәм аның җырлары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Шуның белән чарабыз тәмам. Барлык оештыручыларга, катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз. (Музыка — фон)
Әдәбият исемлеге
1.Калфаклы сандугач: С. Садыйкова турында истәлекләр, язмалар, шигырьләр, фоторәсемнәр.–Казан: Тат.кит.нәшр.,2022 –160 бит.
2.Тау ягының моңлы җырчысы. Х.А.Гайнуллин, Казан. Идел-Пресс басмаханәсе, 2006.208 бит.
- https://yandex.ru/video/preview/318527944294505218
- https://syuyumbike.ru/news/lichnosti/sandugachym-bylbylym
- https://yandex.ru/video/preview/4050889978126112439
