Кабатлау дәресенә мәсьәлә сайлау

№78

Ләйсинә МӨХӘММӘДИЕВА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы

Математика дәресләрендә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, хәтерен, логик фикер йөртүен үстерү максатында кулланылган биремнәр бик күп. Математикага өйрәтүне тиешле дәрәҗәдә оештыру укучыларда яңа сорауларга җавап табу, гамәли мәсьәләләрне мөстәкыйль чишүгә, белем алуга омтылыш һәм теләк, тырышлык тәрбияләү өчен мөмкинлекләр ача. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Төрле дәрәҗәдәге биремнәр, төрле юнәлештәге эш алымнары балаларда укуга кызыксыну уята. Кабатлау дәресләре өчен сайланган мәсьәләләр белемнәрне камилләштерүдә гаять зур роль уйный. Гади генә мәсьәлә карарга тәкъдим итәм.

Мәсьәлә. Әгәр А (-2; 0) һәм Е (2; 8) нокталары парабола һәм турының кисешү нокталары А һәм В (4; 0) нокталары параболаның абсциссалар күчәре белән кисешү нокталары булса, әлеге парабола һәм туры белән чикләнгән фигураның мәйданын исәпләргә.

Мәсьәләне чишү өчен башта аны чикләүче сызыкларның формулаларын табарга кирәк. Туры А һәм Е нокталары аша, парабола А, В һәм Е нокталары аша үтә. Ә бу – безгә турыга һәм параболага карата тигезләмәләр төзергә мөмкинлек бирә. Тигезләмәләр системаларын чишеп, билгесез коэффециентларны табабыз. Инде ике кәкре сызыклы трапеция аермасы без эзләгән мәйданны бирүен күрәбез.

Шулай итеп, куелган мәсьәләне чишү барышы укучыга  актив рәвештә «Сызыкча функция», «Квадратик функция», «Сызыкча тигезләмәләр системасын чишү», «Кәкре сызыклы трапеция мәйданын табу», «Интеграл» темаларын кабатларга, белем нигезләрен тирәнәйтергә, ныгытырга һәм темалар арасында бәйләнеш төзергә ярдәм итә.

Әгәр мәсьәләдә турыда ятучы нокталарның парабола белән уртак булмаганнары бирелсә, ул вакытта мәсьәләгә тагын яңа бирем өстәлә: бирелгән фигураны чикләүче сызыкларның кисешү нокталарын табу.

Тагын бер вариант: әгәр мәсьәләгә кирәгеннән тыш нокталар бирсәк, (мәсәлән, С (1; 9) һәм Д (0;8) нокталарын өстәсәк), ул вакытта парабола тигезләмәсен төзүнең вариантлары күбәя. Әйтик, А (-2; 0), Д (0; 8), Е (2; 8), я булмаса А (-2; 0) һәм С (1; 9) нокталары аша үтүче парабола тигезләмәсен табарга кирәк булачак, биредә С – парабола түбәсе.

Кабатлауны тагын да тулыландыру максатыннан бирелгән нокталар координаталар турысында ятмаган, парабола түбәсе абсциссалар яки ординаталар күчәрендә яткан очракларны кертеп, мәсьәләне төрләндереп карарга була.

Соңгы елларда балаларның мәсьәләләрдә сорау куелышының традицион булмаган вариантларын күреп каушап калуларын исәпкә алсак биремнәрне үзгәртеп төзү бик отышлы булыр. Мәсәлән: у=х   параболасының трафареты ярдәмендә В (4; 0), Д (0; 8), Е (2; 8) нокталары аша үтүче у = ах2  + вх + с функциясенең төгәл графигын төзеп буламы?

Югарыда әйтелгәнчә, тиңдәшле сызыкча тигезләмәләр системасы чишелешен табып, куелган сорауга төгәл җавап таба алабыз.

Кабатлау – белем нигезләрен үзләштерүдә алыштыргысыз этап. Аны дөрес һәм урынлы куллану – безнең эшнең асылы. Чөнки һәр яңалык алынган белемгә нигезләнеп ачыла.

Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Ул – балаларда белем алуга кызыксынуны сүндермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерә бару бурычы. Бу – укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлек таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык –, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу ул. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу – үсеш-үзгәрешне тәэмин итү. Бүген укытучы балаларга белем бирү өлкәсендә үзе дә күп укырга, яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә заманча укыту методларының иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.