Кабакхан патшалыгында
(Көзге әкият)
Эльвира МИРГАЯЗОВА,
Казандагы 54 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Кичә барышы
(Читән белән камап алынган бик матур бакча күренеше, чәчәкләр, алмагач, яшелчәләр үсеп утыра. Уртада тәхеттә кабак утыра. Күбәләк очып керә.)
Күбәләкбикә.
Кабакхан патшалыгында
Бар да йокыга талган.
Төш күреп яталар бугай.
Очып барып яннарына
Уятыйм әле барысын,
Канатым белән кагылып,
Уйнатыйм әле барысын.
(Күбәләк, очып барып, канаты белән кагылып, һәрберсен уятып чыга.)
Кабакхан (уянып).
Күбәләкбикә, әле ярый уяттың,
Бигрәк йокым тирән булган.
Ничек бар да зур үскән,
Инде сезне җыеп алыр
Вакыт та килеп җиткән.
Я, әйтегез әле миңа
Ниләр эшли беләсез?
Сөйләгез сез барысын да
Файдалымы икән сез?
(Күрше үсеп утырган яшелчәгә мөрәҗәгать итә.)
Я, йоклама, ач күзеңне,
Сөйләп бирче син миңа
Ни файдаң тия синең,
Ник үсәсең бакчада?
Сарымсакбай.
Мин Сарымсакбай булам,
Әйтәм сезгә турыдан:
Миннән кирәклерәк нәрсә
Юктыр монда, гомумән.
Тозлый башласалар,
Тутыралар суына.
Салкын тимәсен өчен
Ипиенә сыйлыйлар,
Хәтта тәмлеткеч итеп тә
Кулланырга уйлыйлар.
Кабакхан.
Ярый хуш, мин килешәм!
Син чынлап кирәк икән.
(Күршесендәге суганга мөрәҗәгать итә.)
Ә син нигә читтә посып торасың,
Сөйләп бирче миңа, кем буласың?
Суганагай.
Суганагай мин булам,
Тыйнак кына читтә торам.
Шулай да миннән башка
Булмыйдыр ул бакчада.
Яшел кыякларымны өзеп,
Язын ук чәйни башлыйлар,
Көзен безне җыеп алып,
Кыш буена ашыйлар.
Салалар ашка, салатка
Тутыралар безне
Бәлешкә, өчпочмакка.
Шуңа да, бөек Кабакхан,
Бик тә файдалы булам!
Кабакхан.
Ярый, хуш, мин килешәм,
Син чынлап кирәк икән.
Күбәләкбикә, кара әле
Йокыга талган бу агач,
Уятып җибәрче үзен,
(Күбәләк алмагачка тиеп уза.)
Ни файдаң бар, серең ач!
Алмагачсылу.
Алмагачсылу булам.
Кояш нурында кызарам,
Зәңгәр күккә сокланып,
Яңгыр суыннан сыйланам.
Күрегезче, нинди матур
Тәмле,кызыл, алмалар
Бик файдалы мин үзем
Алма бирергә хәл җыям.
Кабакхан.
Ярый, хуш, мин риза
Син, алайса, хәл тупла!
Кешеләрне тәмле татлы
Алмаң белән син сыйла!
(Ике чия йогереп чыга, икәү бергә сөйлиләр.)
Чиябикәләр.
Ә без Чиябикәләр
Кызарып, пешәбез
Кулга өзелеп төшәбез,
Кайнатмасын да ясыйлар,
Кыш буена чәй эчәләр,
Болай гына да ашыйлар.
Кабакхан.
Бик хуш, Чиябикәләр,
Кызарышып пешкәнсез,
Көзге муллыкны арттырып,
Безгә килеп җиткәнсез.
Йә әле, Кәбестәбикә,
Утырма әле син читтә!
Йә әле, синнән ни файда?
Ник үсәсең бакчада?
Кәбестәбикә.
Мин булам Кәбестәбикә,
Кояш астында кызынып,
Күп су белән коенып,
Катлы-катлы, узем иркә
Менә шундый булам бикә.
Кешеләр мине җыеп ала,
Тозлый, ашларына сала,
Пирог, салатларга куша,
Файдалымы мин, йә ле уйла!
Кабакхан.
Булды, ярар, аңладым
Үзеңне бик мактадың!
(Үзенә таныш булмаган җиләккә эндәшә.)
Ә син нинди кунак тагын?
Яле, сөйлә, мин таң калдым.
Карбыз әфәнде.
Саләмалейкум, господа!
Күрше ханлыктан килгән кунак ,
Шуңа үсеп утырам мин бик тыйнак
Сезнең якларда кызу торса әгәр,
Шундый баллы булып мин үсәм!
Ярата мине ашарга олысы, кечесе,
Авыз итеп карый миннән һәрберсе!
Таныш булыйк, мин Карбыз әфәнде!
Алып килдем кайнар сәламемне!
Кабакхан.
Сезне үзебездә күрергә,
Мин бик тә шат!
Калыгыз сез бездә генә
Кызу була җәен бездә дә!
(Барлык яшелчә, җиләк-җимешләргә эндәшә.)
Ханлыкта яшәүчеләр,
Рәхмәт һәрбарчагызга!
Файдалы булып үскәнсез,
Кешелек дөньясына!
Күбәләкбикә.
Күрегезче, бакчада яшәүчеләр,
Күктә болытлар җыела,
Яңгыр яварга җыена!
Әйдәгез бергәләшеп,
Җырыбызны без җырлыйк,
Яңгыр астында коенып,
Ял итик, без хәл җыейк!
Тәмле суга туеныйк!
Җыр!!!!