К хәрефе һәм [к] авазы белән танышу

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Могҗизалар кыры»)

Алсу ГАЙФИЕВА,

Мөслимдәге «Миләшкәй» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат һәм бурычлар:

К хәрефе һәм [к] авазы белән таныштыру;

– балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм, аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру;

– тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү;

– уку эшчәнлеге компоненты булган үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре булдыру;

– сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләре үстерү.

Җиһазлау: әйләнмәле барабан, магнитофон, ике шкатулка, сандык, яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, төсле карандашлар, кисмә хәрефләр, яшелчә рәсемнәре, кәрзин, ваза, кыршау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Бик яхшы. Бүген, балалар, сезнең белән «Могҗизалар кыры» дигән уен-тапшыруда катнашачакбыз.

– Табигатьтә нинди ел фасылы, ул ничә айдан тора?

– Айларның исемнәрен әйтегез әле.

– Бу ел фасылын яратасызмы, ни өчен? (Балаларның җавабы тыңланыла.)

Тәрбияче. Балалар, барабан янына рәхим итегез. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. (1 нче турга дүрт уенчы чыга.)

I тур

Тәрбияче. 1 нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди хәрефкә туктады? Ул нинди аваз: сузыкмы, тартыкмы? Ни өчен? Шушы авазга башланган ике сүз әйт.

– 2 нче уенчыбыз барабанны әйләндерә . Ук нинди хәрефкә туктады? Ул нинди аваз? Ни өчен? Шушы аваз уртада ишетелгән ике сүз әйт.

– 3 нче уенчыбыз уенны дәвам иттерә. Ук нинди хәрефкә туктады? Ни өчен шулай дип уйлыйсың? Шушы аваз азакта ишетелгән ике сүз әйт.

– 4 нче уенчы барабанны әйләндерә. Ук кайсы хәрефкә туктады? Ул аваз ничек атала? Шушы аваз сүзнең башында һәм азагында ишетелгән ике сүз әйт.

– Рәхмәт, балалар. Хәрефләрне һәм авазларны сез ничек әйбәт беләсез икән! Ә хәзер реклама. (Көй уйнап тора.)

«Кем җитез?» дигән хәрәкәтле уен  

II тур (дүрт уенчы чыга).

 

 

Тәрбияче. Балалар, табло янына рәхим итегез. Таблоны ачканчы, сез табышмакларга җавап бирергә тиеш буласыз.

– 1 нче уенчыбыз сул яктан беренче тәрәзәчекне ача. Табышмак мондый:

Кызыл кызы җир эчендә,

Чәчләре – җир өстендә. (Кишер)

– 2 нче уенчыбыз уңнан икенче тәрәзәчекне ача. Табышмак мондый:

Үзе – бер бөртек, эче – мең бөртек.

Башы – җирдә, койрыгы – коймада. (Кабак)

– 3 нче уенчыбыз сул яктан икенче тәрәзәчекне ача. Табышмак мондый:

Эсселәгән саен

Кат-кат тун кия. (Кәбестә)

– 4 нче уенчыбыз уң яктан беренче тәрәзәчекне ача. Табышмак мондый:

Тәрәзәсе юк, ишеге юк.

Эче тулы халык. (Кыяр)

Тәрбияче. Балалар, игътибар итегез әле, сез чишкән табышмакларның җавабы нинди хәрефтән башлана? (К хәрефе.)

– Менә нинди тәмле, файдалы икән бу хәреф. Рәзилә шагыйрь Роберт абыегыз Миңнуллинның бу хәрефкә багышлап язган бик матур шигырен өйрәнгән. Әйдәгез, аны тыңлап китик.

«К»лар тулган бакчага

Бу бакчага ни булган?

Бакча «к» белән тулган:

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак…

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

Тәрбияче. Ә хәзер реклама. (Көй уйнап тора.)

Хәрәкәтле уен. Кайсы карандашның төсендә [к] авазы бар? Шул карандашларны җыябыз.

III тур (дүрт уенчы чыга).

Тәрбияче. Балалар, бу турда сезгә крассворд-табышмак чишәргә туры киләчәк. Җавапны фишкалар белән шакмаклар эченә язарга кирәк. Сузык авазларны кызыл төстәге фишка белән, ә тартык авазларны зәңгәр төстәге фишка белән язасыз. Игътибарлы булыгыз!

  1. Канаты бар үзе оча, әмма самолет түгел.
  2. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

  1. Энәле бүрек бара,

Тота алсаң, тотып кара.

 

  1. Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри, ит белән сыйлый.

 

 

Тәрбияче. Афәрин, рәхмәт сезгә, балалар! Бүген сез минем сорауларга матур, төгәл җавап бирдегез. Бүген сез, балалар – «Могҗизалар кыры» уенының  җиңүчеләре.

Бүләкләрне чыгарыгыз! Миннән бүләк – машина.

Ә хәзер машина ачкычын тапшырырга рөхсәт итегез.