К, к хәрефләре, [к], [къ] авазлары
№52
(I сыйныфта татар теле дәресе)
Венира ГАДЕЛШИНА,
Бөгелмәдәге 8 нче төп мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: [к], [къ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру.
Бурычлар:
- алган белемнәрне куллана алу;
- укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, игътибарлылыкны үстерү;
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен булдыру, бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: интерактив такта, мультимедиа, презентация, табышмаклар, шигырьләр, К, к хәрефләре.
УУЭ нәтиҗәләре.
Регулятив эшчәнлек:
– укытучы укучылар белән хезмәттәшлек булдыра.
Танып белү эшчәнлеге:
– укытучы укучылар белән хезмәттәшлек булдыра.
Коммуникатив эшчәнлек:
– тыңлый белү;
– парларда аралашу күнекмәләре булдыру;
– үз фикереңне әйтә белү.
Шәхси эшчәнлек:
– укуга мотивация булдыру.
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
Универсаль укыту эшчәнлеге |
I. Оештыру өлеше
Дәрескә уңай психологик халәт тудыру. |
Укучылар белән исәнләшү, укучыларның
дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Исәнмесез, укучылар. Хәлләрегез ничек? |
Исәнмесез, Венира
Әлфритовна! Кояшлы иртә кебек. Туган телне, татар телен өйрәнергә дип килдек |
Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру
Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү |
II. Актуальләште—рү
Максат. Үткән материал буенча алган белемнәрен тикшерү Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләү сәләтләрен үстерү |
Укучылар, без үткән дәрестә нинди хәреф белән таныштык?
С хәрефеннән башланган сүзләр әйтегез, сүзләрнең схемасын төзегез. Шул сүзләр белән җөмлә төзегез.
|
Парлы эш. Сабын, Илдус, Сара, Әсма, Са-мат, Муса, сөт, сөлге, песи, сыер…
Дәфтәрләрдә сүзләрнең схемаларын төзү. Бер укучы интерактив тактада схемалар төзи. Мин сабын белән юынам. Песи сөт эчә. Сара китап ала… |
Регулятив эшчәнлек: укытучы укучылар белән хезмәттәшлек булдыра. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү |
III. Яңа тема буенча эш
Максат: [к], [къ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү, аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру. Көтелгән нәтиҗә: [к], [къ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.
|
«Уен». Укучылар хәзер мин сезгә шигырь юллары укыйм, ә сез ахыргы сүзен табып карагыз әле. (Презентация)
А) Безнең әби бик уңган, Иртүк тора йокыдан. Куллары тора уйнап, Пешереп куя … Ә) Бүген бар да мине котлый, Һәммәсе дә бирә бүләк. Әти курчак алып кайткан Әнием теккән … Б) Сандугачлар, карлыгачлар, Очып китте еракка. Торналар да ялга китте Җылы якка, … В) Әтием басуга барып, Иген ура көн саен. Бик сорагач алып кайткан Миңа да бер … Укучылар, комбайн, коймак, күлмәк, көньяк сүзләре нинди аваздан башлана? [к], [къ] авазлары бу сүзләрдә ничек әйтелә?
|
Шигырьнең ахыргы сүзләрен табып әйтәләр.
(коймак)
(күлмәк)
(көньякка)
(комбайн)
Сүзләр [к], [къ]авазларыннан башлана Коймак, комбайн сүзләрендә [къ] авазы калын әйтелә. Күлмәк, көньяк сүзләрендә [к] авазы калын әйтелә |
Коммуникатив эшчәнлек: үз фикереңне әйтә белү.
Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү.
Проблема кую, чишү |
«К» хәрефе турында шигырь юллары уку
Эшләгәндә тимерче, Кулында утлар уйный. Чүкечен бер дә куймый… Карасаң басып торышына, Охшаган «К» хәрефенә. Нинди хәреф белән танышабыз?
К хәрефе нинди аваз? К тартыгы нинди аваз? Яңгыраумы, саңгыраумы? Яңгырау пары нинди?
Әлибфа китабы белән эш. 52 нче биттәге рәсемнәрне карап сүзләрне әйтегез. Бу сүзләрне иҗекләргә бүлегез. Сүзләрнең схемаларын (транскрипция) аңлату. [к], [къ] авазлары кергән иҗекләрне, сүзләрне укыйбыз. Бу сүзләрдә [к], [къ] авзлары ничек әйтелә?
|
Без бүген К, к хәрефләре белән танышабыз К хәрефе тартык аваз [к] тартыгы саңгыру аваз Яңгырау пары [г] авазы.
Песи, сыер, рәсем. Бу сүзләр ике иҗектән тора.
Парлы эш. 1 – 3 баганадагы иҗекләрдә, сүзләрдә [къ] авазы – калын, 2 – 3 баганадагы иҗекләрдә, сүзләрдә [к]авазы нечкә әйтелә |
Коммуникатив эшчәнлек: үз фикереңне әйтә белү
Регулятив эшчәнлек: эшне эзлекле рәвештә башкарырга өйрәтү.
Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү
|
|
Ял минуты. | Физкультминутка
Куян, куян, йомшак куян, Тор йокыңнан, уян-уян! (Сузылып киереләләр) Яз аяк, кулларыңны –Ныгыт мускулларыңны. (Куллар белән берничә күнегү ясала) Иел алга, кулла – -аска, Күнегү тап – муен, башка. (Күнегүләр ясала) |
Хәрәкәтләр ясыйлар | |
IV. Кабатлау
Максат: алган белемнәрне ныгыту
Көтелгән нәтиҗә: логик фикерләү сәләтләрен үстерү. |
Укучылар, мин сезгә хәзер шигырь укыйм, ә сез [к], [къ] авазлары кергән сүзләрне истә калдырыгыз. (Презентация мультимидиада күрсәтелә.)
К хәрефен белегез, к ны дөрес әйтегез. К хәрефен кем күрде? К кайда бар, кем белде? К кайда да бар икән, Кырда, калада икән. К куян колагында, К кошлар канатында, Кем оннан камыр изә, Аннан күмәч пешерә. Кем җәй көймәдә йөзә, Көзен кәбестә кисә – Шул кеше К ны күрә
[к], [къ] авазлары кергән нинди сүзләр ишеттегез?
Бу сүзләрдә [к], [къ] авазлары ничек әйтелә?
[к], [къ] авазлары бу сүзләрдә кайсы урында ишетелә? Әлифба белән эш. «Яңа көн» текстын уку. Сүзлек эше. Мамыктай – как пух Йокыдан – проснулся Йомарламнары – снежки Киенде – оделся Йөгерде – побежал «Баскыч» уены. Шундый сүзләр уйлап табыгыз, аларда к хәрефе башта 1, 2, 3, 4, 5, 6 нчы урыннарда булсын
|
Кайда, кыр, кала, куян, кош, канат,камыр, кем, күмәч, көймә, көз, кәбестә. Кайда, кыр, кала, куян, кош, канат, камыр сүзләрендә [къ] авазы калын әйтелә. Кем, күмәч, көймә, көз, кәбестә сүзләрендә [к] авазы нечкә әйтелә. [к, къ] авазлары бу сүзләрдә сүз башында килә
Эчтән, чылбырлап уку Сүзләрне истә калдыралар, бер- берсенә әйтәләр
1 – кояш, күке, кар, куян, карга… 2 – акбур, аккош, укучы, ике, икмәк… 3 – чүкеч, шикәр, тукран, такта… 4 – төлке, кечкенә, таяк, баскыч… 5 – кабак, саескан, чиләк, күлмәк, бүрек, сарык… 6 – күзлек, курчак…
|
Коммуникатив эшчәнлек: үз фикереңне әйтә белү
Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү. Регулятив эшчәнлек: контроль Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү.
.
|
V. Йомгаклау | Мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табыгыз.
1. Туа сакаллы булып, Үсми акыллы булып. 2. Суда йөзә, күктә оча, Җирдә дә йөри. Ит белән сыйлый. 3. Ак кына, вак кына, Ак мамык сымак кына. Югала, юк була, Учта тотсаң чак кына. 4. Бөтен кешегә ярый, Бөтен кешегә көлеп карый. Бу сүзләрдә [к] авазы ничек әйтелә?
«Уен » Колак сүзендә нинди сүзләр яшеренгән? Калак, как, күк сүзләрен уңнан сулга укып карыйк әле. Яңа сүзләр ясалдымы? |
(Кәҗә)
(Каз)
(Кар)
(Кояш) Кәҗә сүзендә [к] авазы нечкә әйтелә. Каз, кар, кояш сүзләрендә [къ] авазы калын әйтелә
Ак, лак, кола, кол, олак Яңа сүзләр ясалмады |
Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый белү
Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү
Регулятив эшчәнлек: контроль |
VI. Рефлексия | Бүгенге дәрестә нинди авазлар белән таныштык?
[к], [къ] авазлары татар телендә ничек әйтелә?
Укучылар, дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, рәхмәт сезгә. Дәрес тәмам. Сау булыгыз |
Бүгенге дәрестә [к], [къ] авазлары белән таныштык.
[к], [къ] авазлары татар телендә калын, нечкә әйтелә
Сау булыгыз |