Җырлыйм туган илемне

№ 91

(Әдәби-музыкаль композиция)

Алсу ГАЛИПОВА,

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе Татнефть-школаның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Татар милли мәдәниятенә, аның үткәненә якынлаштыру аша укучыларда эстетик зәвык формалаштыру; татар халкының телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, үстерү, саклап калу;укучыларда милли үзаң, толерантлылык хисләре тәрбияләү; тарих, борынгы мәдәни мирас, татар халкының теле белән кызыксынуны үстерү. 

Кичә барышы

Алып баручы.Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Халык үз телен оста бакчачы кебек яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Һәр милләт кешесе өчен “иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, бәхетле кеше.”

Әби.(Самавыр тотып түргә әби чыга)Кызым, кызым, онытып та җибәргәнмен бит, чишмәдән су алып кайт әле. Ә мин гөбәдия бәлеше ясый торырмын.

Укучы.Хәзер, әбием. Әбием, бүген кунакка үземнең дусларымны чакырыйм әле.

Бию “Су буйлап”.

Соңыннан барлык биючеләр. Исәнмесез!

Әби.Кунаклар килгән икән. Кара әле, никадәр булышчы. Әйдәгез, узыгыз балалар, эшлибез болай булгач!

Укучы. Сәлам сезгә. Сүзебезне башладык.

Тыңлап карагыз, Туган илебез турында бер җыр яздык.

1. Картаның нәкъ уртасында

Татарстан бар, диләр.

Җырласалар, 4 миллион халкы бергә

шатланып җырлай диләр.

Татары да, урысы да,

чувашы да һәм мордвалар –

Барысы да бертугандай

матур тормыш корганнар.

Укучы. Дәүләтебезнең башында акыллы җитәкчеләр:

“Халкыбыз – иң төп байлык бит,

Кайгыртып яшик,” – диләр.

115 милләт кешесе

Тырышып хезмәт куя:

Самолётлар, вертолёт, КамАЗ чыгара

Һәм нефть таба.

Укучы.Илебездә яңайортлар һәркөнне үсеп тора,

Игенче һәм терлекчеләр илебезне туйдыра.

Укучы. Әзер, менә әзер!

Балалар. Нәрсә әзер?

Укучылар. Плакат әзер! Менә карагыз!

Укучы.  Ә.Шәрипов “Яшәсен Татарстан”

Укучы. Табигатен әйтсәм әйтим, бик матур, гүзәл булыр,

Тукаебыз мактаганча, күркәм, урман-суларга бай булыр:

“Монда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.”

Якташ Әнвәр абый Шәрипов та соклана,

“Җир җиләге тәмнәре” дигән шигырен язган.

Укучы.Ә.Шәрипов. “Җир җиләге тәмнәре”

Җир җиләкләре кызара

Июль башлары белән.

Чиләгемне тутырып кайтам

Җир җиләкләре белән.

Җир җиләге тәмнәре лә

Тәмләндерә чәйләрне.

Шуңа күрә бик яратам

Җир җиләкле җәйләрне.

Алып баручы. Борын-борын заманнардан безнең көннәргә җиткән бәйрәмнәр дә бар бит. Йә, менә сез, балалар, нинди бәйрәмнәр беләсез?

Балалар. Нәүрүз, Сабан туе.

Алып баручы. Менә тагын бер. Орчык өмәсе. Безгә әби-бабайлардан мирас булып калган. Көзләр җиткәч, хуҗа сарык йоннарын, кәнфит-шикәрләрен әзерли, гөбәдия бәлешен пешерә. Уйнап алыйк. “Башы телемдә, ахыры төендә”.

Кем эшләми – …

Эш беткәч, …

Дөньяда иң татлы нәрсә – …

Укучылар. “Шул ашамый”, “Уйнарга ярый”, “Тел”.

Алып баручы.И, бигрәк уңган балалар булдыгыз. Әйдәгез инде биеп-җырлап та алыйк.

Укучы. Тальян моңы дәшә Сабантуйга

Җилкендерә һәрбер йөрәкне

Сабантуйга дәшеп кызлар җырлый

Яңгыратып бөтен төбәкне.

Кызлар. “Мәк чәчәге” җыры

Әби. И, балалар, гөбәдия дә пешкән бит(Гөбәдия чыгара.)

Укучы. Халкым аш-суга бик оста

Үрнәк итеп куялар.

Һәр табынның түрен бизи

Безнең бәлеш бавырсаклар.

Өчпочмаклар, гөбәдия,

Чәк-чәк, пәрәмәчләре

Кыстыбыйны әйткән дә юк!

Их, коймак! Тәмле дә инде!

Укучы. Без дә сезгә алып килдек

Гөбәдия-сылуны!

Бик тырышып, төгәл итеп,

Җайлап пешерәләр аны!

Укучы. Катлам-катлам итеп салдык

Кортын, күкәй, дөгесен.

Йөземен дә җәлләмәдек,

Тик тәмле генә булсын!

Укучы. Бездә генә түгел хәзер,

Мәскәүдә дә пешерәләр.

“Бәхетле” кибетләрендә

Тиз алып бетерәләр!

Иң тәмлесе өйдә була,

Әнкәйләр бирә кисеп.

Килеп торсын һәрбер өйдә

Гөбәдияләр исе тәме!

Укучы. Сөлгеләрне сөлгеләргә ялга

Их, урарга иде җир шарын.

Күрсен иде дөнья Сабантуйлы

Татарстан дигән ил барын.

Укучы.Республикамда төп телләр татар теле һәм рус теле

Өйрәнәбез, яратып, татар телебез – туган телне!

Туган тел, дип бар шагыйрь дә үз телләрен мактаган

«Туган  телем» шигыренә Әнвәр абый Шәрипов

Кайнар хисләренсалган.