“Җыр иленең даһи патшасы син, Кабатланмас моңнар иясе!”
№47
(Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чара)
Гүзәлия МӨХӘММӘТХАНОВА,
Саба районы Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
Максат. Татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә тирән эз калдырган татар зыялысы иҗатын чагылдыру. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, аларның эстетик зәвыгын үстерү.
Үткәрү формасы: музыкаль калейдоскоп.
Кичә барышы
(Талгын гына көй яңгырый. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.)
1 нче алып баручы. Моң! Кеше күңеленнән ургылып чыгасың да, йөрәк кылларын тибрәтәсең. Нинди көч бар синдә?
2 нче алып баручы.
Татар моңсыз яши аламыни?
Татар күңеленә моң кирәк?
Тальяныңны гына сузып җибәр –
Дәррәү кушылыр аңа мең тирәк.
Бәлки, халкым тарих чоңгылыннан
Моңы белән имин үткәндер.
Шул моң аңа сынмас канат булган,
Шул моң аны татар иткәндер.
1 нче алып баручы. Борын-борын заманда ак сакаллы олуг бабаларыбыз кансыз һәм вәхшиләргә тиң шәфкатьсез ханнарны кылыч белән түгел, җыр белән, моң белән җиңгәннәр.
2 нче алып баручы. Сүз кем турында бара? Ул – кабатланмас моң иясе, легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Сарман төбәгенең асыл улы, татар сандугачы, татар эстрадасы мэтры…
1 нче алып баручы. Әйе, ул – Илһам Шакиров! Сезне «Җыр иленең даһи патшасы, кабатланмас моңнар иясе» дигән музыкаль калейдоскопта күрүебезгә без бик шат.
(И.Шакиров язмасында «Кара урман» җыры яңгырый.)
2 нче алып баручы. 1 нче сәхифәне башлыйбыз. Ул «Тормыш мизгелләре» дип атала.
1 нче алып баручы. Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.
Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыккан. 1954 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлаган, шул елда ук Казан музыка училищесына укырга кергән. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчкән һәм, аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлаган.
Аның иҗаты – үзе бер чор.
1970 елда И.Шакировка 1968–1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелгән.
1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.
2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясенә лаек булган.
2 нче алып баручы. 2 нче сәхифә – «Җырны таны!»
(«Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек», «Идел буе каеннары» һ.б. җырлардан өзекләр тәкъдим ителә.)
1 нче алып баручы. 3 нче сәхифәне дәвам иттерәбез:
«Агач гомерен билгелиләр – боҗралардан,
атның яшен билгелиләр – карап тешенә,
балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,
кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,
салган эзе, юлы белән.
Бәялиләр – карап эшенә!..
2 нче алып баручы. Әлеге шәхес турында алтын бәһале сүзләрне укып үтик: «Татар халкының нәрсәгә сәләтле икәнен кабатланмас таланты, табигать бүләк иткән моңлы-самими тавышы белән яңа катламнарда ача алды». (Гариф Ахунов)
1 нче алып баручы. «Илһам Шакиров – милли хәзинәбез». (Туфан Миңнуллин)
2 нче алып баручы. «Аның кабатланмас иҗаты әле һаман XX гасырның иң көчле, иң кркәм, иң мөлаем кайтавазы булып яңгырый». (Минтимер Шәймиев)
1 нче алып баручы. «Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән бер гаиләгә җыя». (Рөстәм Миңнеханов).
2 нче алып баручы. «Илһам Шакиров ул – моң кодрәте». (Фәрит Мөхәммәтшин).
1 нче алып баручы.
Биек-биек таулар бар,
Тау башында таллар бар;
Тау башында таллар булып
Калкып чыккан җаннар бар.
2 нче алып баручы.
Биек-биек таулар бар,
Тау башында ташлар бар;
Өсләренә таш яуса да,
Иелмәгән башлар бар.
1 нче алып баручы.
Биек-биек таулар бар,
Тау башында җилләр бар;
Җил-давылда егылмаслык
Илдә әле ирләр бар,
Шөкер, андый ирләр бар!
2 нче алып баручы.
Тау өстендә наратлар
Җилләрдә чайкалалар.
Очлары белән күкләргә
Нидер язмак булалар?
1 нче алып баручы.
Бөркетләр узышып яулый
Күкнең яңа катларын.
Янәсе, киң офык күрсен
Хакимлек канатларын!
2 нче алып баручы.
Төнге күктән күп йолдызлар
Атыла яна-яна.
Биектәнрәк төшкәне
Күзләргә сеңеп кала.
1 нче алып баручы.
Кеше дә үрләмәкче гел…
Ә рухының үз күге.
Кылган игелеге белән
Үлчәнә биеклеге.
2 нче алып баручы. Безне «Асыл якның – асыл улы» сәхифәсе көтә.
1 нче алып баручы. Репертуарында татар халык җырлары, классик әсәрләр (арияләр, романслар) һәм заманча татар эстрадасы җырлары белән беррәттән казах, үзбәк, азәрбайҗан, каракалпак, башкорт милли музыка әсәрләре дә бар.
Гомумән, Иәһам Шакиров – чын мәгънәсендә, легенда, мәшһүр татар җырчысы, татар халкы горурлыгы.
2 нче алып баручы. Тукай районы Яңа Бүләк авылындагы чишмә төзекләндерелеп, аңа Илһам Шакиров исеме бирелде. Туган авылында урнашкан музей-йорты да эшли.
1 нче алып баручы. Галим Дамир Гарифуллин Илһам Шакировның шәҗәрәсен һәм нәсел агачын төзеде.Ул аның атасы ягыннан сигез буын бабасын ачыклый алган.
2 нче алып баручы.
Илһам Шакиров!
«Моң иясе бул!» – дип, халык үзе
Мирас иткән аңа моңнарны!
1 нче алып баручы.
Татар моңы кебек мәңгелек ул,
Халкым кебек мәңге үлемсез!
2 нче алып баручы.
Җыр иленең даһи патшасы син,
Кабатланмас моңнар иясе!
Бармы синең кебек берәрсе?!
1 нче алып баручы. Бүгенге кичәне Батулла сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
«Халкыбызның өч Тукае бардыр:
Беренчесе – Тукай үзе.
Икенчесе – Сәйдәш.
Өченчесе ул – Илһам!»
2 нче алып баручы. Илһам аганың гомере! Беренче эш көненнән алып 65 ел даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән гомер. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора.
Бу – Илһам авазы…
Бу – Илһам җыры…
Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы!..
1 нче алып баручы.
Мин яратам сине,Татарстан,
Туган халкым өчен яратам.
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Илһамнарың өчен яратам.
(Кичә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән тәмамлана.)