Җылы сүз — җан азыгы

№ 121

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен театральләшкән күренеш)

Минзилә МОГЫЙНОВА,

Лениногорск шәhәренең 10 нчы балалар бакчасы югары квалификациякатегорияле тәрбиячесе

Максат:халкыбызның әхлакый сыйфатлары: кунакчыллык, пакълек,чисталык,дуслык кебек матур гадатләргә ихтирам тәрбияләү.

Катнашалар:

Әби, әни, шәһәр кызы Алия; авыл кызлары: Айсылу, Ләйсән һәм   авыл балалары.

Залның түрендә татар халык бизәкләре белән бизәлгән йорт эче әзерләнә. Чигүле мендәрләр, матур сөлгеләр бу йортта чисталык, пөхтәлек икәнен күрсәтеп тора. Ишек алдында коймалар, койма башында чуеннар,чүлмәкләр эленеп тора,бакчада, түтәлдә чәчәкләр.

Залга шәһәрчә киенгән хатын һәм кыз бала керә.Кызның чәче тузган, бите шоколадка буялган, авызында кәнфит.

Хатын :Әни, әни дим.Син кайда?

(пәрдә артыннан әби чыга)

Әби: И,и ,кызым оныгым белән кайткан икән, әйдәгез, әйдә, исәнме кызым,исәнме бәбкәчем.

Хатын:Исәнме әни!(кызына) дәш әбиеңә.

Кыз Алия: Привет, әбийка!

Әби: Привет дигәне нәрсә була соң инде,кил әле, бәбкәм, кил әле, күз нурым, кочаклыйм әле бер.

Хатын: Әни, аннары кочакланышырга өлгерерсез. Мин ашыгам. Сиңа кайтардым, садиклары эшләми,мин эштә, папасы тоже эштә. Аны карарга кеше юк, менә әйберләре.

Әби:Кызым, тукта инде, чәй эчәрбез, коймакта пешкән.

Хатын: Юк-юк, әни, киттем,ярар садиклары ачылгач, кайтып алырбыз. Сау бул, әни. Пока, кызым.(китә)

Әби: И, и, әйдә, кызым Алия, синең белән чәй эчеп алыйк, хәзер әзерлим.

(кыз караватка менеп китә, мендәрләрне ишә.)

Әби:Кызым, кил, үскәнем, чәй әзер, башта, әйдә, битеңне кулыңны юыйк, ашарга утырганчы кулларны юарга кирәк.Юлда пычыранган.

Кыз Алия: Юк, ул пычырак түгел, шо-ко-лад. Кулым чиста менә кара. Пычрак булса, ни була тагын?

(Өстәл янына килеп утыра, коймак ала, чәй эчә бик ямьсез итеп.)

Әби: Утыр, балам, ашарга,

Түгеп, чәчеп, ашама.

Матур утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгыңны койма,

Аяк астына ташлама.

(кыз ашап бетермичә китә)

Әби: Кызым, башта ашап бетер, аннары кулыңны ю, соңыннан уйнарсың.

Кыз Алия : Ә миңа болай да әйбәт.

Музыка кабыза, сикерә, әби аптырап урамга ишекалдына чыгып утыра.

Әби: Менә җитте заманалар,эш, дөнья куу, балаларга бөтенләй дә игътибар юк.

(Күрше кызлары Айсылу белән Ләйсән керә.)

Айсылу: Исәнме, әбекәй!

Ләйсән: Исәнме, әбекәй!

Әби: Исәнмесез кызларым.

Айсылу: Хәлләрең ничек әбекәй? Берәр эшең бармы әллә?. Ник болай боегып утырасың?

Әби: Менә шәһәрдән оныгым кайтты.

Ләйсән : Шулаймыни ! Ә кайда соң ул?

Әби: Өйдә.

Айсылу : Әби, әйдә без аның белән танышыйк, бергә уйныйк.

Әби: Әйдәгез, балалар, өйгә керик.

(Өйгә керәләр, кыз аяк киемнәре белән ничек яткан шулай йокыга киткән.)

Ләйсән:Әби, бәй, бу нинди шапшак кыз?

Әби: Кызыма игътибар әзерәк булгандыр, юлда озын, ерак, аргандыр.

Айсылу: һай-һай, бу юлда арганга гына охшамаган, бите белән җир сөргән.

Әби: Кызым, тор вакытлы-вакытсыз йоклап ятма,әнә күрше кызлары кергәннәр,синең белән танышырга.

Ләйсән: Исәнме, әйдә таныш булыйк.Минем исемем Ләйсән. Ә синең исемең ничек?

Кыз Алия: Аля!

Әби: Кызым, матур итеп әйт инде, Алия диген.

Айсылу: Ә минем исемем Айсылу, әйдә бергә дуслашыйк!

Кыз:(аптырап) Дуслашыйк дисеңме?Минем бер дә дуслашканым юк, минем белән дус булырга теләүче дә юк. Ә син….

Айсылу: Әйе,әйе без сиңа дус булабыз,тик бер шарт белән.Иң элек син юынып, матур итеп, киенергә тиеш.

Әби: Әйе шул, кызым,кызлар дөрес әйтәләр,әйдә битеңне, кулыңны юыйк, чәчләреңне дә җыеп куйик.

Ләйсән: Айсылу  бу Алияне тәртипкә, әдәпкә өйрәтәлсәк без синең белән зур эш башкарабыз бит дустым.

Айсылу: Шулай шул, болай ул бердә начар кызга охшамаган.Бәлкем безнең дуслык ярдәм итәр.

Ләйсән: Менә мин бер шигырь сөйләп китим әле.

“Безнең Ләлә” (Зыя Мансур).

Әби һәм кыз чыга. Әби: Менә булды.

Айсылу: Сине танырлык та түгел бит, ай-һай матур кыз булгансың!

Әби: Балакайларым, әйдәгез күршедәге малайлар кызларны чакырып кич утырыйк. Тик беләсезме, мин нәрсә уйлыйм: бүген без” Әдәп төбе матур гадәт”дигән кичә ясыйк.

Ләйсән: И әбекәй бигрәк яхшы сүз әйттең.

Айсылу: Мин бик риза,әле безгә дә күп нәрсәне белергә, искә төшерергә кирәк.Мин хәзер барсын да дәшәм,ә сез өйләрне җыештыра торыгыз.

Алия: Ә мин нәрсә эшлим? Мин бит бер нәрсә дә белмим.

Әби: Кызым, бер дә кайгырма. Бу кызлар сиңа барсын өйрәтерләр, син тыңлап кына тор.Әйдә өйләрне җыештырабыз.

Ләйсән: Әби, әнә песиең битен юа,песи битен юса, кунак килә.

(Өйләрне җыештыралар,шаулашып кызлар, малайлар керәләр.)

1кыз: Исәнмесез, керергә ярыймы?

Ләйсән: Исәнмесез, рәхим итегез, түргә узыгыз.

2 кыз: Тормышыгыз гүзәл булсын!

3кыз:Ерак җирне якын итеп хәл белергә киләбез.

4 кыз: Менә сезгә күчтәнәч.

5 кыз: Күчтәнәч бар миндә дә.

1 малай: Минем дә әни сезгә күчтәнәч җибәрде.

Әби: Безнең татар халкы күчтәнәчсез йөрми.Әйдәгез әле түрдән узыгыз,алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем, яхшы сүз әйткән өчен рәхмәт сезгә.Яхшы сүз- татлысүз, язгы кояш кебек җанымны җылытып җибәрде әле.

Балакайларым, килүегез өчен бик зур рәхмәт.Менә минем оныгым Алия шәһәрдән ялга кайтты, таныш булыгыз. Әйдәгез, танышу хөрмәтенә берне уйнап җырлап алыйк.

“Бегә-бергә“уенлы җыр.

Әби:Кызларым, улларым минем,бүген без сезнең белән әдәплелек һәм матур гадәтләр турында сөйләшеп алырбыз.Менә минем оныгым сезне бик яхшылап тыңлап,бар нәрсәне истә калдырыр.Сез ризамы?

1 кыз: Ярар,ярар әби, без бик риза, белгән нәрсәне өйрәтербез.

Нияз: Ярар, ярар әби, мин дә күп беләм.Ничек исәнләшергә,ничек автобуста үз-үзеңне тотарга,ничек табын янында утырырга….

Айсылу:Ай-һай, Нияз, син һаманда мактанасың.Дөрес эшлисеңме? Тыйнак булырга кирәк.Мактану үзе бер начар гадәт.

Нияз: Зинһар гафу итегез,онытып җибәргәнмен.

1 кыз: Кызлар, болай утырып эш чыкмас,конфет ашап теш чыкмас.Әйдәгез әле, мәкальләр әйтеп уйныйк.Кем белә икән? Беренчесен үземәйтәм.

1 Кеше дуслары белән көчле.

2Ипи тоз,якты йөз.

3Рәхмәт кемгә дә рәхәт.

4 Җылы сүз-җан азыгы.

5 Агач җимеше белән, кеше эше белән матур.

6 Үзеңне үзең мактама,кеше сине мактасын.

7 Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Әби: Ашның тәме тоз белән, кешенең кадере сүз белән.

Алия: Мөмкин булса миндә сезгә бер уен тәкъдим итәм, кем нәрсә ярата.

” Кем нәрсә ярата” уены.

Әби: Мин менә шундый акыллы тәүфыйклы балаларны яратам.Йөзләрегездән, сүзләрегездән ничек җылы нур сибелә!Гел шулай бер-берегезгә игътибарлы булыгыз!

Әби: Менә булдырдыгыз, балакайларым!

Ләйсән: Минем дә яраткан уеным бар ул”Капка “ дип атала. Без Ләйсәнбелән сораулар бирәбез, ә сез җавап бирерсез.

Капка уены.Әнисә көенә балалар капка аша чыгалар, 1 куплетка бер бала капкада кала.

1 нче сорау: Ашарга утырганчы нәрсә эшлиләр?(кул юалар)

2 нче сорау: Татар халкының иң күркәм сыйфатлары?(кунакчыллык, чисталык, пөхтәлек)

3 нче сорау: Безнең татар халкы кунакны нинди милли ризыклар белән сыйлый?(бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, бавырсак, гөбәдия)

Әби: Карагыз әле, балалар, тәрәзә каршына саескан килгән,саесканкунак килүен хәбәр итә. Әйдәгез әле шушы өстәлләрне кунаклар килүенә әзерлик. Сандыгымда ашъяулыклар, кәсәләр, чынаяклар, өстәлдә күчтәнәчләр бар.

“ Өстәл әзерләү”

Ләйсән: Әби, табыннар әзер, тик нәрсәдер җитми кебек.

Алия:Чәчәкләр җитми.

Әби: Дөрес, кызым, кунакны ямьле табыннар корып, тәмле сүзләр әйтеп каршы алабыз. Менә минем бакчамда матур-матур чәчәкләр үсә.Бер чәчәккә бер матур сүз әйтеп өстәлләрдәге вазаларга куйик әле.Чәчәкләр табынга тагын да ямь бирер.

Рөхсәт итегез, зинһар гафу итегез, үтенәм сездән, түрдән үтегез, мин сезнең килүегезгә бик шат, хәерле иртә, рәхим итегез, хәерле көн, бик зур рәхмәт сезгә.

Әби: Тылсымлы сүзләр бик күп әйттегез, болай булгач, бу чәчәкләр озак шиңмәс, суы шифалы булыр.

Алия: Исәнмесез, дип каршы алам

Сау булыгыз дип озатып калам.

Гафу итегезне дә әйтәм,

Әдәпле булып китәм.

Әдәп төбе яхшы гадәт дип,

Халык белми әйтмәгән.

Дусларым бик зур рәхмәт сезгә!

Ләйсән: Дуслар килегез тизрәк

Ясыйк матур түгәрәк.

Барчабыз яраткан бу җырны,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

“ Кунаклар” җыры. (Җыр вакытында экранда татар халык ашлары күрсәтелә.)

Әби: Балалар, әйтегез әле, миңа шушы табыннарга кемнәрне дәшәргә кирәк?

Балалар: Килгән кунакларны. Олылардан алда табынга утырмыйлар.

Нияз: Безнең халык кунакчыл,

Якты чырай, такта чәй дип.

Каршы ала кунакны,

Ата-баба гадәтләрен,

Бездә дәвам итәрбез.

Әйдәгез табынга үтегез көтәбез!

Айсылу: Чәйләрегез тәмле булсын!

Әби: Әйдәгез, әйдә, безнең табын әзер. Гөрләшеп чәй эчеп алыйк.                                                                        (Бәйрәм табын янында , чәй табыны артында дәвам итә).