Җылы киез итекләр…

№40

(А. Алишның «Куян кызы» әкиятенә нигезләнеп төзелгән чара үрнәге. Татар төркеме. V сыйныф)

 

Рәзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: балаларда татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү.

Беренче күренеш

Кышкы урман. Почмакта куяннарның өе. Сәхнәдә Куян һәм Куянның кызы.

Автор. Бер куянның үзе төсле соры, зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Куян. И, кызым, мин сине бик яратам.

Куян кызы. Әнием, мин дә сине бик яратам.

Куян. Кара әле, кызым, мин сиңа өр-яңа киез итекләр алдым.

Куян кызы (шатланып). И-и, әнием, бик зур рәхмәт сиңа!

Куян. Мә, бәбкәм, ки, аякларың туңмасын, сызламасын!

Куян кызы. Әни, мин синең бу бүләгеңә бик шатмын (итекләрен идәнгә утырып к,. әнисе булыша).

Әни куян чыгып китә. Куян кызы куян балаларын чакыра. Куян балалары керә.

Беренче куян баласы. Итекләрең матур икән!

Икенче куян баласы. Яңа икән!

Өченче куян баласы. Килешә икән!

Куян кызы (мактанып). Миңа әни алып бирде!

Бию көе уйный. Куян балалары бии башлый.

Куян кызы. Мин бу итекләргә өйрәнмәгән шул! Туйдым, салам! (Сала. Биюен дәвам итә.)

Куян (керә). Кызым, итекләреңе ки! Аякларың сызлар! (Чыгып китә.)

Куян кызы итекләрен кия. Калган куян балаларының биюенә кушыла. Бераздан егыла. Музыка туктый.

Куян балалары. Нәрсә булды?

Куян кызы. Ай-яй-яй! Аякларым авырта! (Кычкырып елый.)

Куян балалары. Хәзер әниеңне чакырабыз!

Куян йөгереп чыга. Куян балалары чыгып китәләр.

Куян. Кызым, кызым, нәрсә булды?

Куян кызы. Ай-яй-яй, әнием, аякларым авырта-а-а-а! (Елый.)

Куян. Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларың шешкән бит! Эх, хәзер нишләргә инде?

Куян кызына торырга ярдәм итә. Өйләренә алып китә. Музыка уйный башлый. Тиен керә. Җырлый.

Тиен

Агачлардан агачларга

Сикерергә яратам.

Ябалактан бик куркам.

Аны күрсәм тиз качам.

Чикләвек, гөмбә җыеп,

Кыш буе мин сыйланам.

Сызгырып та җибәрсәм,

Бар урманны яңгыратам.

Куян керә. Тиен куянны күрә.

Тиен. Ник моңаясың, куянкай? Ник кайгырасың?

Куян. Ничек кайгырмыйсың инде… Кызыма, йолдызыма җылы итекләр алып биргән идем. Ул аларны салып ташлаган. Карда, бозда яланаяк йөгереп йөргән. Хәзер инде аяклары авырта.

Тиен. Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңнының аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен доктор Айболитка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк.

Куян. Әйе шул, аның турында ишеткәнем бар минем, ләкин мин бит аның кайда торганын белмим.

Тиен. Әйдә, кызыңны алыйк та аның янына барыйк. Доктор Айболит өенә мин сезне үзем алып барам.

Куян. И рәхмәт яугыры. Хәзер, хәзер кызымны чакырам. Кызым, кызым…

Кызын алып чыга. Куян кызы аксый. Әкрен музыка уйный. Доктор Айболитка китәләр.

Автор. Куян үзенең кызы белән доктор Айболитка китә. Тиен аларга юл күрсәтә.

Икенче күренеш

Доктор Айболитның өе. Аю, бүре чират көтеп утыралар. Айболит керә.

Айболит. Сиңа нәрсә булды, аюкай?

Аю. Минем эчем авырта.

Айболит. Нәрсә ашадың?

Аю. Мин бал бик күп ашадым.

Айболит. Хәзер дару бирермен. (Бүрегә карый.) Ә сиңа нәрсә булды, бүрекәй?

Бүре. У-у-у-у… Минем тешем авырта!

Айболит. Сиңа да булышырмын.

Куян баласы белән керә. Айболит аларны күрә. Куян елый.

Айболит. Исәнмесез, куянкайлар. Сезгә нәрсә булды?

Куян. Менә минем кызымның аяклары авырта.

Айболит. Минем эшем күп. Күрәсезме, урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгән, ләкин мин балаларны чиратсыз карыйм. Әйдәгез, якынрак килегез.

Куян кызы (әнисе артына качып). Ай-яй-яй, мин куркам.

Айболит. Курыкма, курыкма. Әйдә, сөйлә, нәрсә булды сиңа?

Куян кызы (үкси-үкси). Әни миңа итекләр алып бирде. Ә мин аларны салып ташладым. Боздан, кардан яланаяк йөрдем. Менә хәзер аякларым авырта. (Кычкырып елый.)

Айболит. Менә шулай була инде ул, әнине тыңламагач. Кая, кая карыйм әле.

Куян кызы утыра. Айболит аның аягын карый башлый.

Куян кызы.Авырта-а-а-а…

Айболит. Хәзер аягыңа дару сөртәм. (Сөртә.) Менә шулай. Булды. Аягың төзәлгәч, киез итекләреңе салма, әниеңнең сүзне тыңла. Тагын начар хәлгә калма.

Куян баласы. Рәхмәт сезгә. Әниемнең сүзен тыңлармын.

Куян. Рәхмәт инде сезгә. Саубулыгыз.

Автор. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер һәрвакыт әнисенең сүзен тыңлый, яңа киез итекләрен бер дә салмый киеп йөри икән.