Җөмләнең баш кисәкләре

№47

(Рус төркеме. VIII сыйныф)

Гөлчәчәк МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 32 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1) җөмләнең баш кисәкләрен аера белергә өйрәтү;

2) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

3) диалогик сөйләмне үстерү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек, тестлар, карточкалар, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру

II. Белемнәрне актуальләштерү (яңа материалны өйрәтү)

1. Фонетик зарядка.

– Татар телендә г хәрефе ничә аваз белдерә? Нинди авазлар?

Татар телендә к хәрефе ничә аваз белдерә? Нинди авазлар? (Нечкә к, г һәм калын къ, гъ авазлары.)

Әйдәгез [къ], [гъ] авазлары булган сүзләрне минем арттан кабатлагыз.

табигать                                                  матурлык

кыргый                                                      акыл

агач                                                           кырмыска

ягу                                                              саклау

шөгыльләнү                                               кыр

– Тәкъдим ителгән сүзләрне кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзегез.

2. Сүзлек белән эш (тест үтәү).

Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

1) тыюлык

а) заповедник      б) гора       в) озеро

2) кешелек

а) дети                 б) человек           в) человечество

3) тәэсир итә

а) показывает      б) действует        в) нарисует

4) янгын

а) свет                  б) гора                          в) пожар

Тыелган урын, ут сүзләренең синонимнарын билгеләгез?

Сез нинди тыюлыклар беләсез? (Идел-Кама тыюлыгы.)

3. Кроссворд чишү.

1) Иң җылы ел фасылы?

2) Җәйдән соңгы ел фасылы?

3) Җәй көне табигать нинди?

4) Бал кортлары нәрсә җыя?

5) Балны нәрсәдән җыялар?

Нәрсә ул җөмлә? (Җөмлә тәмамланган фикерне белдерә, сүзләрдән төзелә.)

Хәзер тәкъдим ителгән схемалар буенча бүген өйрәнгән сүзләр белән 23 җөмлә төзеп карыйк әле.

1) __________ _________.

2) __________ _________ _________.

Җөмләләрне нәрсә ярдәмендә төзедек? (Сүзләр.)

Ә җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек атыйлар? (Җөмлә кисәкләре.)

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез?

4. Яңа теманы аңлату (мисаллар ярдәмендә).

Кеше үзенә кирәк әйберләрне табигатьтән ала.

Кем турында сүз бара?

Кеше сүзе нинди сорауга җавап бирә?

Кайсы килештә килгән?

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Ул (урман)табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә.

Кем турында сүз бара?

Ул сүзе нинди сорауга җавап бирә?

Кайсы килештә килгән?

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кеше, ул сүзләре нинди җөмлә кисәкләре? Ничә сызык сызабыз?

Әйдәгез кагыйдә чыгарабыз. Кем әйтеп карый? (Ия баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.)

Таблицадагы кагыйдәне укыгыз.

(Җөмләләр тәкъдим ителә.)

•        Табигать төрле заралы радиоактив матдәләр белән агулана.

•        Урманда һава чип-чиста.

•        Урман − кешенең якын дусты.

(Җөмләләр буенча биремнәр.)

Иясен табыгыз. Нинди сорауга җавап бирә?

Нинди килештә килгән?

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Җөмләдә табигать турында нәрсә хәбәр ителә?

Нинди сорауга җавап бирә?

Нинди сүз төркеме белән белдерелә?

Бу сүз җөмләнең нинди кисәге?

Астына ничә сызык сызабыз?

Димәк, кагыйдә чыгарабыз. (Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган кисәге хәбәр дип атала. Хәбәр нишлә, нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. Хәбәрнең астына 2 сызык сызыла.)

Таблицадагы кагыйдәне укыгыз.

Сүзләрдән җөмләләр төзеп укыгыз.

•        Барабыз, иртәгә, без, урманга.

•        Яши, елгаларда, балыклар, күлләрдә, һәм.

•        Ия белән хәбәрне табып әйтегез.

Ә хәзер ия белән хәбәрне төшереп калдырып укыгыз.

Җөмлә килеп чыгамы?

Шулай булгач, ия белән хәбәрне җөмләнең нинди кисәкләре дип атарбыз?

III. Материалны ныгыту

1. Карточкалар белән эш.

Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табыгыз, сорауларын һәм сүз төркемнәрен әйтегез.

•        Миңа тырыш кешеләр ошый.

•        Әкрен генә таң ата.

•        Алар тырышып укыйлар.

•        Бакчада алмагачлар үсә.

•        Төн бераз салкын.

•        Урман үзенең матурлыгы, гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә.

•        Урманда кошлар, җәнлекләр яши.

•        Без туган ягыбыз табигате турында кичә үткәрдек.

•        Сез дару үләннәре турында сөйләдегез.

•        Бүген кешелек зур куркыныч алдында тора.

•        Әни бакчада суган, кишер утырта.

•        Кешеләр алдагы буыннар турында кайгырта.

•        Җир шарында барлык кешеләр дә табигатьне саклау турында уйлыйлар.

2. Тактада эш (җөмләләр тәкъдим ителә).

•        Табигать ул – әйләнә-тирә.

•        Урман ул – кислород чишмәсе.

•        Тукран – урман докторы.

•        Әтием – урманчы.

Ия белән хәбәрне билгеләгез.

Ни өчен сызык куела? (В татарском языке, как и в русском, в том случае, если подлежащее, и сказуемое в предложении выражены именами существительными и частями речи, близкими к существительным (местоимением, именем действия) в иментельном падеже, между ними ставится тире.)

Ә хәзер бу җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре һәм кайда булырга тиеш әйтегез. Ни өчен?

•        Без табигать балалары.

•        Көз үзенә бер матур, гүзәл фасыл.

•        Дөньяда иң зур күл Каспий диңгезе.

•        Акулалар иң борынгы балыклар.

3. Китап белән эш.

– Дәреслектәге «Урман» текстын табыгыз, укыгыз, җөмләләрнең ия белән хәбәрен табыгыз.

– Урман кыргый хайваннарга, кошларга нәрсә бирә?

– Идел-Кама тыюлыгында балык тотарга ярыймы?

– Урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (Учак ягарга, агачларны сындырырга, чүпләргә…)

4. Диалогларга төшеп калган репликаларны куегыз.

Сиңа кышкы урман ошыймы?

– …

– Ни өчен?

– … (Мин чаңгыда йөрим, урманда һава чип-чиста.)

– Урманда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

– …

− Ә хәзер үзегез урман турында диалог төзеп карагыз.

Сәламләү

Сорау

Җавап

Сорау

Җавап

5. Дәфтәрләрдә эш.

– Җөмләләрне укыгыз һәм күчереп языгыз.

1) Кояш кыздыра. (Греет солнце.)

2) Бакчада алмалар өлгерә. (В саду созревают яблоки.)

3) Кыңгырау шалтырады. (Прозвенел звонок.)

4) Тиздән дәрес башланыр. (Скоро начнется урок.)

Бу җөмләләрдә ия белән хәбәр ничек урнашканнар? (Татар телендә ия, гадәттә, хәбәрдән алда урнаша, ә хәбәр җөмлә ахырында килә.)

6. Тест

1) Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләгез.

а) ия

б) хәбәр

в) ия, хәбәр

г) аергыч

2. Иянең сорауларын билгеләгез.

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) ничә? ничәнче?

г) нишлә? нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк?

3. Хәбәрнең сорауларын билгеләгез.

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) ничә? ничәнче?

г) нишлә? нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк?

4. «Бакчада кызыл миләшләр үсә.» җөмләсендә ияне билгеләгез.

а) бакчада

б) кызыл

в) миләшләр

г) үсә

5. Татар телендә хәбәр, гадәттә, җөмләнең кайсы урынында килә?

а) җөмлә башында

б) җөмлә уртасында

в) җөмлә ахырында

Үзбәя

Тестларны партадшыгыз белән алышыгыз, бергәләп тикшерәбез.

►      5 дөрес җавап – «5»ле

►      4 дөрес җавап – «4»ле

►      3 дөрес җавап – «3»ле

IV. Йомгаклау

– Иянең, хәбәрнең сорауларын әйтегез

– Нинди сүз төркемнәре белән белдереләләр?

– Җөмләнең кайсы урынында киләләр, ничек сызабыз?

1. Билгеләр кую.

2. Өйгә эш.

И. Шишкинның «Нарат урманында бер иртә» картинасы буенча 5 җөмлә языгыз, ия һәм хәбәрләрен табыгыз һәм асларына сызыгыз.