Йорт хайваннары

№ 135

Әнисә ХАДИУЛЛИНА,

Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбе I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф 1 нче сыйныф
Предмет Әдәби уку  ( 1Б сыйныфы) 
Дәреслек Р.З.Хәйдарова,Н.Г.Галиева”Күңелле татар теле”.Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан,”Татармультфильм”нәшрияты, 2012.

 

Тема Йорт хайваннары

(7 нче дәрес)

Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Шәхескә кагылышлы:  укучыларда хайваннарга карата ярату хисен уяту;

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: сорауларга аңлап җавап бирә белү,үзләштергән белемнәрне куллана белү;

Коммуникатив УУГ: башкаларны тыңлый белү,фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү,сорауларга җавап бирә белү ;

Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү,

Предмет буенча:

йорт хайваннарының нәрсә яратканы турында  әйтергә өйрәнү;

йорт хайваннарының кайда яшәвен, файдасын, балаларын, балаларның хайваннарны яратуын  әйтә белү һәм нәрсә? соравына җавап бирүгә басым ясау;

тема буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый , дөрес куллана белү ; диалог (укытучы һәм укучы,укучы-укучы)  һәм монолог төзи белү, ,

 

 Дәрес тибы Яңа тема (сүзләр) өйрәнү дәресе
Төп төшенчәләр Печән, сөяк, ботка
Предметара  бәйләнеш Әйләнә-тирә  дөнья
Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда,индивидуаль
Җиһазлау Презентация, рәсемнәр, интерактив такта, Шәвәли-кунак, “серле таяк”

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
I.Оештыру

Мотивлаш-тыру

 

 

Дәреснеоештыру. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Бүген безнең дәрескә – Шәвәли кунакка килде. Ул татарча бик яхшы белә, сезнең белемне дә тикшерә. Әйдәгез укучылар үзебез белән таныштырыйк. Укучылардан хәлләрен сорау, кунаклар белән  таныштыру. (фронталь)

 

 

Сыйныф эшкә әзерләнә.

(укытучыны сәламлиләр

укучыларбер-берсенең хәлләрен сорыйлар,сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

Шәхескә кагылышлы: укытучыны һәм сыйныфташларыңны хөрмәт  итү ;

Регулятив УУГ:

эшчәнлекне оештыра белү

II.Белемнәрне актуальләштерү

 

Рәсемнәргә карап,үткән дәрес материалларын  искә төшерү,үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

Укучылар, Шәвәли ни өчен кулы белән тактадагы рәсемнәргә күрсәтә?

1.Йорт хайваннары-ның исемнәрен кабатлау

Бу нәрсә? (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт)

 

2.Кагыйдәне кабатлау

(экранда)

Бу кем? Бу нәрсә?

 

 

 

 

3.Кайда яши? (интерактив такта белән эш) Сыер кайда яши? (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт)

 

 

 

 

4.Йорт хайваннарының файдасы

( рәсемнәр) Сыер нәрсә бирә?(ат, сарык, дуңгыз, песи, эт)

 

5.Физкульт-минутка

“Кызыл алма”

 

6.Йорт хайваннарының балалары Сыерның  нәрсәсе бар? (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт)

 

 

 

7.Мин йорт хайваннарын беләм Укытучы хайван рәсемнәрен күрсәтә, ә укучылар уйлап бер генә рәсемне сайларга тиеш.

Рәсемнәр: чиләктә сөт, оекбаш, казылыклар, будка, тычкан, мамык шәл, арбада йөк.

8.Мин йорт хайваннарын яратам

 

Укытучы хайваннар рәсемен күрсәтә һәм җөмләне дәвам итү өчен алмашлыкларны күрсәтә.

Мин (ат рәсеме)….

Син (сыер)…..

Ул…Без….Сез…Алар…

 

 

 

 

 

 

 

 

Рәсемнәрне карап,сорауларга җавап бирү,татар теленә генә хас кагыйдәне истә калдыру

 

 

 

 

 

 

-Бу сыер (ат, сарык, дуңгыз, песи, эт)

 

В отличии от  русского языка в татарском языке людям только задаем вопрос Это  кто?

 

 

-Сыер сарайда яши.Песи өйдә яши.һ.б. Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

 

 

Сыер сөт, ит, май, эремчек, каймак, кефир, катык, сыр бирә.һ.б.

 

 

 

 

 

 

Аның бозавы барһ.б. Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

 

 

Ат йөк ташый. Кәҗә мамык бирә. Сарык йон бирә.һ.б. (укучылар тактадагы рәсемнәрне такта янына чыгып, сайлап ала)

 

 

 

Мин ат яратам.

Син сыер яратасың.

(смайликлар)

 

 

Ул     ….ярата.

Без….. яратабыз.

Сез … яратасыз. Алар …яраталар Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә фигыльләрне өйрәнергә омтылу ;

Танып-белү УУГ:

сорауларга рәсемнәр ярдәмендә аңлап җавап бирү күнекмәсе;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,сорауларгаҗавап бирә белү;

Регулятив УУГ:

җавапларны дөресли һәм бәяли белү;

Предмет :

“Хайваннар” лексикасына караган лексик-берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау,аларны дөрес куллана белү;

 

 

 

 

 

 

III.Яңа белемнәрне формалаштыру Уку мәсьәләсен билгеләтү.

Шәвәлинең сезнең игътибарлыгыгызны тикшерәсе килә.

Укучылар, игътибар! (ПАУЗА-тыңлап аңлау)

СЫЕР  ПЕЧӘН ЯРАТА.
САРЫК ПЕЧӘН ЯРАТА.
ПЕСИ СӨТ ЯРАТА.
ЭТ СӨЯК ЯРАТА.
ДУҢГЫЗ БОТКА ЯРАТА.

Как вы думаете, о чем мы сегодня будем говорить?

 

 

Что нового узнаем?

Әйдәгез, кабатлыйбыз:

ПЕЧӘН-сено;

СӨЯК-кость;

БОТКА-каша.

Укытучы рәсемнәргә күрсәтә, ә укучылар  җавап бирергә тиеш.

(Укытучы уклар белән билгеләп бара)

 

 

Укучылар уку  мәсьәләсен фаразлыйлар

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Мы будем говорить о животных,что они любят и узнаем новые слова.

 

 

-Сыер печән ярата.

-Сарык печән ярата.

-Кәҗә печән  ярата.

-Ат печән ярата.

-Дуңгыз ботка ярата.

-Песи сөт ярата.

-Эт сөяк ярата

 

 

 

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә сүзләрне өйрәнергә омтылу ;

Танып-белү УУГ:

уку максатын аңлау;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,үз фикереңне төгәл итеп җиткерә алу;

Регулятив УУГ:

Дәреснең максатын билгеләү,укытучы ярдәмендә үз эшчәнлеген планлаштыру

Предмет:

өйрәнелгән лексиканың мәгънәсенә төшенү,җөмләләр төзи белү;

 

IV.Диалогик сөйләм күнекмәлә

рен камилләште-рү

 

Рәсемнәр нигезендә сораулар бирү,парларда эш

 

Рәсемнәр нигезендә парларда диалог төзиләр.

-Маша,сыер нәрсә ярата?

-Сыер печән ярата.Дима,ә эт нәрсә ярата?

-Эт сөяк ярата.һ.б.

 

Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә сөйләшергә

омтылу ,үзбәя;

Танып-белү УУГ:

Башка укучыларның соравын аңлау,җөмлә төзи белү;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү,үз соравыңны бирә һәм җавап бирә  белү;

Регулятив УУГ:

үзбәя,контроль;

Предмет:

“Хайваннар нәрсә ярата?”темасы буенча диалог төзи белү;

 

V.Моноло

гик сөйләмне камилләштерү

 

Төркемнәрдә эш: бирелгән эш төрләрен кулланып,бер яраткан хайваның турында хикәя төзетү.

Ребята, Шәвәли хочет услышать, что вы знаете о каждом домашним животном?

Бу нәрсә? Сыер кайда яши? Файдасы нинди? Баласы бармы? Нәрсә ярата? Син аны яратасыңмы? сорауларына җавап алу

 

 

 

1)Текст төзү (Һәр хайван турында сорап чыгу)

Укучылар, Шәвәли сезгә конвертта күчтәнәч-бирем алып килгән. Әйдәгез, карыйбыз.

2)Хайваннар турында табышмаклар

1.Үзе зур, мөгезле, имчәкле, сөт бирә. Ул нәрсә?

2.Кечкенә, мамык бирә. Ул нәрсә?

3.Зур, таза, ә ит бирә. Бу нәрсә?

4.Койрыклы, йорт саклый. Бу нәрсә?

5.Йомшак, матур, тычкан тота. Бу нәрсә?

6.Көчле, үзе йөк ташый. Бу нәрсә?

 

Төркемдә (4 кеше) хикәя төзиләр.ә бер укучы аны сөйли.

 

 

 

 

Бу сыер.Сыер сарайда яши.Сыер сөт,ит,май.эремчек,катык,сыр бирә.Аның бозавы бар.Сыер печән ярата.Мин сыер яратам.һ.б.

Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

 

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

татар телендә сөйләшергә

омтылу ,үзбәя;

Танып-белү УУГ:

Башка укучыларның соравын аңлау,җөмлә төзи белү;

Коммуникатив УУГ:

башкаларны тыңлый белү һәм җавап бирә  белү;

Регулятив УУГ:

үзбәя,контроль;

Предмет:

“Минем яраткан хайваным?”темасы буенча монолог  төзи белү;

 

 

VI.Рефлек

сия.

 

Дәрескә нәтиҗә ясау.

 

 

-Ребята, вы что нового узнали на уроке?

 

 

 

-Давайте, еще раз вспомним, что же мы знаем о животных?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-Ребята, кто вас сегодня удивил?

ВЫ СЕГОДНЯ УДИВИЛИ И ШӘВӘЛИ. ОН ВАМ ГОВОРИТ БОЛЬШОЕ СПАСИБО!

-Как вы себя оцениваете?

Үзләрен сигнал карталары ярдәмендә бәялиләр

(смайликлар)

Рәхмәт, балалар. Сау булыгыз!

 

Үз фикерләрен әйтәләр.

 

-Мы узнали,

что  любят дом.животные т.е.что едят.

 

Во-первых ,где они живут.

Во-вторых ,какую пользу они приносят.

В-третьих, в отличие от русского языка

людям только задаем вопрос  -это кто?

В-четвертых, какие у них дети.

В-пятых, как мы их любим.

В-шестых, что любят сами животные.

 

-Все удивили.

 

 

 

Уку эшчәнлеген планлаштыру

Шәхескә кагылышлы:

Эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешен билгеләү(Мин нәрсә өйрәнергә теләдем һәм нәрсә өйрәндем)

Танып-белү УУГ:

нәтиҗә ясый белү;

Коммуникатив УУГ:

Фикерләрне исбатлый белү;

Регулятив УУГ:

үзбәя,контроль;

Предмет:

Хайваннарның яраткан ризыклары  турындагы яңа сүзләрне үзләштерү,яраткан хайваның турында сөйли белү.