Йомры күмәч

№ 105

(Зурлар төркемендә сәхнәләштерелгән күренеш)

Алсу КОЗЛОВА,

Бөгелмәдәге 4 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Алып баручы.

Дөньяда яшәгән ди бер йомры күмәч.

Әшләргә яратмады,

Май һәм чүпрә ашады

Мәктәпкә җиде яшьтә

Барырга уйламады.

(Йомры күмәч йөгереп чыга.)

Йомры күмәч.

Мин шаян йомры күмәч!

Корсакта камыр бар.

Мәктәпкә бүген бармыйм,

Үземә кәләш эзлим.

Алып баручы:

Бар монда бер бака,

Кечкенә , матур бака

Бар монда бер бака,

Кечкенә , матур бака

Бака, бака, кил әле,

Биеп , биеп кит әле.

(Бака сикереп чыга)

Бака: 

Исәнме, йомры күмәч!

Мин бака — патша кызы!

Кияүгә син ал мине.

Бакылдарга сине өйрәтәм,

Черки белән ашатам.

Йомры күмәч:

Юк, бака, минем җаным!

Бакылдамым синең белән

Черкине дә ашамыйм.

Май, каймак мин яратам.

Алып баручы:

Бар монда куян кызы,

Бик матур куян кызы.

Бар монда куян кызы,

Бик матур куян кызы.

Кун, куян , кил әле!

Биеп, биеп кит әле.

(Куян кызы биеп чыга)

Куян кызы:

Саләм , җаным йомры күмәч!

Мин матур куян кызы,

Мәктәпкә барма ,дустым.

Кишер санарга сине

Бик әйбәт мин өйрәтәм.

Кәбестә синең белән

Без урлыйбыз бакчадан.

Йомры күмәч:

Юк, куян кызы. Тукта!

Яратмыйм кишер мин.

Кайтып кит син өеңә,

Ярамый бит урларга.

Алып баручы:

Бар монда зур төлке,

Зур төлке, матур төлке.

Бар монда зур төлке,

Зур төлке, матур төлке.

Төлке, төлке кил әле,

Биеп, биеп кит әле.

(Биеп, җырлап төлке чыга. Йомры күмәч авызын ачып кала.)

Төлке:

Исәнме, баллы күмәч!

Мин төлке — укытучы.

Мәктәпкә барма, җаным,

Кирәкми сиңа уку.

Сиң башлы, матур, батыр

Бик күп камыр ашадың

Җыр җырла, сиң, кадерле,

Минем майлы түгәрәк!

Йомры күмәч: (рэп)

Эй, төлке, кара миңа

Мин күмәч, минем кебек яса!

Келәттә себереп алган,

Кайнар мичтә пешергән.

Әби, бабайдан киттем,

Үземә мин кыз эзлим.

Җиде яшьтә мәктәпкә

Мин бармадым, бармадым.

Төлке:

Браво, шәп, йомры күмәч!

Түгәрәк, тәмле ипи.

Йомры күмәч:

Яратам сине, төлке!

Бул сиң минем хатыным!

Төлке:

Әйе, җаным йомры күмәч!

Утыр син минем борынга.

Кочаклыйм сине әйдә,

Без синең белән гаилә! (Күмәчне йотып алды)

Алып баручы:

Ялкау күмәч мәктәпкә бармады,

Үзенә кәләш эзләде.

Укырга уйламады.

Әкиятнең ахыры,

Кем укый — шул акыллы!