«Йолдызлар яңгыры» интеллектуаль уены

 № 174

(VI сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)

Дилбәр ФӘХРТДИНОВА,

Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы

Бу интеллектуаль уенны уку ел ахырында да, Космонавтика көненә багышлап та үткәрергә була. V һәм VI сыйныфларда география дәресләрендә астрономия фәненең нигезе бирелә. Һәм менә соңгы елларда ул кабат мәктәп программасына әйләнеп кайтты. Астрономия фәне математика, география, физика фәннәре белән тыгыз бәйләнгән. Математика, физика дәреслекләрендә астрономиягә кагылышлы бик күп мәсьәләләр бар. Интеллектуаль уенда аларны да кулланабыз.

Жюрига өлкән сыйныф укучылары чакырыла.

Максат. Укучыларның күк йөзе белән кызыксынуларын арттыру, астрономия буенча белемнәрне тирәнәйтү, табигатькә сак караш тәрбияләү.

План

1. Оештыру өлеше. Командаларга бүленү, уенның барышы белән танышу.

2. Төп өлеш. Биремнэр башкару.

3. Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү.

Уен барышы

Алып баручы. Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән.  Оча торган паласларга утырып кешеләрнең күктәге серәрне беләсе килгән. Ләкин кеше җирдэн күтәрелеп китә алмый, аны җирнең тарту көче җибәрми. Кешеләр үз алларына куйган максатларына әкренләп ирешә барганнар: башта һавага күтәрелүче шар, соңрак самолёт, ракеталар уйлап тапканнар. Ләкин әле без иксез-чикскез галәмне өйрәнелеп беткән дип әйтә алмыйбыз. Анда бик күп серләр бар әле.

Ә хәзер мин сезне «Йолдызлар яңгыры» уенына чакырам.

Менә сезнең алдыгызда кояш һәм ай рәсемнәре ята. Сез шуларны алыгыз әле. Һәм кояшлар – бер якка, айлар икенче якка бастык. Әйтегез әле, укучылар, нигә кояшны (айны) сайладыгыз?

Шулай итеп, бездщ ике команда барлыкка килде. Һәр команда үз капитанын сайлый.

Менә безнең каршыбызда – йолдызлар. (Тактада сары төстә йолдызлар ябыштырылган, аларга саннар язылган. Командалар, чиратлап, йолдыз чүпли башлый. Балларны билгеләү өчен кечкенә йолдызчыклар әзерләнә. Бирем экранга чыга. Презентация гиперссылка белән эшләнә.

Кайбер йолдызларда – музыкаль пауза: ул вакытта командалар күк җисемнәре кергән җыр башкарырга тиеш була.)

Йолдыз №1. А+Г+Ф+М+Х=5. Бу язылыш нәрсәне аңлата икән?

Бирем. Түбәндәге предметларның нәрсә өйрәнгәннәрен язарга.

 

Физика фәне Без яши торган дөньяны, андагы күренешләрне өйрәнә
Химия фәне Матдәләрне һәм аларның үзлекләрен өйрәнә
Астрономия фәне Галәм турындагы фән, күк җисемнәрен өйрәнә
Математика фәне Зурлыкларны, алар арасындагы бәйләнешне өйрәнүче фән
География фәне Җир өслеген өйрәнүче фән

 

(Командалар эшләрен жюрига тапшыралар.)

Йолдыз№ 2. Юрий Гагарин турында. Текстагы буш урыннарга саннар язарга.

Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул … нче елның … нчы мартында туа. Юрий  … нче елның … нче апрелендә «Восток» кораблендә кешелек тарихында … тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул … минут оча.

Җавап. Галәмгә очкан кешеләрне космонавтлар дип атыйлар. Юрий Алексеевич Гагарин – иң беренче космонавт. Ул 1934 нче елның 9 нчы мартында туа. Юрий 1961 нче елның 12 нче апрелендә «Восток» кораблендә кешелек тарихында беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый. Ул 108 минут оча.

Йолдыз№ 3. Музыкаль пауза. Кояш, ай, йолдыз сүзләре кергән җырның бер куплетын җырларга.

Йолдыз№ 4.Татар халык мәкальләре. Мәкальне дәвам итәргә.

Йолдызны күз бик күрә дә, … кул җитми
Ай яктыртканда, … йолдыз күренми
Кояш кермәгән өйгә, … табиб керер
Күккә төкерсәң, … битеңә төшәр
Кояш бик зур да, … аны капларга кечкенә болыт та җитә

 

Йолдыз№ 5. Планеталар турында. Сорауларга җавап бирергә.

1. Иң зур планета.

2. Иң кечкенә планета.

3. Тереклек яши торган планета.

4. Кеше исемле планеталар.

5. Җирнең табигый иярчене.

Йолдыз№ 6. Күк катламнары.

сфера …сфера …сфера … сфера … сфера

Йолдыз№ 7. Сынамышлар.

1. Кояш кызарып баеса, … (көн аяз булыр).

2. Йолдызлар сирәк булса, … (җылы һәм буран булыр).

3. Ай чалкан туса – коры була, … (башкача туса – буран була).

4. Әгәр кояш баегач һава кызарса, … (бер-ике көннән һава бозылыр).

5. Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә, … (суык булыр).

Йолдыз№ 8. Музыкаль пауза. Кояш, ай, йолдыз сүзләре кергән җырның бер куплетын җырларга.

Йолдыз№ 9. Математик мәсьәлә. (Мерзляк авторлыгындагы Математика-5 класс дәреслегеннән алынды. №38.)

Космоска беренче очышны 1961 нче елда Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин ясый. 8 ел узгач, АКШ гражданины Нейл Армстринг беренче булып Айга аяк баса. Шуннан соң 31 ел узгач, Бөтендөнья космик станциясендә беренче экипаж эшли башлый. Космонавтлар Бөтендөнья космик станциясендә ничә ел эшлиләр?

Йолдыз№ 10. Русча мәсьәлә. Мерзляк № 1136. Звездолёт «Серебряная молния» вылетел с космической станции STAR на станцию MOO. В первый час звездолёт пролетел 48,72 км, что составляло 0,56 того, что ему оставалось пролететь. Найдите расстояние между станциями.

Алып баручы. Хөрмәтле укучылар, уеныбыз ахырына якынлашты. Сүзне жюрига бирәбез. (Җиңүче комавнда билгеләнә, бүләкләр та