Җиңү өчен рәхмәт Сезгә!

 №66

(Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

  Рәзинә ХӘЙРЕТДИНОВА,

Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбе китапханәчесе

Максат. Бөек Ватан сугышы каһарманнары алдында баш ию, батырлыкларын олылау; фронтовик-язучыларның сугыш елларында язган шигырьләре аша бар халыкның фашизмга нәфрәт хисен, туган җирне дошманнардан коткару теләген балаларга җиткерү; Ватанны ярату, патриотик  хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. «Бөек Җиңүгә – 72 ел!» дигән сүзләр язылган плакат, фронтовик-шагыйрьләрнең җыентыкларыннан төзелгән «Утлы еллар авазы» дигән китап күргәзмәсе, мультимедиа, презентация, балалар ясаган рәсемнәр күргэзмәсе.

Кичә барышы

(Кичә җәйге көн күренеше белән башланып китә. Бер төркем кызлар, матур күлмәкләрен киеп, чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөри.)

1 нче кыз. И кызлар! Бүгенге көн безнең өчен бик истәлекле булачак.

2 нче кыз. Әйе шул? Бүген безнең бәйрәм. Мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына басабыз!

1 нче кыз.Кызлар, бүген ничектер көн кызу булырга охшаган. Күңелем шулай сизә.

2 нче кыз. Кояш, елмаеп, йөзебезгә, без яшәгән  Туган җиребезгә. нурларын сибә.

3 нче кыз. Имтиханнарыбызны тәмамладык. Алда безне якты киләчәк көтә, кызлар!..

(Егетләр керә.)

Егетләр. Әйдәгез әле, кызлар, барыгызны да вальс биергә чакырабыз.

(Сәхнә түрендә вальс биюе. Бию ахырында сәхнәгә бер кыз йөгереп керә. «Сугыш башланган, сугыш!» –  дип кычкырып чыгып китә.

Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителүе турындагы хәбәр җиткерелә.)

Кызлар. И харап булдык, я Аллам!

1 нче кыз. Әйттем бит мин сезгә, күңелем сизгән иде аны. (Елый.)

2 нче кыз. Кызлар, егетләр, нишлибез инде хәзер?!.

1 нче кыз. Хәлим абыем да  китәрме икән?

2 нче кыз. Нишлим инде мин хәзер? Әтиемне да алсалар, энекәшемне ничекләр тәрбияләрмен?!

(Елый, елый сәхнәдән чыгалар.)

Алып баручы. 1941 елның 22 июнь таңы. Немец-фашистлары, илебез чикләрен бозып кереп, авылларны, шәһәрләрне утка тоталар. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкынып дөрләде. Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алды: фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде.

1 нче укучы.

Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп  искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ал яктылык белән япканда, –

Фашист пиратлары илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар,

Карак эт шикелле качып-посып,

Чигебезгә борын суздылар.

(«Солдатлар» җыры (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.)

Алып баручы. Бар халык аяусыз көрәшкә күтәрелә. Совет солдаты Туган илен, ата-анасын, мәхәббәтен, баласын яклап, канлы сугышка керә, алар алдында ант бирә.

2 нче укучы.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм…

3 нче укучы.

Минем өстән пуля яуса да,

Җәрәхәттән каннар тамса да,

Халкым өчен постта торырмын,

Халкым өчен тугры булырмын!

4 нче укучы.

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар…

5 укучы.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып, якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр…

6 нчы укучы.

Гомерләр үттеләр, аналар көттеләр

Сугыштан кайтмаган улларын.

Сагышка манчылды сәгате, минуты

Имин дип саналган елларның…

7 нче укучы.

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен…

8 нче укучы.

Кызык кош син, сандугачым-дустым,

Туп ярыла, ә син сайрыйсың,

Тормыш итәр өчен туган илдә,

Ояң өчен куак сайлыйсың.

Матур ил шул безнең илебез,

Ал чәчәкле безнең җиребез.

Их, яшисе килә илемдә…

(«Тынычлык белән кайтыгыз» җыры (Ф.Хәйруллин көе, Р.Рәкыйпов шигыре)башкарыла.)

1 нче алып баручы. Тылдагы халык фронт өчен корал, азык, кием-салым әзерли. Зурлар белән беррәттән, балалар да Җиңүгә зур өлеш кертәләр: заводларда станок артына басып корал ясыйлар, колхозларда эшлиләр.

(Бер укучы бала гармунда «Три танкиста» көен башкара.)

2 нче алып баручы. Фашистлар коточкыч вәхшилекләр кыла: кешеләрне аталар, асалар, мыскыл итәләр, әсирлеккә алып китеп газаплыйлар, авылларны, шәһәрләрне яндыралар. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә илебезнең миллионлаган намуслы һәм батыр ул-кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен бирделәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк! Яу кырында ятып калганнарның исемнәре Хәтер китабы битләрендә мәңгеләштерелде. Татарстанның Хәтер китабында сугыштан кайтмаган 350 мең якташыбыз турында мәгълүмат  тупланган.

Ә хәзер, кичәбезне дәвам итеп, сүзне сугыш чоры баласы Ләбибә апа Шәмсетдиновага бирәбез. (Тыл ветераны чыгыш ясый.)

(Ф.Кәримнең «Шакир Шигаев» әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.)     

9 нчы укучы.

Пилоткамны салып, тезем чүгәм

Йолдызлы бер кабер алдында;

Җан дусларым шунда берәм-берәм

Килеп баса кебек яныма.

Ялкыннарга кереп,

Кыяларга менеп,

Изге өмет утын яндырып,

Җиңү өчен алар үлә белде,

Кешелекне хәйран калдырып.

Каберегезне бизәп, каһарманнар,

Тармакланып үсәр гөлчәчәк;

Җылы җилләр исәр, яңгыр явар,

Башын ияр сезгә киләчәк.

(Сугыш каһарманнары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителә.)

10 нчы укучы. Дүрт ел буена барган бу зур көрәш. Күпме кан, күпме яшь түгелгән!

1945 елның 9 Маенда, шаулап-гөрләп, Җиңү көне килгән.

Туган илебезнең азатлыгы, бу җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән каһарман солдатлар, батыр халкыбыз алдында бурычлыбыз. Фашист Германиясен җиңеп, илебезне коллыктан, үлемнән саклап калган солдатларны, халкыбызны, ул вәхшәтле көннәрне онытырга хакыбыз юк.

11 нче укучы.

Җир тетри, чайкала;

Күк йөзе – алу ут.

Яңгырый башкала

Тупларыннан салют.

Көн нинди, күр, ямьле,

Күк нинди саф, аяз.

Сагынган бәйрәмне китерде безгә яз.

Яз көне урманда

Шаулаган җил кебек,

Җыр гөрли урамда:

Без җиңдек!

Без җиңдек!

1 нче алып баручы. Инде Туган илебез 72 нче тыныч язын каршылый. Авыллар, шәһәрләр көннән-көн үсә, матурлана. Кешеләр тыныч илдә шатланышып яшиләр, балаларның шат авазлары яңгырый. Илебез чикләрендә батыр солдатлар сакта тора. Җиребезнең иминлеген саклыйлар.

(«Хәтер» җыры (Р.Нәгыймов көе, Р.Фәйзуллин шигыре) башкарыла.)

2 нче алып баручы. Бөек Җиңүгә – 72 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

«Бөек Җиңүгә – 72 ел?» дип,

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч,

Гомерегез озын булсын,

Безнең сезгә шундый теләкләр.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

(Әдәби-музыкаль кичәдә М.Вәдүт, Ф.Кәрим, Н.Баян, М.Җәлил, Ә.Баян шигырьльре файдаланылды.)