Җиңү килде җирне нурга күмеп…

№ 146

(Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан авылымдагы сугыш ветераннары турында истәлекләр)

Алинә РАМАЗАНОВА,

Арча районы Казанбаш төп мәктәбенең VIII сыйныф укучысы

Резеда ФАЗЛЫЕВА,

Арча районы Казанбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, фәнни җитәкче

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделә. Тик ике юл була: я – үлем, я – җиңү!

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары булган.

Ә сугыш – бар халыкны кара кайгыга салган Бөек Ватан сугышы – безнең Казанбаш авылын да читләтеп үтми. Изге сугышка авылыбыздан 241 кеше киткән. (Алар арасында 8 кыз – нәфис затларыбыз да бар.) Аларның 103енә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шулардан 61 авылдашыбыз билгесез югалган. Өч кешенең әсирлектә үлүе билгеле. 22 авылдашыбыз Суслонгер газабын кичерә.

Сугыш елларында авылыбыз ничек яшәгән соң?! Бу турыда безгә сугышта газиз әтисен югалткан ветеран-укытучы Сания апа Галимова сөйләде.

Сания апа – авылыбызның тарихын өйрәнүгә, аны яшь буынга җиткерүдә бик зур көч куйган кеше. Әле сөйләгәннәре дә – аның үз истәлекләре генә түгел, авылдашларыбыздан, аксакал авыл агаларыннан, туганнардан сораштырып, архивлардан эзләнеп табылган мәгълүматлар.

«1941елның 22 июнендә сугыш башлангач, Казанбаш авылы клубы янындагы ял паркы каршында митинг үткәрелде. Монда авылның яше-карты, яшүсмерләре, хатын-кызлары, ир-егетләре һәм бала-чагалары җыелды. Бу авыр хәбәрне ул чорда авыл Советы рәисе булып эшләгән Ибраһим Нигъмәтҗан улы Йөзлекәев җиткерде. «Известия» колхозы рәисе Габделхак Гатауллин авыл халкын нык булырга, төшенкелеккә бирелмәскә, бөтен көчне дошманны җиңүгә тупларга өндәде. Һәркемнең дошманны җиңүгә өлеш кертергә тиешлеген аңлатып чыгыш ясады. Шул вакытта халык төркеме арасыннан бер кул күтәрелә. Аның: «Языгыз мине! Ватанымны сакларга бүген үк китәм!» – дигән тавышы ишетелә. Халык алдына чыгып, авылдашларыбызны дошманга каршы көрәшкә чакыра. Бу – өч бала атасы Габделбәр Әсхәдуллин була. Шул көннән башлап, авылыбызның ир-егетләре туган илне илбасарлардан саклар өчен фронтка агыла башлый. Иң беренче булып, 23 июнь көнне Казанбаш МТСыннан 12 трактор белән 12 тракторчы китә. Тракторчыларның алтысы гына, яраланып туган авылларына әйләнеп кайта. Алар арасында Казанбаш авылыннан Шәкүр Шәяхмәтов тә була. Алты тракторчы чит җирләрдә – яу кырында ятып кала. Алар трактор белән пушкалар йөрткән.

Алардан соң авылыбызның 7 ир-егете сугышка озатыла. Сугыштан соң аларның берсе генә дә авылга әйләнеп кайта алмады. Салихҗан Рамазановның гына Волхов фронтында һәлак булуы билгеле. Эзтабарлар сазлыкта аның сөякләрен һәм документларын таба. Аның кичләрен капка төпләрендә утыргычта скрипкада уйнап, җырлап утыруы әле дә хәтерләрендә саклана. Ә Мөхәммәтгали Шакирҗанов, ак киндер алъяпкычын ябып, колхоз атларын карап йөрде. Ул үзенең соңгы хатында: «Бик бәхетле булсак кына, туган җир туфрагын, туган авылыбызны күрә алырбыз. Бик каты сугышлар бара… Без дә бик каты торабыз, немецлар да. Ут яңгыры астында торабыз!..» – дип яза. Үзенең туган авылын, болыннарын, суларын, һавасын өзелеп яратучы, кырчылык бригадасы бригадиры Галим Әгъләмовны да дошман пулясы безнең арадан алып китә.

1941 елның кышы иртә килә, кар иртә төшеп, салкыннар 40 градуска кадәр җитә. Урылган учмалар, көлтәләр, сугылган ашлыклар кар астында кала. Кышкы салкында көлтәләрне кар астыннан казып алып, аларны сугу эшләре оештырыла. Икмәк фронт өчен хәзерләнә. Кызыл олаулар белән сугышка озатыла. Колхоз амбарында да икмәк фронт өчен саклана. Ел ахырында гына колхозчыларга бер көнлек хезмәт көне хисабына 200 грамм икмәк бирелә.

Илне сакларга Бөек Ватан сугышына укытучылар да китә. 10 ир-егет укытучы сугышка алына. Алар хатлар язып тора, сугыш барышы белән таныштырып, мәктәп хәлләрен сораштырып, калган укытучыларга киңәшләрен биреп язалар. Ә мәктәптә укулар бернигә дә карамый дәвам итә. Өчпочмаклы солдат хатларын һәркем түземсезлек белән көтә. Хат килгән көнне бер-берсенә хатлар укырга, фронт хәлләрен белергә йөрешәләр. Ләкин шатлыклы хатлар белән бергә авылга сугышта һәлак булганнар турында хәбәрләр дә килеп тора. Авыл халкы бер-берсенең кайгысын уртаклаша.

Еллар аяусыз. Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән батыр йөрәкле авылдашларыбыз мәңгелек йортка китеп бара. Бүгенге көндә Казанбаш һәм Көтек авылларында бер сугыш ветераны да исән түгел. Үзләре исән-сау вакытта укучыларга сөйләгән истәлекләр:

Нургаян Дәүләтбай улы Дәүләтов. Нургаян абый әтисеннән 13 яшьтә кала. Бу вакытта абыйсы Миңҗанга да 15 яшь кенә була, ә энесе исә көмәндә кала. Болай да сәламәтлеккә туймаган әнисе Факиягә калган тормыш малайларының да яшәү рәвешенә үзгәреш кертә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, IV сыйныфны тәмамлау белән Нургаян абыйга өйдә әнисенә булышырга, басуда колхоз эшләрен башкарырга туры килә. Сугыш башлану белән 1919 елгы Миңҗан абыйсы фронтка киткәч, тормыш мәшәкатьләре аның җилкәсенә тагын да ныграк өелә. Әмма 1942 елның февралендә Нургаянга да туган авылы белән саубуллашырга туры килә. Арча районы хәрби комиссариаты аңа армиягә алынуы турында кәгазь тапшыра. Нургаян абыйның күзләре малай чагыннан ук начар күрә. Шул сәбәпле, аны төзелеш батальонына алалар. Бөгелмә тимер юлын төзү өчен Куйбышев өлкәсендә урман кистерәләр. Шушы елның май аенда комиссия әгъзалары яшь солдатларга янә бер кат тикшерү-карау уздыра. Әнә шул вакытта Нургаян Дәүләтов фронтка китү теләген җиткерә. Аның теләге канәгатьләндерелә. Иваново шәһәрендә ике ай өйрәнү курсы үткәннән соң, укчы полк составына эләккән солдат Сталинград юнәлешенә, немецларның һөҗүмен туктатуда катнашу өчен җибәрелә. 1942 елның 4 июнендә укчы Дәүләтов беренче тапкыр яралана, минометтан атылган ядрә кыйпылчыгы сул кулына тия. Аны башта Куйбышев шәһәрендә, аннары Казан госпиталендә дәвалыйлар. Госпитальдән соң ул 286 нчы механикалаштырылган бригада составында Курск юнәлешендә озатыла. Аларга дошманның һөҗүмен өзү, үзен чолгап юк итү бурычы куела. Чираттагы разведкадан кайтканда Дәүләтовлар немецларның тагылма арбалы машинасын кулга төшерәләр. Әнә шуны үз частьларына алып кайтканда, арба белән машина арасына эләгеп, күкрәген һәм кабыргаларын имгәтә ул. Янындагы иптәше бу вакытта һәлак була. Билгеле инде, мондый хәлдә солдат янә госпитальгә эләгә. Тарихка кереп калган Курск дугасындагы сугышка шул сәбәпле генә эләкми кала ул. Икенче тапкыр госпитальдә ятып чыкканнан соң, үз полкына кайткан Нургаян абыйга төрле җирләргә күчеп йөрергә туры килә. Брянск, Смоленск тирәләрендә булалар алар. «Бу маневрлар совет гаскәрләренә өстәмә көч килгән дип уйлансын, дошман арасында паника тудырсын өчен эшләнде», – дип аңлата моны ветеран. 1944 елның март аенда Нургаян Дәүләтов полкы җәяүләп Белоруссиягә җитә. Нургаян абый полктан батальонга документлар илтүче, ягъни элемтәче-солдат ролен дә үти. Шулай траншея буйлап документ белән барганда Нургаян абыйны дошман снайперы сагалап торган. «Траншея тирәнлеге күкрәктән генә иде. Алдан лейтенант бара. Кинәт ул юкка чыкты. Күрәм-траншея төбендә ята, үлгән. Шул мизгелдә пилоткама пуля тиеп ала, шул ук мизгелдә уң кулыма нәрсәдер бәргәндәй итте. Бәреп кенә калмады, яндырып-шартлап алды. Снайперның шартлап ярыла торган пулясы мине җилкәдән башлап уң беләксез калдырды», – дип искә ала ул. Әйе, Нургаян ага Дәүләтов сөйләгән шушы очрактан соң, 21 яшьлек егет I төркем инвалид булып кайта. Әмма тормыш бер кулсызларны гына түгел, ике кулсызларны да үз арбасыннан төшереп калдырмый. Нургаян ага Дәүләтовка да урын табыла бу арбада. Бригадир, ферма мөдире, колхозның хуҗалык мөдире кебек эшләрне уңышлы башкара ул. Нәсихә апа белән 9 бала тәрбияләп үстерергә дә вакыт таба. Сугыш һәм хезмәт ветераны Нургаян абый җирле үзидарә Советына кергән ветераннар җәмгыятен дә җитәкли әле.

Рәшидә Габдрахман кызы Нәҗмиева. 1921 елгы Рәшидә апа Нәҗмиева да, урта белем алганнан соң, берьеллык курсларда немец телен өйрәнә. Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә балаларга немец теленнән белем бирә. 1941 елны үз теләге белән фронтка китә. Казан шәһәрендә аларны санитарка эшенә өйрәтәләр. Хәзерлек тәмамлангач, кызларны сугышка озаталар. Рәшидә апа Орёл өлкәсендә булган сугышларда катнаша, санитарка булып хезмәт итә. Сугыш эчендә йөри, яралы солдатларны, иптәшләре белән, сугыш кырыннан алып чыга, беренче ярдәмне күрсәтә. Аннан соң яралыларны госпитальгә озаталар. Рәшидә апа Нәҗмиева 1942 елның февралендә каты сугышлар барганда һәлак була. Аның Орлов өлкәсе Фроловка авылында җирләнгәнлеге билгеле.

Бөек Ватан сугышының тынганына 75 елга якын вакыт үтте. Без бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, безнең күз алдыбызга җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китергән. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка киткән. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгән. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйганнар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китергән. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып калган. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп булган сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!

Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.

Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде, музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!