Җәүдәт Дәрзаман «Солдат булдым»

№ 127

(Әдәби уку, II сыйныфлары өчен)

Фәридә ГАЛИЕВА,

Казан шәһәре Габдулла Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: Җ.Дәрзаман иҗаты белән танышу, сөйләм телен үстерү, патриотик тәрбия

Планлаштырылган нәтиҗәләр: укучыларҖ.Дәрзаман иҗаты аша әдәби әсәрне анализларга өйрәнәчәк; илгә хезмәт итүнең әһәмиятенә төшенәчәкләр, ил сакчылары булу белән горурлык хисләре уяначак

Җиһазлау: проектор, интерактив такта, тавыш бирү пультлары

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Акт-ү

1)    1 төркемнең өй эшен тикшерү

Җ.Дәрзаманның тормыш юлы белән таныштыра 1 укучы

2) 2 төркем шагыйрьнең иҗаты буенча проект эше. Шигырьләренә рәсемнәр ясалган. Берничә укучы берәр строфа шигырен укый.

А)Куян

Бер, ике, өч, дүрт, биш.

Бакчага кергән куян,

Кәбестәне кимергән

Китергән бик зур зыян.

Сунарчы аңа аткан.

Куян һушын югалткан.

Өйгә алып кайткачтын

Торган да чыгып качкан.

 

Б)Адашкан

Урманнан кайта Каюм.

Башмагың кайда, Каюм?

Беләсездер, балалар,

Урманда югалсалар,

Ул кешегә кем диләр?

Адашкан, мескен, диләр.

Ә Каюм адашмады!

Адашкан тик башмагы.

 

В)Шүрәле рәхмәт әйткән

Бармы синең күргәнең

Зоопаркта шүрәле?

Ә Марат, әнә, күргән,

Ашарына да биргән.

Өзеп үлән каптырган,

Шаккатып карап торган.

Әллә ышанмыйсызмы,

Ялган сөйли, дисезме?

Чын шүрәле ди, үзе,

Бар ди ике мөгезе.

Тик нигәдер үпкәләп,

Йөри икән мүкәләп.

Үлән каптырган өчен

Рәхмәт әйтүе микән,

Ул шүрәле Маратка:

—   Ми-ки-ки!- дип әйткән.

 

3) 3 төркем Җ. Дәрзаман шигырләренә иҗат ителгән җырларның исемнәрен атый.  1979 елда “Солдат булдым” җыентыгына кергән шигырьләр буенча композитор Р.Еникеев җырлар иҗат итә. Һәм ул Ленинградның Мелодия фирмасында грампластинка булып чыга. ( укучылар грампластинканы күрсәтәләр) Бу- татар балалар әдәбияты һәм музыкасы тарихында беренче грампластинка була.

Җәүдәт Дәрзаман шигырьләренә язылган җырлар:

1. Саный беләм

2. Солдат булдым

3. Яшь бөркет

4. Синең өчен

5. Мәхәббәтең егет, каршыла! Һәм башкалар

 

4) 4төркем Җ.Дәрзаман иҗат иткән “Кушкаен” әкиятеннән өзек сәхнәләштерә:

(Балалар Куян, Тиен, Болыт, Назлыкай һәм Сылукай рольләрендә)

 

Куян:

—   Күрегезче, безнең аланда нинди матур кушкаен бар!

 

Тиен:

—   Толымнары нәкъ ефәк шикелле.

Назлыкай:

—   Ах, нинди матур сайрый бу Сандугач!

 

Сылукай:

—   Ул сине түгел, мине мактый ла!

 

—   Әй, болытлар, Уйнатыгыз яшеннәрегезне! Сугыгыз шушы тинтәк туганымны! Коткарыгыз мине үзеннән!

 

Болыт:

—   Акылыңны җуйма, юләр кызый! Сез бит игезләр, икегез дә бертигезләр!

 

  1. 1) Солдат булдым шигырен уку

2)    Сүзлек эше: фәрман- боерык. Фырт кына- кинәт кенә

3)    Шигырьне укучылар укый: чылбырлап һәм рольләргә бүлеп.

4)    Шигырь буенча сорауларга җавап бирү:

-Шигырь кем исеменнән сөйләнә?

— Малай нинди киемнәр кия?

— Әтисе нинди эшләр куша?

— Малай нәрсәләр эшли?

— Солдат нинди булырга тиеш?

— Малайга характеристика бирү

— Автор нәрсә әйтергә теләгән?

— Малайлар, ә сезнең солдат буласыгыз киләме?

5) Төркемнәрдә эш- Малай рәсеменә НИНДИ? Соравына җавап булган сүзләрне язу

6) Әдәби уку дәфтәрләрендә эш:

Җәүдәт Дәрзаман

Туган ягы- Лениногорск районы Сугышлы авылы

Туган елы, көне- 1945нче ел 13 октябрь

Иҗаты: “Солдат булдым”, “Яңа чана”, “”Туп”, “Саный беләм” һ.б.

 

  1.  Пультлар белән эш:

Сораулар:

  1. Җ.Дәзаманның туган авылы

А) Кушлавыч

Б) Сугышлы

В) Тулбай

2.”Солдат булдым” шигырендәге малай башына нәрсә кидем, ди?

А) бүрек

Б) эшләпә

В) фуражка

3. Малайның нинди гадәте бетә?

А) күп сөйләшү

Б) тәмле ашау

В) ялкау

4.Әтисе бәтигә нәрсә ашатырга куша?

А) салам

Б) печән

В) конфет

5. Малай нәрсәгә өйрәнә?

А) укырга, язарга

Б) хезмәткә, тәртипкә

В) уйнарга, биергә

 

5.Йомгаклау. Үзбәя.

Өй эше:

1)    “Солдат булдым” шигыреннән үзең теләгән 8 юлны ятларга

2)     Солдат абыйга хат язарга