Җәмәгать транспорты белән таныштыру

№44

Мәүлия ГАЛИУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: яңа төр җәмәгать транспорты белән таныштыру, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту.

Җиһазлау: Автобус, төрле транспорт рәсемнәре, флонелограф, белмәмеш, уенчык машиналар, картиналар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче балаларны җәмәгать транспорты белән картина буенча таныштыра.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Юлда безгә төрле хәлләр очрарга мөмкин, ул вакытта ярдәмгә килергә кирәк булыр. Сәяхәткә без автобус белән барырбыз. Билетлар буенча утырабыз. Йөртүче Айрат булыр. Автобуска кереп утырдык һәм үз урыннарыбызны алдык. Урнашып беттекме инде, кузгалып китсәк буламы?

Балалар. Әйдә, Айрат, киттек!

Тәрбияче. Балалар, юлда барганда күңелсез булмасын өчен, әйдәгез, җыр җырлап барабыз.

Балалар (җыр җырлый).

Юл буенда зәңгәр гөлләр, яшел үләннәр,

Хәерле юл,дусларым, дип кала болыннар.

Безнең белән, әйдәгез бергә,

Безнең юллар гына илтә иң матур җиргә.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле тәрәзәгә, Аю абзый юл буенда нишләп утыра икән ул? Әйдәгез әле, аның хәлен белеп килик. Ашыкмыйча гына автобустан төшик. (Төшәләр.) Исәнме, Аю абзый. Нишләп күңелсез генә утырасың? (Тәрбияче колагын куеп тыңлый.) Балалар, Аю абзый машина сатып алырга уйлаган, ләкин машиналарның төрләрен белми икән. Әйдәгез, аңа булышыйк әле! Без нинди төр машиналарны беләбез?

Балалар. Йөк машиналары, җиңел машиналар.

Тәрбияче. Менә бу тактага аерып куйыйк, ул шулар арасыннан үз теләгәнен сайлап алыр.

Балалар бер рәткә – җиңел, икенче рәткә җәмәгать транспортын аерып куялар.

Аю абзый (бик сөенә). Рәхмәт сезгә, дуслар, менә хәзер кайсын алырга кирәк икәнен беләм инде.

Тәрбияче. Аю абзый, сиңа иптәшләреңне утыртып йөрү өчен җәмәгать транспоты кирәк булыр. Ул автобус дип атала. Аннары барыгыз бергә бәйрәмгә килерсез.

Аю абзый. Килеп китәрмен әле, балалар, машина белән. Рәхмәт сезгә. Хәерле юл сезгә!

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, юлыбызны дәвам итик! Балалар, йөк машинасы нәрсә өчен хезмәт итә, алның әһәмияте нинди? Кайсыгызның әтисе йөк машинасында йөри? (Балаларның җаваплары.)

Автобус туктап кала.

Тәрбияче. Айрат нәрсә булды, ник автобусны туктаттың?

Айрат. Әнә бит, бер малай юл уртасына чыккан да кулларын болгап туктарга кушып тора.

Тәрбияче. Нинди малай икән соң ул? Әйдәгез әле, төшеп карыйк. (Төшеп карыйлар.) Ә, бу бит Шәвәли икән. Нишләп юл уртасында басып торасың?

Шәвәли. Һе, чыкмыйча, кайчаннан бирле машиналарга кул күтәреп туктарга кушам, берсе дә туктамый. Узалар да китәләр. Ярый әле сез туктадыгыз.

Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, Шәвәлигә машиналар ни өчен туктамаган?

Балалар. Чөнки теләсә кайсы урында туктарга ярамый. Аның өчен махсус тукталышлар бар, шунда көтәргә кирәк.

Тәрбияче. И Шәвәли, юл уртасында торганда, машиналар бәреп китсә, нишләр идең? Икенче алай эшләмә, яме?! Йөртүчеләргә дә үпкәләмә, алар юл кагыйдәләрен бозсалар, юл иминлеген саклаучылар аларга кисәтү һәм зур күләмдә штраф салырга мөмкиннәр. Шуңа күрә махсус тукталышта гына туктыйлар. Әнә бит еракта түгел тукталыш бар. Шунда көтәргә кирәк иде сиңа.

Шәвәли. Аңладым инде, аңладым. Икенче алай эшләмәм. Гафу итегез инде мине, балалар? Балалар, карагыз әле минем кесәмдә нинди машиналар бар. Мин аларның йөк һәм җиңел транспорт төрләрен беләм, менә боларның ниндигә кергәннәрен белмим, миңа шуны өйрәтмәссезме икән?

Тәрбияче. Яле Шәвәли, нинди уенчыклар икән ул синең? (Автобус, троллейбус, трамвай.) Балалар, бу төр транспортны җәмәгать транспорты дип йөртәләр. Аларга пассажирлар утырып йөри. Билет алалар, трамвай, троллейбуста аны тиштерәләр. Менә без утырып килгән транспорт нинди төргә керә?

Балалар. Җәмәгать транспорты.

Тәрбияче. Әйе, балалар, җәмәгать транспортына керә. Аңладыңмы, Шәвәли, беләсеңме инде хәзер транспорт төрләрен?

Шәвәли. Хәзер беләм инде, рәхмәт сезгә. Сау булыгыз, хәерле юл!

Тәрбияче. Менә, балалар, без никадәр яхшылык эшләдек сезнең белән. Хәзер үзебезнең бакчага кайтырга вакыт җитте. (Кайтыр юлга чыгалар.) Мин сезгә төрле табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.

Ат түгел кешнәми

Йөз аттан ким эшләми,

Үзе тыр да тыр,

Ә бу нәрсә кем әйтер? (Трактор)

Ук булып күккә атыла,

Кош булып җиргә омтыла. (Ракета)

Ура-суга җилгәрә,

Үзе төяп җибәрә.

Бик күп эшләп игенне,

Баета ул илемне. (Комбайн)

Ул үзе шундй көчле

Тешле-тешле чүмече.

Бер үзе эшли ала,

Йөз кешелек эшне. (Экскаватор)

Маңгаенда пар мөгез

Мөгез астында күзе.

Үгез түгел, үгездән дә

Каты үкерә үзе. (Мотоцикл)

Менә, балалар, табышмаклар белән мавыгып, кайтып җиткәнне дә сизми калдык.Сезгә сәяхәт охшадымы? Тагын барабызмы? (Балаларның җавабы.) Ярый, барырбыз. Әлегә сау булыгыз.