Җәйге лагерьда Сабантуй бәйрәме
№54
Гөлнур ЗАКИРОВА, Гөлшат ВӘЛИЕВА,
Казандагы 125 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Максат. Татар халкының борынгы йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру. Татар халык авыз иҗатын өйрәнү, сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Үзара дуслык, хөрмәт, үз-үзеңә ышаныч, кыюлык, тапкырлык, зирәклек тәрбияләү.
Бәйрәм җәйге лагерь вакытында уздырыла. Күрше мәктәп балалары кунакка чакырыла. Кунакка кабул итүчеләр әзерлек эшләрен алып бара: беренчедән, уңай урын әзерләү; икенчедән, аш-су пешерү; өченчедән, бәйрәмнең башлыгы үзенә ярдәм итүчеләрне сайлый: 3 кеше – ашамлыкларны таратучы, сыйлаучы; 2 кеше савыт-саба юа; 2 кеше чәй әзерли; 5 кеше уеннар оештыра.
Бәйрәмгә әзерләнү барышында биюләр, җырлар, шигырьләр өйрәнелә.
Бәйрәм барышы
(Мәйданчык бәйрәмчә бизәлгән. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленгән. Колгада – бүләкләр, сөлгеләр. Кунакларны каршы алалар. Алып баручы бәйрәм белән котлый.)
1 нче алып баручы. Мәйданыбыз тар, сыебыз аз булса да, сезнең өчен, хөрмәтле кунаклар, күңелебез киң!
«Аш-су – тәнгә шифа,
Дуслык – татулык – җанга шифа» – дигән сүзләр белән кунаклар һәм хуҗалар арасында ярышлар башлана.
(«Сабан туе» җыры (М.Садри шигыре, халык көе). Яңгырый.)
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул.
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул.
Котлы булсын, авылдашлар,
Ямьле Сабан туйлары.
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар бергә-бергә шул.
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
1 нче бала.
Исәнмесез-саумысыз!
Бүген бездә – бәйрәм көн!
Уйнап, биеп, күңел ачам диеп,
Бирегә килде һәркем.
Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә.
2 нче бала.
Бәйрәм бит ул, бәйрәм бит ул
Шундый кызык, күңелле.
Ник чыкмаска көрәшергә:
Мин соң егет түгелме?
3 нче бала.
Егылсам да исем китми,
Булыр еккан чаклар да.
Күңелле бәйрәм бит бүген
Безнең туган якларда.
4 нче бала.
Батыр калу өчен әле,
Миңа бераз иртәрәк.
Тик шулай да көрәшне мин
Үзем башлап җибәрәм.
Я, кем белән көрәшәбез? (Кулында сөлге.)
(Көрәш башлана. Төрле яктан көч биреп торалар. Җиңүчегә сөлге бирелә. Көрәш дәвам итә.)
5 нче бала.
Сабантуйда уеннар
Төрле була, күп була.
Уеннарсыз бәйрәмнәр
Булмаган да күк була.
(Капчык киеп ярышу уены башлана. Ике малай капчыклар тотып чыга.)
Кемнәр өлгер, кем җитез –
Минем янга килегез.
Әйдә, карыйк ярышып –
Капчык киеп чабышып. (Капчык киеп чабышалар.)
6 нчы бала.
Ерак китә алмыйлар
Капчыктагы абыйлар.
Аптырагач тыраклап та,
Мүкәләп тә карыйлар,
Бер дә йөри алмыйлар.
7 нче бала.
Күч безнең күңелгә,
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз
Син, Сабантуй бәйрәме!
(«Шома бас» җырлы-биюле уены башкарыла.)
8 нче бала (чүлмәк ватарга таяк тотып чыга).
Мактана диеп уйламагыз,
Мин урынлы мактанам.
Чөнки менә бу чүлмәкне
Күрмичә дә вата алам. (Күз бәйләп, чүлмәк ватыш уены башлана.)
9 нчы бала.
Әй, дуслар, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Бик матур итеп
Без биибез – күрегез!
(«Шәл бәйләдем» биюе башкарыла.)
10 нчы бала. Атлар кайта, юл бирегез! Һилләү!
(Агач атларга атланып, малайлар чабышып керә. Җиңүче булган малайлар, бүләкләр алып, мәйдан уртасыннан ашыкмый гына чыгып китә.)
11 нче бала. Капчык бәреше ярышы башлана.
Шунда бер җиргә тагын
Стан куйганнар кагып,
Шул станга ике абый
Утырганнар атланып.
Капчык белән чиратлашып
Бәрешәләр «шап» та «шоп».
12 нче бала. Колга башына кем менә?(Колгага менү, бүләк алу, ярышы башлана).
(Р.Миңнуллинның «Сабантуйда» шигырен сөйли.)
13 нче бала. Кашыкка йомырка салып йөгерү ярышын игълан итәм.
Кашык кабып йөгерәм дип,
Мактанырга ашыкма.
Ә син менә йөгереп кара
Күкәй салып кашыкка. (Ике бала узыша, башкалар аларга көч биреп тора.)
14 нче укучы.
Бүген безгә бик күңелле,
Тирә-як шау гөр килә.
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Үзебез яраткан көйгә!
(«Кәрия-Зәкәрия» дигән җырлы-биюле уен уйнала. Күз бәйләп әйбер кисү, күз бәйләп бер-береңә ботка яки катык ашату, ясалган рәсемгә борын беркетеп кую кебек ярышлар башлана.)
15 нче бала.
Безнең яңа уеныбыз
Малайлар өчен генә.
Курчакларга тасма бәйләү
Матурлык өчен менә.
(«Курчакка тасма бәйлә» уены үткәрелә.)
16 нчы бала.
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Бәйрәмебез гөрләп торсын.
Биибез дә, җырлыйбыз!
(«Чума үрдәк, чума каз» җырлы-биюле уены башкарыла.)
14 нче бала.
Бик матур көй уйнар өчен,
Бер гармунчы табыгыз.
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
(Татар халык көенә «Челтәр элдем читәнгә» җырлы-биюле уены уйнала. Уеннар, ярышлар дәвам итә, бүләкләр тапшырыла. Бергәләп «Матур булсын» дигән татар халык җыры җырлана. Кунаклар белән чәй эчү, аларны сыйлау белән бәйрәм тәмамлана.)