[җ] авазы һәм Җ җ хәрефләре

(Татар төркеме. I сыйныф)

Ләйсән РАМАЗАНОВА,

Казандагы М.Устинова исемендәге 102 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Җ җ хәрефе кергән сүзләрне дөрес язарга һәм укырга өйрәтү.

Укучыларның сөйләм телен үстерү. Балаларда игътибарлылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Гарифуллина Ф.М., Мияссарова И.Х. Әлифба. 1 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012; Җ җ хәрефе таблицасы, табышмаклар, кроссвордлар, җиләкләр белән кәрҗин.

Дәрес тибы: яңа белем бирү дәресе.

Дәрес барышы

I. Оештыру

II. Актуальләштерү

– Без сезнең белән үткән дәрестә нинди тема үттек?

– Нинди хәрефне өйрәндек?

– Ш хәрефенә нинди сүзләр беләсез? [ш]нинди аваз?

III.Яңа материалны аңлату

Укучылар, без сезнең белән күп хәрефләр өйрәндек. Тактага язылган сүзләрне дөрес итеп укыйк. Дәрес темасын белик.

…иләк

…ир

…ил

…әй

кә…ә

(Укучылар төрле хәрефләр куеп карап, сүзләрне дөрес укырга тиеш.)

– Бүгенге дәрестә без нинди хәрефне өйрәнербез икән?

– Җҗ хәрефен.

Җ хәрефе койрык тапкан,

Алган да аны таккан.

Татар алфавитында

Тагын бер хәреф арткан.

– Сүзләрне яңадан дөрес итеп укыйк.

Җиләк

Җир

Җир

Җәй

Җыр

Кәҗә

– Сүзләрне иҗекләргә бүлик.

– Җ яңгырау тартыкмы,саңгыраумы?

– Җ хәрефе рус телендә бармы?

Фонетик күнегү

Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.

Җа-җа җавап, җә-җәкәҗә.

Җе-җеэнҗе, җи-җиҗиләк

Җә-җәҗәй.

– Хәзер минем арттан кабатлагыз.

Җылы, җәй, җир, җомга, кәҗә, Җәлил, Җәмил, җавап, җиләк.

– Укучылар, безнең дәрес сәяхәт –дәрес булыр. Хәзер урманда нинди ел вакыты? (Кыш)

– Ә без сезнең белән җәйге урманга сәяхәт итәрбез. Сез җәй турында, кыш турында нинди шигырьләр беләсез? Юлда барганда сөйлик әле. (Шигырьләр сөйләү.) Менә килеп җиттек.

IV. Белемнәрне ныгыту

«Җәйге урман» картинасы буенча эш.

– Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

– Каян белдегез?

– Урманга кемнәр килгән?

– Балалар нишлиләр?

– Сәяхәтебезне дәвам итик. Менә без бер аланга килеп җиттек. Бу аланда биремнәр күп икән, аларны үтик әле.

– Атнаның бишенче көне. (Җомга)

– Кайсы ел фасылын әйткәндә [җ] авазы ишетелә? (Җәй)

– Унга хәтле санаганда кайсы санда [җ] авазы бар? (Җиде)

– Кошларга нәрсә ясыйлар? (Җимлек)

– Укучылар, сез булдырдыгыз. Аланда ял итеп алыйк.

Физкультминутка

Өйрәнгән сүзләрне сүзлеккә языйк. Сүзлекләрне ачабыз, күчереп язабыз.

Җил [җил]        ветер

Җир    [җир]     земля

Җыр   [җыр]      песня

(Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзү.)

– Укучылар, безнең юлыбызда күл бар. Табышмаклар чишмичә, аны үтеп булмаячак.

• Сакаллы булып туа.

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

• Үзе су,үзе ката. (Боз)

• Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

• Үзе ачы, чистартканда елата. (Суган)

• Өрми-нитми,

Беркемне дә кертми.

Ул нәрсә? (Йозак)

– Укучылар, менә без каенлыкка да килеп җиттек. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

– Җиләкләр.

– Җиләкләрдә биремнәр язылган. Аларны эшләсәк, җиләкләрне җыя алабыз. Җөмләләрне тәрҗемә итәргә кирәк.

Матур җәй җитте. Көннәр җылынды. Алсу белән Энҗе җиләк җыя. Урманда саф һава. Мин җиләк яратам. Монда җиләк күп. Бүген  яңгыр ява. Җәйге җылы көн.

– Булдырдыгыз, балалар. Җиләкләрне җыйдык.

– Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. [Җ] авазы кергән сүзләр булса, кул чабарсыз.

Җавап, чалбар, җиләк, чиләк, җиңүче, чаңгычы, җимеш, җомга, чия, җәй, чәй.

V. Йомгаклау

– Без дәрестә нинди авазны өйрәндек?

– Нинди сүзләр белдек?

– Бу дәрес сезгә ошадымы?

Билгеләр кую. Саубуллашу.