Иярченле кушма җөмлә

(8 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Венера АХУНОВА,

Ютазы районы

Урыссу гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 Максат:   кушма җөмлә турындагы белемнәрне тирәнәйтү; иярченле кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү ;

  • җавапларны дәлилләп күрсәтә белүне, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү;

– үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру; патриотик хисләр тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре:  иярченле кушма  җөмләне танырга өйрәнү, сүзтезмә һәм гади җөмлә белән чагыштыру: аермалы һәм охшаш якларын тану, нәтиҗә ясау,  кушма җөмләдә  тыныш билгесенең куелышын үзләштерү.

Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын  файдалану, модельләштерү.

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) – үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

Төп төшенчәләр: Җөмлә, сүзтезмә, кушма җөмлә, хәбәрлек , оештыручы үзәк, ияртүче һәм иярүче кисәкләр.

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив.        

 Предметара бәйләнеш: туган тел әдәбияты, музыка, Ютазы районы тарихы

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.

Контроль: укытучы контроле, үзара, үзконтроль.

 Җиһазлар: мультимедиа проекторы, компьютер, презентация, кагыйдәләр өчен сүзләр язылган 3 конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.

 

Дәрес барышы:

Оештыру-мотивлаштыру

Укытучы өчен максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау, белем алырга әзерлек алып бару.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

–Укучылар! Әйдәгез дәрес башында бер-беребезгә яхшы кәеф, дәреснең уңышлы үтүен телик.

Без, без

Без бергә,

Без көчле, без бердәм.

–Ярый, рәхмәт укучылар.

 Актуальләштерү

– Укучылар, тактада бирелгән сүзләрне укып чыгыгыз. Нинди синтаксик берәмлекләр язылган?

–Батыр егет, шатлыклы хәбәр,  Бөек Җиңү (Сүзтезмәләр)

–Сүзтезмә дип нинди берәмлеккә әйтәбез? (Сүзтезмәдә бер сүз икенче сүзгә ияреп килә)

–Әйе, дөрес. Димәк, нинди бәйләнеш була? (Ияртүле бәйләнеш)

–Икенче рәсемдә нинди берәмлек? Укыйбыз.

–1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.

–Ул 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр дәвам итә. (Монда гади җөмлә бирелгән)

–Дөрес. Укучылар, җөмләнең билгеләмәсен искә төшерик әле. Кайсыгыз?

(Бер  грамматик нигезе булган җөмләне гади җөмлә дип атыйбыз)

Уку мәсьәләсен проблемалы итеп кую.

  • Сугыш башланганга күрә, күп кеше фронтка китә.
  • Укучылар, бу җөмлә төре безгә танышмы? (Юк)
  • Әйдәгез әле, сүзтезмә һәм гади җөмлә белән чагыштырып карыйк, нинди охшаш яклары бар? (Ике гади җөмләдән тора һәм, сүзтезмәдәге кебек, бер өлештән икенчесенә сорау куеп була)
  • Димәк, укучылар безнең бүгенге тема нинди булыр? (Иярченле кушма җөмлә)
  • Ә максатыбыз нинди? (Иярченле кушма җөмләләрне тану, үзенчәлекләрен ачыклау)
  • Видео карау
  • Әлеге тикшергән җөмләләрне һәм видеодагы күренешне нәрсә берләштерә?

(Сугыш темасы)

  • Әйе, 2025 нче елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
  • Ә хәзер эш дәфтәрләренә күчәбез, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Укучылар, үзбәяне билгеләп барырга да онытмыйбыз, ул сезнең эш дәфтәрләрендә таблица формасында бирелгән.

Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Җөмләләр белән эш.
  • Бирелгән җөмләләрне укып чыгыгыз, аларның өлешләрен аерып күрсәтегез.  Бу биремне парларда эшлибез. Берегез укый, өлешләрен билгели; икенчегез сүзтезмә һәм җөмлә белән охшаш якларын әйтә.
  • Фатыйх педучилище бетергәнгә күрә, аны мәктәпкә укытучы итеп алалар.
  • Ул тырышып укыганга, математика фәне җиңел бирелә.
  • Шарипов Фатыйх офицер була, чөнки Казанда танк училищесын тәмамлый.
  • Бөек Ватан сугышы башлангач, ул фронтка китә.

 

  • Димәк, укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз? Нинди җөмлә ул иярченле кушма җөмлә? (Ике гади җөмләдән тора һәм берсе икенчесенә ияреп килә)

 

  • Ияртеп килгән җөмләне ничек атарбыз? (Баш җөмлә)

 

  • Ә ияреп килгән җөмлә – иярчен җөмлә булыр.

 

  • Дөрес, укучылар, рәхмәт. Үзбәя куябыз.

 

  1. Алдагы биремне төркемләп эшләрбез. Беренче төркем интерактив тактада, ә

икенче төркем тактада. Бирем: бирелгән кушма җөмләләрнең баш һәм

иярчен  өлешләрен тәңгәл килерлек итеп сайлап куярга кирәк. Һәм әйтеп

барасыз   кайсы баш җөмлә, кайсысы – иярчен.

 

–1942 елда Курск сугышларында зур батырлык күрсәткәнгә, аны барысы да хөрмәт итә башлый.

  • Ул шуны ачык белә: тылда аны гаиләсе көтә.
  • Берничә тапкыр авыр яралана, шуңа күрә табиблар зур көч куя.
  • Сугыш тәмамлангач, Фатыйх Шәрипов гаиләсе белән Ленинградта яши.
  • Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәткәч, аңа Советлар Союзы Герое исемен бирәләр.
  • Курск янындагы бәрелеш аянычлы булуга карамастан, безнең сугышчыларыбыз җиңеп чыга.
  • Сугыш беткәч, герой Шәрипов мәктәп укучылары белән еш очраша.
  • Хәзерге вакытта ул исән булмаса да, аның исеме мәңгеләштерелгән.
  • Укучылар, игътибар итегез әле, бу өлешләр җөмләдә ничек урнаша алалар?
  • Баш җөмлә җөмләнең башында да, ахырында да килә ала.
  • Әйе, бик дөрес. Үзбәя.

– Укучылар сез ничек уйлыйсыз, иярченле кушма җөмләләрне схема рәвешендә күрсәтеп буламы?

– Әйе, күрсәтеп була.

  • Чыннан да, баш җөмләне квадрат җәяләр белән, ә иярчен җөмләне гади җәяләр белән күрсәтә алабыз.
  1. Текст белән эш.
  • Әйдәгез хәзер, текст өстендә эшләп алыйк. Текстны укыйсыз һәм иярченле кушма җөмләләрне табасыз.

 

     Иртә таңнан, сугыш игълан итеп тормыйча, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә, хәрби-стратегик объектларны һәм күп кенә шәһәрләрне бомбага тота. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә, анда СССР 27 миллионга якын кешесен югалта. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итүдә хәлиткеч роль уйный. 

     Сугыш башлангач, Ютазы районыннан Бөек Ватан сугышына 5427 кеше китә.  Каты бәрелешләр булганга, аларның 2607се яу кырларында ятып кала. 

    Совет халкы шуны ачык хәтерендә саклый: сугышчыларыбыз, сөйләп бетермәслек, авыр сынауларга дучар була. Зур югалтулар белән яулана бу җиңү, шуңа күрә без аны Бөек Җиңү дип атыйбыз. Без, заман яшьләре, ул ерак елларда калган, соңыннан Бөек Ватан сугышы дип аталган алышта һәлак булучыларның хатирәсенә лаек булырга тиешбез.

(Укучылар, җөмләләр тиртибенә  туры китереп, схемалар сайлап ябыштыралар)

  • Укучылар, рәхмәт, булдырдыгыз, үзбәя куябыз.

– Укучылар, бүген  без тикшергән җөмләләрдә нинди тема яңгырады?

( Сугыш темасы)

  • Әйе дөрес, илебез тарихында сугышлар күп булган. Ә кайсысы турында сүз барды икән? (Бөек Ватан сугышы)
  • Укучылар, чыннан да, сугыш кеше тормышында, ил язмышында иң куркыныч вакыйгаларның берсе булып тора. Чөнки ул һәрвакыт үлем, югалтулар, йортларның, биналарның җимерелүләре белән бәйле. Бу вакыйгаларны һичберкайчан онытырга ярамый. Без шул ел балалары булмасак та, сугыш дәһшәтләрен, сугышчыларыбызның батырлыкларын әсәрләрдән укып беләбез. Геройлар белән бергә кайгырабыз, шатлыклы минутларын бергә бүлешәбез. Искә төшереп китик әле, нинди әсәрләр сугыш вакыйгаларын чагылдыра?
  • Шәйхи Маннур “Муса”
  • Габдерахман Әпсәләмов “Газинур”
  • Гадел Кутуй “Рәссам”, “Сагыну”
  • Ибраһим Гази “Йолдызлы малай”
  • Әмирхан Еники “Кем җырлады” һ.б.
  1. Ноутбукларда ясалма фәһем белән эш.
  • Рәхмәт, укучылар. Әйдәгез әле, шушы әсәрләрне гомумиләштереп, үзебезнең сугышчы-герой образын булдырып карыйк. Сез аны ничек күз алдына китерәсез?

Шедеврумда образ ясыйбыз

  • Бик күркәм образлар килеп чыкты, рәхмәт.
  • Үзегез булдырган образлар турында нәрсә әйтә аласыз? Иярченле кушма җөмлә белән үз фикерләрегезне белдерегез әле.
  • 1 нче өстәл: без яшь егет образын булдырдык, чөнки яшьләр дә сугышта катнашкан.

– 2 нче өстәл: без хәзерге вакыттагы очучы образын булдырдык, чөнки бүген дә сугыш бара.

  • һРәхмәт, укучылар.
  1. Пликерс кушымтасы белән эш.

Белемнәребезне тикшереп алыйк. Дөрес җавапка туры килгән хәрефне өскә куеп, кодларны күтәрәбез.

  1. Өй эше.

Хәзер өй эшенә игътибар итеп китегез, ул сезнең эш дәфтәрләрендә язылган.

 

  • Дәрес ахырында сезгә шундый сорау бирәсем килә. Тикшергән җөмләләр кем турында булды соң? Таныдыгызмы?
  • Әлбәттә, Шәрипов Фатыйх Зариф улы. Үзенең батырлыклары белән Ютазы якларын бөтен дөньяга таныткан героебыз.
  • Укучылар, мин дә сезгә аның фотосурәтен Снапедит программасында яңартып сезгә күрсәтергә булдым. Бу программада иске, таушалган фотоларны яңартырга мөмкин.

 

Рефлексия

  • Дәресебезне йомгаклап, мин сезгә Шәрипов Фатыйх Зариф улына канәфер чәчәкләрен куярга тәкъдим итәм.

Бүгенге теманы аңладым һәм башкаларга да аңлата алам дип уйласагыз, кызыл тасмалы канәфер чәчәген сайлыйсыз;

Әгәр, теманы аңладым, сорауларым калды дип уйлыйсыз икән, яшел тасмалыны һәм борчыгын сорауларым күп калды дип уйлыйсыз икән, ак тасмалы канәфер чәчәген алып тактага беркетеп куясыз.

(музыка яңгырый)

  • Илебез быел да Җиңүнең бәйрәм итәргә әзерләнә, укучылар бу чарада сез дә актив катнашырсыз дип ышанып калам.

 

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.