IV сыйныфта сәләтле балалар белән эшләү программасы

Ләлә ШМЕЛЕВА,

Казандагы 185 нче күп профильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы

Укучылар белән эшләү расписаниесе

 

Көне Вакыты

 

Сыйныфы
Дүшәмбе

 

12.00 – 13.00 4

 

Сәләтле балалар белән эшләү максаты

  1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.
  2. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.
  3. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү.
  4. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, биремнәр төзү.
  5. Укучыларның район, республика чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш алып баруга кызыксынуларын үстерү.
  6. Олимпиадалар үткәрү турында нигезләмәләрдә мәктәп, район, республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру.
  7. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.
  8. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Фән белән кызыксынучы укучылар белән эшләү планы

 

Эшләнәчәк эш төрләре

 

Чыганак
1 Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау  
2 Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау  
3 Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

– үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

– эчтәлекне сөйли белү;

– терминнар куллана белү;

– грамоталылык;

– иҗадилык

 
4 Укучыларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

 

Газета-журнал материаллары, интернет ресурслар
5 Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш

 

Газета-журналлар
6 Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү

 

Газета-журнал материаллары, интернет ресурслар
7 Аерым темалар буенча тестлар эшләү

 

Татар теленнән тестлар
8 «Гаилә һәм мәктәп» журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү «Гаилә һәм мәктәп» журналы
9 Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү Хәбибуллина З.Н. Сочинениене ничек язарга.
10 Картиналар буенча миниатюр-сочинениеләр язу Картиналар
11 Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү Татар теленнән тестлар
12 Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү

 

 

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле

Зәкиев. М.З. Татар грамматикасы

Татар теленнән тестлар

Узган уку еллары олимпиада сораулары

13 Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү Һәр класс өчен йомгаклау тестлары

 

14 Республика күләмендә олимпиада онлайн конкурсларында катнашу Интернет
15 «Зирәк тиен» конкурсында катнашу Конкурс нигезләмәләре

 

План

 

Эш төрләре   Эчтәлеге Үткәрү

вакыты

Үтәлеше турында билге
I Эстетик 1 Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:    
    — өстәмә дәресләр, Атнага 1тапкыр  
— сәнгатьле сөйләү конкурслары План буенча  
— сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (презентацияләү, балалар иртәсе, үзешчән сәнгать һ.б.) 2-4 кл.  
— район күләмендәге конкурсларга әзерләнү; ел дәвамында  
2 Сәхнәләштерү:    
  — театр сәнгате нигезләре, ел дәвамында  
— сәхнәләштерелгән әкият; гыйнвар  
3 Җырлау:    
  — вокал буенча башлангыч белемнәр; ел дәвамында  
— хор белән һәм ялгыз җырлау; ел дәвамында  
— музыка һәм җыр конкурслары; ел дәвамында  
— сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләк бирү; Ел дәвамында  
4 Декоратив — кулланма сәнгать:    
  — рәсем ясау, укыту эшчәнлегенә технологиядән яңа программалар кертү, ел дәвамында  
-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру, конкурсларда катнашу; ел дәвамында  
5 Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:    
  — хореография дәресләрен үткәрү, бию түгәрәге, Атнага 2 тапк.  
— мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу. ел дәвамында  
     
II Филология 1 Поэзия, шигырь төзелеше:      
    — яшь шагырьләр белә танышу; ел дәвамында    
— укучылар шигырьләреннән җыентыклар ясау; ел дәвамында    
— класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү; ел дәвамында    
— стена газетасы булдыру; Чирек саен    
2 Проза, язучы хезмәте:      
  — яшь язучылар түгәрәге; 2 атнага1    
— әдәби җыентык; Чирек саен    
— язучыларның иҗатына багышланган кичәләр (әдәби кунакханә) Чирек саен    
— сочинениеләргә конкурс; Чирек саен    
— укучыларның иҗатына бәя бирү, бүләкләү; ел дәвамында    
3 Индивидуаль биремле карточкаларда эш; ел дәвамында    
  Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү; ел дәвамында    
4 Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү:      
 

 

 

       
— тестлар үткәрү; ел дәвамында    
— олимпиадалар уздыру; Чирек саен.    
— “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы. Чирек саен.    
III Математика          
  — тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы); ел дәвамында    
— олимпиадалар (өч дәрәҗәдә); Ярты ел саен    
— математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү; Чирек саен    
— иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.); Даими    
— стандарт булмаган биремнәрне эшләү; Даими    
       
— шашкада уйнарга өйрәнү, башлангыч белем бирү; Ел дәвамында    
— сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү; Даими    
Табигать        
IV        
  — тестлар уздыру; Даими    
— стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр; Атнага1    
— табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар); Даими    
— укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

 

Даими    
     
V Спорт   — “Күңелле стартлар”; Чирек саен.    
  — спорт секцияләре; Даими    
— сәламәтлек көннәре; Сишәмбе, пәнҗешәмбе.    
— “Иң көчле спортчылар” дигән фотостенд; Елга 1 тапкыр    
— “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти — әниләр белән кичә; Елга 1 тапкыр    
— укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү. Даими    

 

Сәләтле бала тәрбияләгез

(Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.
  2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш күтәрмим. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.
  3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.
  4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.
  5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.
  6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.
  7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.
  8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.
  9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән-икәү калып сөйләшергә вакыт табам.
  10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.
  11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.
  12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.
  13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.
  14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.