Ишегалды дусларым

№ 130

(Уртанчы төркемдә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге буенча интеграль шөгыль)

Алсинә ӘХМӘТШИНА,

Казандагы 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның ана телендә сөйләшү күнекмәләрен үстерү.  

Бурычлар:

– балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру;

– матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту, персонажларның гамәлләрен анализлау сәләтен үстерү;

– балаларның сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, тапкырлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, хәтерне үстерү;

– иллюстрацияләр кулланып, җөмләләр төзү күнекмәсен булдыру;

– иҗади сәнгать эшчәнлегендә гадәти булмаган алымнар кулланырга өйрәтү;

– балаларда дус булу теләге үстерү.

Интегральләштерү: танып белү, аралашу, матур әдәбият, конструкцияләү, иҗади сәнгать, нәфасәти үсеш.

Җиһазлау: конверт белән хат, А.Алишның “Чукмар белән Тукмар“ әкияте буенча TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен иллюстрацияләр, магнитафон, мольберт; рәсем ясау өчен материал:төсле буяулар, савытларда су, салфеткалар, рәсемдә гадәти булмаган алым куллану өчен бер кулланышлы чәнечкеләр, киртә ясар өчен таякчыклар, әтәч силуэты сурәтләнгән альбом битләре.

Методик алым һәм ысуллар: әдәби сүз, уен, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, гадәти булмаган алым, рәсемнәр куллану, мактау, мөстәкыйль иҗади эш.

Алдан башкарыла торган эш:

– бармак, этюд, физминутка сүзләрен өйрәнү;

– А.Алишның “Тукмар белән Чукмар”әкиятен уку;

– TUNNEL BOOK техникасын куллану өчен әкият иллюстрацияләрен әзерләү.

Эшчәнлек барышы

(Шөгыльне башлап, тәрбияче балаларны үзе янына чакыра.)

Тәрбияче.

Кулны кулга тотынышыйк,

Бер-беребезгә елмаешыйк,

Яхшы кәеф өләшик!

Сәлам юллыйк кояшка,

Сәлам юллыйк агачларга,

Сәлам юллыйк кошларга

Һәм нәни кошчыкларга!

Шатлык таратыйк бар дөньяга!

(Һәр шигырь юлы буенча тиешле хәрәкәтләр ясала.)

Тәрбияче. Балалар, бүген безнең төркемгә хат килде. Әйдәгез, бергәләп карыйк әле, кемнән икән бу хат?! Укыйм:

“Исәнмесез,балакайлар! Сезгә Чукмар белән Тукмарның әбисе хат яза. Чукмар белән Тукмарым биргән вәгъдәләрен боздылар, тагын сугыша башладылар. Ә сугышмаган вакытларында күңелсезләнеп, нишләргә белмичә аптырап йөриләр. Шул әтәчләремне дус булырга, уйнарга өйрәтәсе иде. Ярдәм итегез, зинһар!”

Менә нинди хәлләр икән, балалар. Әбигә һәм әтәчләргә ярдәм итәбезме соң?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, башта без “Чукмар белән Тукмар” әкиятен искә төшереп китик. (TUNNEL BOOK техникасын куллану.)

“Яшәгән, ди, бер әби. (Бала, җөмләне кабатлап, әби сурәтләнгән рәсемне табып, туннельнең арткы планына куя.) Әбинең ике әтәче булган икән. (Җөмлә кабатлана.) Әтәчләрнең берсе ак төстә, Чукмар исемле икән. (Җөмлә кабатлана, ак төсле әтәч рәсеме куела.) Икенчесе кара төстә, Тукмар исемле икән. (Җөмлә кабатлана, кара төсле әтәч рәсеме куела.) Әтәчләр бер дә дус яшәмәгәннәр, гел сугышып торганнар. (Җөмлә кабатлана, әтәчләр сугышкан рәсем куела.) Тукмар тукырга,Чукмар чукырга яраткан икән. (Җөмлә кабатлана.) Әби аларның сугышканнарыннан туйган, Тукмарны күршегә кертеп куйган! (Җөмлә кабатлана, тиешле рәсем куела.) Тукмар булмагач, Чукмарга күңелсез булып калган. (Җөмлә кабатлана һәм рәсем куела.) Ул әбидән Тукмарны өйгә алып кайтуын сораган. Әби Тукмарны алып кайта, ләкин кисәтә: тагын сугышсагыз, берегезне юк итәм! Чукмар белән Тукмар очрашкач кочаклашалар, Тукмар да Чукмарны сагынган була, алар әбигә башка сугышмабыз дип сүз бирәләр”. (Шулай ук җөмләләр кабатлана, рәсемнәр куела.)

Менә нинди матур, иллюстрацияләрдән торган әкият төзедек без.

Тәрбияче. Балалар, әтәчләр сүз бирүен биргәннәр, әмма сүзләрен тотмаганнар. Әйдәгез, әбигә булышыйк, башта әтәчләрне дус булырга өйрәтик. Дуслык турында бармак уенын уйнап күрсәтик:

Төркемдә бар кызлар,

Алар утыра уң якта. (уң кулның учын ачып алга сузабыз)

Төркемдә бар малайлар,

Алар утыра сул якта. (сул кулның учын ачып алга сузабыз)

Без барыбыз да – дуслар, (ике кулдан йозак ясыйбыз)

Без бергә уйныйбыз, (баш бармаклар күрешә)

Без бергә җырлап-биибез, (имән бармаклар күрешә)

Без ярдәм итешәбез, (урта бармаклар күрешә)

Без үпкәләмибез, (исемсез бармаклар күрешә)

Без үпкәләтмибез! (чәнти бармаклар күрешә)

Чукмар дус, Тукмар дус! (ике уч та бер-бер артлы күрсәтелә)

Сез дә шундый булыгыз,

Дуслыкның кадерен белегез!

Тәрбияче. Менә әтәчләрне дуслаштырдык. Ә хәзер Тукмар белән Чукмар ишегалдында аптырап йөрмәсеннәр өчен аларга “Киресен әйт” уенын уйнарга өйрәтәбез. Мин сезгә җөмлә әйтәм, ә сез миңа шул җөмләдә бер сүзне тиешле сүзгә алмаштырып, киресенчә мәгънәдә әйтерсез. Башлыйбыз, игътибарлы булыгыз:

1. Әбинең ишегалды зур. (Балалар җавабы:әбинең ишегалды кечкенә.)

2. Әбинең чиләге яңа. (Әбинең чиләге иске.)

3. Табакта ярма күп. (Табакта ярма аз.)

4. Әтәчләр ач. (Әтәчләр тук.)

5. Әби әтәчләрне ачулана. (Әби әтәчләрне мактый.)

6. Әбинең бакчасында агачлар биек. (Әбинең бакчасында агачлар тәбәнәк.)

7. Әби әкрен йөри. (Әби тиз йөри.)

(Бу уенны уйнаганда кул һәм хәрәкәт белән дә күрсәтәбез.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер тагын бер күңелле уен уйнап алабыз. Чүгәләп паласка утырабыз.

Физминут

Ишегалдында йөри

Әтәч, тавык, чеби…

Әтәч, тавык, чеби

(“Әтәч” сүзен әйткәндә тез өстенә ике кулны йодрыклап куябыз, “тавык” сүзен әйткәндә ике кулның кырларын куябыз, “чеби” сүзенә ике кулның учын аска каратып куябыз.)

Зарядкага бастылар. (кулларны өскә күтәреп басабыз)

Канатларын җилпи-җилпи, (канат кагабыз)

Йөгерешеп алдылар. (әкрен йөгерү)

Әнә оча тилгән, (маңгайга кул куеп, өскә карыйбыз)

Безне алырга килгән,

Качыйк тизрәк тилгәннән. (чүгәләп, яшеренеп утырабыз)

Барыбыз да урындамы:

Әтәч, тавык, чеби… әтәч, тавык, чеби? (Ике тапкыр уйнала.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз. Балалар, Чукмар белән Тукмарга тагын да күңелле булсын өчен әтәчләр ясыйбыз. Өстәлләр янына килегез әле, күрәсезме әтәчләр рәсемен? Без бу әтәчләрне чуар итеп, төрле матур төсле буяулар белән буярбыз. Бүген пумала урынына бер кулланышлы чәнечкеләр булыр. (Балаларга чәнечке белән эшләү алымын һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшереп, әтәчнең каурыйларын төсле буяулар кулланып ясап күрсәтәм. Аннары балалар эшлиләр, музыка кушыла.)

Тәрбияче. Нинди матур, төрле төсле чуар әтәчләр килеп чыкты. Рәсемгә игътибар итттегезме, коймалар ясалган, ә рәшәткәләре юк. Әйдәгез, хәзер таякчыклар ярдәмендә рәшәткәләр тезеп чыгыйк. Ә менә хәзер безнең әтәчләребез тагы да матураеп киттеләр.

Тәрбияче. Балалар, сезгә шөгыль ошадымы? Авырлыклар булдымы? Сез бик тырышып әбигә, Тукмар белән Чукмарга булыштыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар! Булдырдыгыз!