Исәнме, космонавт!

№  176

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән интеграль белем эшчәнлеге)

Алсу МИФТАХОВА,

Биектау районы Ямаширмә авылындагы «Йолдыз» балалар  бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: уен барышында балаларда танып белү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

балаларның галәм, планеталар, космонавт турында белемнәрен үстерү;

– сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне куллану, күмәк эшләү осталыгы үстерү;

– 1 дән 10 кадәр санауны ныгыту;

– балаларның игътибарлык, хәтер, логик фикерләү, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;

яңа уен формасы (квест-уенга) кызыксыну уяту;

– уен ситуациясендә калган башка балаларга ярдәм итү теләге уяту;

– балалар арасында бер-берсенә ярдәм күрсәтү гадәте, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Уенга кирәкле материаллар: глобус, кояш систаемасы һәм планеталар битлекләре, юл күрсәткеч карта, сюжетлы рәсем – галәм, рәсембиремнәр, кайсы артык, табышмаклар, Космонавт (мәдәният хезмәткәре, яки мәктәптәге буш укытучы, яки берәр әти-әни), скафандр, ясалган космик корабльләр, төрле кәгазъ, картон, тәлинкәләр, киндер-йомырка сарысы, бизәкләр, кайчылар, җилем; проектор, ноутбук, мольберт, тылсымлы тартма (кечкенә сандык). Космонавтны чил планета вәкиле дип тә үзгәртеп эш итеп була.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле көн, балалар, минем исемем – Алсу Әдһәм кызы. Әйдәгез, сезнең белән дә танышыйк әле. (Балалар белән танышу. Кечкенә глобус җибәрелә. Балалар чиратлап үз исемнәрен атый.) Балалар, мин танышуыма бик шат. Без сезнең белән танышканда кулдан-кулга нәрсә бирдек? (Җир макеты – глобус.) Ә ни өчен мин сезгә бүген глобус алып килдем диеп уйлыйсыз?

Балалар. Тиздән Космонавтика көне булачак.

Тәрбияче. Балалар, бик дөрес. Ә нәрсә соң ул космос? Һәм бу бәйрәм каян килеп чыккан икән?

Балалар. Космос ул – җирдән күренә торган тирәлек: йолдызлар, кояш, планеталар, метеоритлар. Иң беренче космоска кеше очкан көнне шушы бәйрәм итеп билгелиләр.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар! 1961 елның 12 апрелендә «Восток» дигән корабльдә 9 сәгать 7 минутта Ю.А.Гагарин «Байконур» космодромыннан галәмгә оча һәм Җир шары тирәли 108 минутта әйләнеп чыга. Ә космоска очучыны кем дип атыйлар?

Балалар. Костмонавт.

Тәрбияче. Әлбәттә, ә сезнең космонавт күргәнегез бармы? Күрәсегез киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Яхшы, мин сезгә хәзер үземнең таныш космонавтны zoom.us платформасы аша чакырырга тәкъдим итәм. (Бер бала сайлана (санамыш кулланырга мөмкин). Интерактив тактада сылтама (ссылка) чыга. Шуңа бала баса, шул вакытта эшчәнлеккә zoom.us платформасы аша «космонавт» кушыла.)

Космонавт. Исәнмесез, балалар! Мин Сезне яхшы ишетәм, ләкин элемтә бик начар, безгә башка планета вәкилләре комачаулый, ахры. Сез минем биремнәрне үтәсәгез, үзгезне кызыксындырган сорауларга җавап таба алырсыз. Сез ризамы?

Балалар. Әйе.

Космонавт. Менә алайса сезгә юл күрсәткеч карта, ул биремнәрне табарга ярдәм итәр. Бер биремне эшләгәннән соң гына икенче биремгә күчәргә ярый икәнен онытмагыз!

МИФТАХОВА

 

(Картаны экранга суза, шул вакытта экран кырыенда карта барлыкка килә, бер бала барып ала (санамыш кулланырга мөмкин.)

Тәрбияче. Балалар, сез риза булсагыз, әйдәгез, кызыклы сәяхәткә чыгыйк.

1 нче бирем (такта кырыенда урнашкан). Логик чылбырны дәвам ит. (Балалар биремнәрне үти.)

МИФТАХОВА1

 

Тәрбияче. Кабат картаны карыйк әле. 2 нче бирем – «Табышмаклар». (Балалар ул биремне китап почмагыннан таба.)

Космик табышмаклар

1. Зәңгәр яулык буйлап сары шар тәгәри. (Күк йөзе, Кояш)

2. Яктырта, ләкин җылытмый. (Ай)

3. Нинди яңгыр чылатмый? (Метеорит яңгыры)

4. Ул булса – көн, ул булмаса – төн. (Кояш)

5. Үзе ялтырый, үзе калтырый. (Йолдызлар)

6. Тау аркылы ук аттым,

Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу)

(Табышмак җавапларын кисмә рәсем кебек эшләп була; балалар, төзеп, җавабын табалар.).

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! 3 нче бирем. Кояш системасында планеталарны урнашу тәртибен саклап тезәргә. (Кояш – Меркурий – Венера – Җир – Марс – Юпитер – Сатурн – Уран – Нептун – Плутон. Битлекләр эзерлисе һәм балаларга таратасы.)

МИФТАХОВА2

Тәрбияче. Балалар, планеталарың урнашу тәртибен искә төшерер өчен бармак уенын уйнап алыйкмы әллә?

Балалар.

Тәртип буенча һәр планетаны

Әйтә ала һәрберебез:

Бер – Меркурий.

Ике – Венера.

Өч – Җир.

Дүрт – Марс.

Биш – Юпитер.

Алты – Сатурн.

Җиде – Уран,

Сигез – Нептун,

Тугыз – Плутон.

Ун – Кояш – ул йолдыз –чемпион! (Бармаклар чиратлап бөгелеп бара.)

Тәрбияче. Балалар, сез шундый акыллы һәм бик тиз арада биремнәрне үтәп барасыз, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле.

Физкультминутка «Космонавт гимнастикасы». («Если очень захотеть, можно в космос полететь» җырының минусы куела, балалар белән тән тигезлеген саклауга, бер аякта торуга, чүгәләүгә күнегүләр үтәлә.)

Тәрбияче. Инде хәзер 4 нче  бирем – «Табигать почмагында».

[Р] авазы булган сүзләрне генә әйтергә. (Быргы, урындык (кресло), чирәм, розетка, ромб, ролик, рамка, рупор…)

МИФТАХОВА3

 

 Тәрбияче. Хәзер 5 нче бирем – аш-су әзерләү почмагында – «Костмонавт ризыгы». (Балалар тюбикларга ябыштырылган ризык рәсемнәре ярдәмендә космонавтлар ничек һәм нәрсә белән туклануы турында сөйли.)

МИФТАХОВА4

Тәрбияче. Чираттагы 6 нчы бирем – Иҗат почмагында – «Космик корабль». (Балаларга төрле ысул һәм материалдан космик корабль ясарга тәкъдим ителә.)

МИФТАХОВА5

 

 Тәрбияче. Балалар, безнең инде 7 саны астында – йокы бүлмәсендә сандык ясалган. Бу нәрсә аңлатыр икән?

Балалар. Бүләкләр! (Балалар тартма алып чыгалар һәм күчтәнәчләр алалар.)

Космонавт. Булдырдыгыз, балалар! сез минем биремнәрне үтәдегез, хәтта мин сез күрмәгәндә куеп киткән бүләкләрне дә таптыгыз, сау булыгыз!

Балалар. Сау булыгыз!

Рефлексия

Тәрбияче. Балалар, без бүген нинди бәйрәм турында сөйләштек?

– Нинди биремнәр үтәп, нәрсә турында сөйләштек?

– Сезгә ниләр ошады?