Исемнәрнең тартым кушымчалары белән төрләнүе

Исемнәрнең тартым кушымчалары белән   төрләнүе

(2 нче сыйныфтагы рус төркемендә  татар теле дәресе)

 

Талия САФИНА,

Казандагы

  аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

15 нче  мәктәпнең

           татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Максат. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау, белемнәрне  ныгыту; Диалогик-монологик сөйләмне үстерү; Фикерләү сәләтен ныгыту; укучыларның белем сыйфатын күтәрү, фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү, матур язу күнекмәләрен ныгыту, минем, синең, аның алмашлыкларын танып белүне ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек И.Л. Литвинов 2 кл.;мультимедияле такта, компьютер, карточкалар.

Дәрес төре: Кабатлау, ныгыту.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше: Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. – Исәнмесез, укучылар!  Хәлләрегез ничек?

Укучылар. – Әйбәт, рәхмәт!

Укучылар. – Сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы. – Минем дә хәлләрем әйбәт. Рәхмәт! Утырыгыз!

Укучылар, бүген бездә кунаклар. Алар белән дә исәнләшик әле. (Укучылар кунаклар белән исәнләшәләр).

  1. Өй эшлэрен тикшерү (11нче бит,5 нче күнегү. Кроссвордны чишү. Мультимедиа тактасында җавабы күрсәтелә.

III. Белемнәрне ныгыту, актуальләштерү:

Тактада агач рәсеме. Аның яфраклары юк.

Укытучы. Без аңа дөрес җаваплар биргән саен яфраклар эләчәкбез.

Мультимедиа тактасында: 1) тартым алмашлыклары булган сүзләр таблицасы;(минем карандаш –ЫМ,…һ.б)

2) уку әсбаплары  рәсемнәре күрсәтелә.

Укытучы. – Әйтегез әле, бу портфель, китап,… минем яки синең, йә аның портфеле булса, ничек дип әйтәбез, нинди аффикслар куябыз? (Если эти учебные принадлежности мои, твои, его или её – как скажем?)

Укучылар җавабы. Бу предметлар күп булса?Если предметы во мн.числе?(окончание мн.числа –лар/–ләр)

IV Төп өлеш:

Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бүген минем, синең, аның алмашлыкларын кабатлаячакбыз.

1) Карточкалар таратыла:Аффиксларны яз! Дәфтәргә языла.

Укытучы. Бүген нинди число?  (Тактада язылган)

Минем мәктәп…синең көндәлек.., аның карандаш…

Физкульминут.  (Тыпыр-тыпыр итәргә…)

2) Хәзер дәреслекләрне ачабыз 11–12 нче битләр, 3 нче күнегү.

Пантомимо.Такта янында укучы төрле хәрәкәтләр ясый һәм “Мин нишлим?”–  дип сорау бирә. Укучылар “Син укыйсың”– дип җавап бирәләр.

3)Аудирование. Диалог. Сорауларга җавап бирү:

– Синең исемең ничек?

  • Синең дустың (апаң, сеңелең…) бармы?

– Аның исеме бармы? һ.б

4) Монолог.(Көчле укучылар сөйли)

Карточкалар таратыла:(1– көчле,2 – уртача,3 – йомшак укучылар) Җаваплары тыңланыла.

Уен. Аффиксларны дөрес әйт! Бер укучы такта янына чыга һәм “минем дәреслек….яки синең дәфтәр…һ.б.тартым кушымчасын әйтми, аны укучылар әйтеп бетерергә тиеш.

5) Ситуатив күнегүләр.

Укучы ­– укучыга. Сорау – җавап формасы..

6) Тест.

Минем эт…бик шаян (– ң,– ем,– м)

Синең ат…җитез йөгерә (– ың,– сы,– ым)

Аның кечкенә куян…бар (– сы,– е,– ы)

V.Йомгаклау.

Укытучы. Бүген нәрсәләрне кабатладык?

Өй эше.12 нче бит;5 нче күнегү.

VI.Билгеләр. Дәрес тәмам.