Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
(Рус мәктәпләренең татар төркеме. Татар теле. III сыйныф)
Зөлфия ӘСӘДУЛЛИНА,
Теләче районы Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– исемнәрнең килеш белән төрләнүе турында төшенчә бирү;
– сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү;
– укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү; исемнәрне тикшерә белү;
шәхескә кагылышлы: белем алуның кирәклеген аңлау; үз-үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.
Метапредмет нәтиҗәләр:
коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара, үз фикереңне әйтә, дәлилли, башкаларның фикерен тыңлый белү;
регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерә һәм бәяли белү.
танып-белү УУГ: тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.
Җиһазлау: компьютер, карточкалар.
Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.
Дәреснең төре: эшлекле дәрес.
Үткәрү формалары: фронталь, индивидуаль, парлы.
Укыту методлары: дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан (презентация) файдалану, аңлату һ.б.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру
Исәнләшү. (1 – 2 нче слайдлар)
Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
Укучылар. Исәнмесез!
Укытучы. Кәефләрегез ничек?
Укучылар.
Кояшлы иртә кебек.
Татар телен — туган телен ,
Өйрәнергә дип килдек.
Шундый изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз.
II. Белемнәрне тигезләү
1. Уку мәсьәләсен кую. (3 нче слайд)
Укытучы. Әлеге рәсемнәр белән узган дәрес материалының нинди бәйләнеше бар?
Укучылар. Барысы да исем сүз төркеменә карый.
Чәчәк-чәчәкләр (берлек, күплек сан)
Дәфтәрләр-китаплар (нечкә, калын кушымча)
Колыннар-балалар (-нар, -лар кушымчалары)
Энҗе-энҗе (ялгызлык, уртаклык исемнәр)
2. 137 нче күнегүне эшләү. («Ябалак»)
а) ябалак турында әңгәмә;
ә) текстны сәнгатьле уку;
б) сорауларга җавап бирү:
Укытучы. Текстта нәрсәгә игътибар иттегез?
Укучылар. Ябалак сүзе кабатланып килгән.
в) җөмләләрне уку, ябалак сүзен төрле грамматик формаларда слайдта күрсәтеп бару.
ябалак
ябалакның
ябалакка
ябалакны
ябалактан
ябалакта
Укытучы. Укучылар, әлеге төрләнеш сезгә нәрсәне хәтерләтә? (Рус теле белән чагыштыру.)
Укучылар. Рус телендәге кебек мондый төрләндерү татар телендә дә бар. Ул килеш дип атала.
Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез.
Укучылар. Килеш белән төрләндерү турында сөйләшербез.
Укытучы. Искә төшерик әле, рус телендә ничә килеш бар? (Килешләрне, килеш сорауларын әйтеп чыгу.)
Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, татар телендә ничә килеш бар?
3. Матур язу күнегүе. (4 нче слайд) (“Белемле кеше югалмас”)
Укытучы. Җөмләне укыгыз. Әлеге мәкальдән ике аваз кушылмасын белдергән хәрефне табып әйтегез? Сүз кайсы хәреф турында бара? (Ю ю) Баш һәм юл Ю ю хәрефләрен чиратлаштырып языгыз.
4. Мәкальнең мәгънәсен аңлату.
Укытучы. Укучылар, бу мәкальдә сез өйрәнә торган сүз төркеме сүзләре бармы?
Укучылар. Исем сүз төркеменә караган сүз бар: кеше сүзе.
III. Уку мәсьәләсен чишү (5 нче слайд)
1. Слайдта язылганнар белән танышу, нәтиҗәләр ясау.
Б.к. ябалак нәрсә? әти кем?
И.к. ябалакның нәрсәнең? әтинең кемнең?
Ю.к. ябалакка нәрсәгә? әтигә кемгә?
Т.к. ябалакны нәрсәне? әтине кемне?
Ч.к. ябалактан нәрсәдән? әтидән кемнән?
У.-в. к. ябалакта нәрсәдә? әтидә кемдә?
Нәтиҗә чыгару
1. Татар телендә барлыгы 6 килеш бар. Баш килештән кала барлык килешләрнең дә кушымчалары була. Калын сүзләргә – калын, нечкә сүзләргә нечкә кушымча ялгана.
2. Рус телендә килешләрне истә калдыруның җайлы ысулы бар. Искә төшереп үтик әле. (Иван рубит дрова, Варвара топит печку.) (6 нчы слайд)

(7 нче слайд) (Истә калдыру күнегүләре.)
Безнең Иван Юрганга Төренеп Чанага Утырды.

Ял минуты
2. Карточкалар өстендә эш
Әни – иң кадерле кеше.
Әни… куллары йомшак.
Мин әни.. булышам.
Мин әни… өзелеп яратам.
Әни… дә якын кеше юк.
Әни… минем бар ышанычым.
а) җөмләләрне үзгәртмичә уку;
ә) тиешле кушымчаларны куеп язу;
б) чагыштыру, нәтиҗә ясау.
Укытучы. Кушымчалар ни өчен кирәк?
Укучылар. Кушымчалар җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйләр өчен кирәк.
3. 141 нче күнегүне язмача эшләү. Рәсем буенча җөмләләр төзеп язу. («6 түбәтәй алымы»)
Яшел (иҗади фикерләү)
Кара (тәнкыйтьләү)
Ак (фактлар)
Сары (уңай яклары)
Кызыл (соклану)
Зәңгәр (нәтиҗә ясау)
IV. Рефлексия. Бәяләү
Укытучы. Укучылар, дәрестә нәрсәләр белдек? Моның өчен дәрестә ниләр эшләдек?
V. Өй эше
а) килешләрне, килеш сорауларын истә калдырырга;
ә) 143 нче күнегү, тиешле килешләргә куеп күчереп язарга.