Исем темасын өйрәнү

(5 нче сыйныфтагы балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү системасы)

Нурфия ТИХОНОВА,

Казандагы 156 нчы мәктәпнең

башлангыч сыйныф

һәм татар  теле укытучысы.

 

Рус мәктәбендә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә, әйтелешне камилләштерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия, чөнки сөйләм авазлар ярдәмендә белдерелә. Авазларны әйтү телнең бүтән структур өлешләре – лексик һәм грамматик төзелеш шикелле үк мөһим. Дөрес әйтелештән башка сөйләм, телдән сөйләгәндә генә түгел, язма формада да яши алмый. Шуңа күрә рус телле укучыларны татар телендә сөйләшергә өйрәткәндә түбәндәге сорауларга игътибар иттем:

  • авазларны дөрес әтергә өйрәтү методларын һәм алымнарын ачыклау;
  • интонация һәм басымның авазларны дөрес әйтүдәге ролен күрсәтү;
  • укучылар өчен хас булган ялгышларны күзәтү.

Чит тел авазларын әйтү күнекмәләре татар теле дәресләрендә беренче сыйныфта ук барыла. Башлангыч сыйныф укучыларын әйтелешкә өйрәтүнең төп өч методы бар:

1.Иярү методы – укытучының авазны әйтеп күрсәтүенә һәм укучыларның шуңа охшатып кабатлавына нигезләнә;

2.Артикуляция методы – укытучының авыр әйтелешле авазларны әйтеп күрсәтүе һәм әйтү ысулын аңлатып бирүе;

3.Чагыштыру методы – татар телендәге һәм рус телендәге охшаш авазлар белән аваз тезмәләрен янәшә куеп карау.

Бу методлардан кала, әйтелешкә өйрәнүнең шәхси алымнары да яшәп килә: авыр әйтелешле авазлар белән махсус фонетик күнегүләр үткәрү, текстларны кычкырып уку, шигырьләр ятлау, укучыларның орфоэпик ялгышларын төзәтү, тексттан өйрәнә торган аваз булган сүзләрне таптыру һәм кабатлау, бирелгән авазга сүзләр таптыру, бер үк аваздан башланган сүзләр кулланып җөмлә төзү. Татар теле һәм рус теле авазларын чагыштыру юлы белән укучыларның хаталарын, шулай ук дөрес яки ялгыш әйткән авазны күрсәтү аеруча нәтиҗәле.

Әйтелеш өстендә эшләгәндә, укучының ана теле авазларын әйтә белүен исәпкә алу зур әһәмияткә ия. Чөнки бу күнекмәләр татар авазларын, аларның кушымчаларын һәм сүзләрне ишетүне дә, әйтергә өйрәнүне дә җиңеләйтә.

Интонация һәм басым татарча дөрес әйтелешнең мәҗбүри компонентлары. Татарча дөрес әйтелешкә өйрәтүдә сүз һәм логик басымнарының әһәмияте зур. Чөнки сүз басымы оештыру вазифасын да үти, сузнең мәгънәсе еш кына суз басымының кая төшүенә дә бәйле була. Балаларны дөрес интонация белән укырга махсус текстлар ярдәмендә өйрәтергә була. Бу текстларда җөмләнең башында тавышны күтәрергә,  фраза ахырында төшерергә кирәклеге уклар ярдәмендә (/) тамгалана. Татарча дөрес әйтелешкә өйрәтүдә сүз һәм логик басымнарының әһәмияте зур. Чөнки суз басымы оештыру вазифасын да үти, сузнең мәгънәсе еш кына сүз басымының кая төшүенә дә бәйле була. Фраза басымы сөйләм темпына һәм агымына бәйле.

Укучыларның авазларны әйтүдәге ялгышларын төзәтү өчен, бу хаталарның кайсы очракларда һәм нинди авазлар белән бәйле булуын күзәтергә, өйрәнергә кирәк. Алар түбәндәгеләр:

  1. Укучыларның әйтелеш хаталарының күбесе әсузыгы белән бәйле. Рус укучылары аны [а], яисә [э] сузыгы белән алыштыралар: әни (мама) урынына [эни] , рәсем (рисунок) урынына [рэсем ].

Шушы кимчелекләрнең сәбәпләре бер яктан [ә] һәм [э] сузыкларының артикуляцион якынлыгына бәйләнгән, икенче яктан  балаларның ана телләрендә бер сүздә калын һәм нечкә иҗекләрнең бергә килүе гадәти хәл (сила, они).

  1. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне әйткәндә укучылар [ө] сузыгын [о] сузыгы белән алыштыралар. Беренче чиратта бу хатаны шушы сузык авазларны белдергән хәрефләрнең график якынлыгы белән аңлатып була: өстәл (стол) урынына [остал], көз (осень) урынына [коз].

Укучыларның әйтелешләрендә [йө] тезмәсе зур кыенлык тудыра (йөри — [йори], йөрәк — [йорак] һ.б.). [өй] тезмәсе дә балалар өчен бик кыен. Укучылар [ө] сузыгын [о] сузыгы белән алыштыралар иде (сөйли -[сойли], көй — [кой]).

3.Татар теленең фонетик хаталарыньң күбесе специфик сузыкларның әйтелешенә бәйле. Шулар арасында [ү] сузыгы да урнашкан. Балалар үрдәк сузе урынына [урдак] дип әйтәләр.

  1. [җ] тартыгы да әйтелешкә бик кыен. Укучылар җиләк (ягода) -[жилак], җиде (семь) — [жидэ] дип әйтәләр.
  2. [ң] тартыгы белән бик күп хаталар бәйләнгән. [ң] авазының борын тартыгы булганлыгы балаларга билгеле. Ләкин укучыларның җавапларында [ң] тартыгы [н] тартыгы белән алыштыралар. Алар: яңгыр (дождь) — [янгыр], зәңгәр (синий) урынына [зангар] дип әйтәләр. Бу хатаны шушы хәрефләренең график якынлыгы белән бу авазларның борын авазлары булуы белән аңлатып була.
  3. Башлангыч сыйныф укучыларында [һ] тартыгының әйтелешендә хаталар тоткырлыгы була. Балалар һәйкәл (памятник) урынына [хайкал], һава (воздух) урынына [хава] дип әйтәләр.
  4. Әйтелештә үзенчәлекле кече тел тартыгы [къ] кергән сүзләр зур кыенлыклар тудыра. Татар алфавитында [к] һәм [къ] авазлары бертөрле «к» хәрефе белән билгеләнәләр. Укучылар [къалакъ] (ложка) урынына [калак] дип, [къурчакъ] (кукла) урынына [курчак] дип әйтәләр.

Рус мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда татар телен укыту практикасы күрсәткәнчә, укучылар аерым авазларны дөрес үзләштерәләр,  сүз төзелешендә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә шушы авазларны әйткәндә хата җибәрәләр. Шушы мәсьәләдән чыгып мин татар әйтелешенә өйрәтү буенча күнегүләр системасын төзедем.

Бу система: беренчедән, минем эшемне җиңеләйтте, чөнки дәресләрдә куллану өчен фонетик һәм орфоэпик күнегүләр эзләп торасы юк; икенчедән, укучыларда телгә карата кызыксыну уята; өченчедән,  укучыларны татар телендә дөрес сөйләшергә юнәлеш бирә.

1.Авыр авазларны өйрәнгәндә, сүзне иҗекләргә бүлеп әйтү. Мәсәлән: [һа-ва], [шә-һәр]

2.Үзеңнең һәм иптәшләреңнең әйтелешен күзәтү, бигрәк тә [wакыт] һәм вагон сүзләрендә ирен-ирен авазлары [w] һәм ирен-теш авазы [в]-ны өйрәнгәндә тәкъдим итәбез.

3.Әйтелеш осталык һәм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан чыгып, өйрәнелә торган авыр аваз кергән сүзләр сайлап алу. Мәсәлән: [ң] тартык авазы кергән сүзләр: [яңгыр], [яңалык], [чаңгы] сүзләре.

4.Әйтелеше һәм язылышлары буенча сүзләрне чагыштырып карау. Шул ук вакытта укучыларга хәреф һәм авазлар арасындагы аерманы күрсәтеп бару мөһим. Мондый эшне авазлары һәм аларны язуда күрсәтүче хәрефләре нигездә туры килгән сүзләрдән башлау максатка ярашлырак булыр. Мәсәлән: килә, әни, бирә. Ә [авыл],  [багана],  [кар] кебек сүзләр исә әйтелеше белән язылышларын чагыштырып карау өчен шактый авыр булып торалар. Чагыштыру өчен укучыларга сузык авазларның мәгънә ягыннан аерып караудагы ролен күрсәтү мөмкинлеге булган сүзләрне дә тәкъдим итәргә мөмкин: [кул] һәм [күл], [сыр] һәм [сер].

1.Рәсемдә күрсәтелгән предмет сурәте ярдәмендә сүзне әйтеп бетерү. Бу очракта укучыларда үзләренең һәм иптәшләренең әйтелешен күзәтү мөмкинлеге туа. Мәсәлән, кул һәм күл сурәтен күргәндә, балалар “Бу -кул”- это рука, “Бу — күл”- это озеро, дип әйтергә тиеш була.