«Исем» темасын кабатлау

№ 134

(IV сыйныфта татар теле дәресе)

Гөлгенә ХӨСНУЛЛИНА,

Аксубайдагы 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларның «Исем» темасы буенча алган белем-күнекмәләрен системалаштыру, дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану;

– бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету;

– бер-береңә игътибарлы булу, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар, таблица.

Дәрес тибы: гомумиләштерү-йомгаклау дәресе.

Укыту методлары: күрсәтү, аңлату.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше

Оештыру, уңай халәт тудыру.

Укытучы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.

II. Актуалльләштерү

Кроссворд чишү.

1. Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

2. Нинди агач җилсез шаулый?

3. Ак багана, яшел чатыр,

Эчең пошса, безне дә чакыр.

4. Җәй көне киенә, кыш чишенеп ташлый.

Укытучы. Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар. Исем.

Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән?

Укучылар. Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәчәкбез.

Укытучы. Бик дөрес.

III. Белем һәм күнекмүләрне ныгыту

1. Матур язу минуты.

Укытучы. Укучылар, тактага игътибар итегез әле, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Күлмәк, бара, өстәл, әни, көлде, сыер, карга, кыш, бабай,укый, тегүче, урман.

Укытучы. Исемнәрне табабыз һәм сорау куябыз.

Укучылар. Кем? Нәрсә?

Укытучы. Хәзер бу сүзләрне бик матур итеп дәфтәргә язып куябыз.

2. Сүзлек диктанты.

Укытучы, дәрес, мөгаллим, һөнәр, китап, мәктәп, белем, укучы, шигырь, мәсьәлә.

Укытучы. Орфограммалы сүзләрнең астына сызыгыз. Бу сүзләр нинди темага караган?

Укучылар. Мәктәп, укытучылар темасына.

Укытучы. Бик дөрес. Чыннан да, укытучы – иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора. Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә.

Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы.

3. Сүзләрнең дөреслеген тикшерү.

Укытучы, дәрес, мөгаллим, һөнәр, китап, мәктәп, белем, укучы, шигырь,мәсьәлә.

Укытучы. Бу сүзләр кайсы санда килгән?

Укучылар. Берлек санда.

Укытучы. Ни өчен?

Укучылар. Бер генә предметны белдерә.

Укытучы. Шушы сүзләрне күплек санга куеп языгыз.

Укучылар. Укытучылар, дәресләр, мөгаллимнәр, һөнәрләр, китаплар, мәктәпләр, белемнәр, укучылар, шигырьләр, мәсьәләләр.                                                                                                           

Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә.

Укытучы. Нинди очракта -нар,-нәр кушымчалары ялгана?

Укучылар. Сүз борын авазына тәмамланганда.

Физминутка

IV. Уен-табышмак

1. Өч кайчан көчкә әйләнә?

2. Ипи башында, ахырында нәрсә бар?

3. Белем уртасында ни бар?

4. Дәрес сүзендәге икенче иҗекнең икенче хәрефе.

5. Шәһәрдә бар, авылда юк.

Укытучы. Укучылар, татар телендә ничә килеш бар?

Укучылар. Татар телендә 6 килеш бар.

Укытучы. Сорауларын искә төшерик.

Укучылар.

Б. к. кем? нәрсә?

И. к. кемнең? нәрсәнең?

Ю. к. кемгә? нәрсәгә? кая?

Т. к. кемне? нәрсәне?

Ч. к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

У.-в. к. кемдә? нәрсәдә? кайда?

Укытучы. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?

Укучылар. Ике төрле: калын һәм нечкә төрләнеш.

Укытучы. Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк.

V. Тестлар белән эш

Укытучы. Ни өчен шулай уйлыйсыз?

(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар, кагыйдәне искә төшерү.)  

VI. Дәреслек белән эш

131 нче күнегү. Биремне уку, күчереп язу, килешләрен билгеләү.

VII. Өйгә эш

«Кыш» темасына исемнәр кертеп инша язарга.

VIII. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә «Исем» темасын кабатладык.

– Исем нәрсәне белдерә?

– Аның сораулары?

– Нинди исемнәр була?

– Исем нәрсә белән төрләнә?

Дәрес ахырында укучыларга билгеләр куела.