Ипи кайдан килә?
№44
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге)
Әлфинур СӘЛАХОВА,
Казандагы 339 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: балаларга ипинең әһәмияте турында төшенчә бирү, аның нинди юллар белән безнең өстәлгә килүен аңлату. Ипинең тормыш чыганагы икәненә төшендерү.
Белем бирү бурычы: игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек байлыгын арттыру.
Үстерү бурычы: табышмаклар һәм мәкальләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда икмәккә сак караш һәм игенче хезмәтенә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, иҗади сәнгать, сөйләм үсеше.
Методик алымнар, чаралар: уен. әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, слайдлар карау.
Сүзлек өстендә эш: комбайн, трактор, игенче элеватор, тегермән.
Алдан үткәрелгән эш: шигырләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, авыл хуҗалыгы техникалары белән таныштыру.
Җиһазлау: тастымалга төрелгән зур түгәрәк ипи, мультимедеа проекторы, игенче хезмәтләрен чагылдырган слайдлар, магнитофон, «Чайкала иген кырлары» җыры, куна такталары, уклаулар, камыр, таба, салфеткалар, алъяпкычлар.
Эшчәнлек барышы
(Өстәл өстендә – тастымалга төрелгән зур түгәрәк ипи.)
Тәрбияче. Балалар, өстәл өстендә шулай хөрмәтләп төрелгән әйбер нәрсә булыр икән? Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Ә сез яхшылап уйлагыз. Кайсыгыз белер икән?
Үзе түгәрәк, урыны түрдә: эче тулы күзәнәк; әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән кадерлерәк. Нәрсә ул?
Балалар. Ипи.
Тәрбияче. Әйе, ипи, икмәк бу, балалар. Бүген без сезнең белән икмәк турында сөйләшербез. Икмәк бик зур хөрмәткә лаек. Чөнки иписез яшәүне бер кеше дә күз алдына китерә алмый. Бөтен кешеләр икмәккә саклык. хөрмәт белән карыйлар һәм аны бик яраталар. Шушы тәмле ипигә бездән бик матур сүзләр әйтергә кала:
Алдыбызда ята тәмле икмәк,
Телем-телем киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора
Яңа пешкән икмәк исеннән.
Балалар, шундый хуш исле тәмле икмәк ничек итеп безнең өстәлгә килеп җитте икән? Кемнәрнең тырышлыгы аркасында шушындый тәмле булып пеште икән?
Балалар. Икмәк игенче хезмәте белән килә.
Тәрбияче. Әйтегез әле, кемне игенче дип атыйлар?
Балалар. Иген, ашлык, ипи үстерүчеләрне игенче дип әйтәләр.
Тәрбияче. Әйдәгез, игенче башкарган эшләрне шушы слайдлардан карап сөйләп чыгабыз.
(Игенче хезмәтен чагылдырган слайдларны карау.)
1 нче слайд. Басулардагы кышкы кар тоту турындагы рәсем.
1 нче бала. Игенченең хезмәте салкын кыштан ук башлана. Кыш көне басуларда тракторчы абыйларыбыз тракторга агач сукалар тагып канаулар, чокырлар ясыйлар. Чөнки аңар кар күп ява. Буран вакытларында шул канауларга карны себереп тутыра.
Тәрбияче. Кар тоту нигә кирәк?
Балалар. Кар тоту басуларда кар күп булсын өчен кирәк. Кар күп булгач, яз көне кар эрегәндә дым күп була. Борынгы бабайларыбыз «Кырда кар күп булса, ашлык мул булыр», – дип әйткәннәр бит.
Тәрбияче. Кыш көне тагын нинди эшләр башкаралар?
2 нче слайд. Гаражларда машина-тракторларны ремонтлау турында.
2 нче бала. Кыш көне гаражларда барлык авыл хуҗалыгы эшкәртә торган машиналарны язга төзәтеп, әзерләп куялар. Бу турыда халык әйткән тагын бер мәкаль бар: «чанаңны – җәйдән , ә арбаңны кьщтан әзерләп куй».
Тәрбияче. Ә яз җиткәч нинди эшләр башкаралар?
3 нче слайд. Язгы кыр эшләре турында: җир сукалау, орлык чәчү һ.б.
3 нче бала. Яз көне җирне сукалыйлар, йомшарталар, җиргә орлык чәчәләр. Җәй җиткәч, ашлыклар үсәләр, өлгереп җитәләр.
Психогимнастика.
Тәрбияче. Балалар, хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз һәм күз алдына китерәбез. Без сезнең белән зур бер басуда. Мин сезне кечкенә бөртекләргә әйләндерәм һәм җиргә чәчәм. (Әкрен генә күзләрен ачып чүгәли.)
Кояш кыздыра, җирне җылыта. Яңгырлар ява. Ә бөртекләр, үсә-үсә, башакка әйләнәләр. (Әкрен генә кулларын өскә күтәреп торалар.) Кояш бик кыздыра. Яндыра. Башаклар шиңә. (Башларын аска ияләр, куллар, иңсәләр аска төшә.) Көтмәгәндә каяндыр болыт килеп чыгып, яңгыр яудыра, башаклар күтәрелеп гөрләп үсә башлыйлар. (Кулларын күтәреп чайкалалар.)
(«Чайкала иген кырлары» дигән җырны тыңлау.)
4 нче слайд. Басудагы җәйге эшләр турындагы рәсем.
4 нче бала. Аннары өлгергән игеннәрне комбайннар белән уралар, суктыралар. Машиналарга төяп, ындыр табакларына алып кайталар. Анда ашлыкны чистартып, киптереп, тагын машиналарга төяп, элеваторга илтәләр. Ашлыкны тегермәнгә алып барып тарттыралар, он ясыйлар.
5 нче слайд. Икмәк пешерү заводлары эшен күрсәткән рәсемнәр.
5 нче бала. Онны ипи заводларына алып барып, тәмле-тәмле ипиләр, булкалар пешерәләр.
Тәрбияче. Менә шуның кадәр юл үткәч кенә, ипи безнең кибетләргә килә, һәм әниләрегез аны сатып ала. Ипи шуның өчен дә бик кадерле, олы хөрмәткә ия.
Ипигә, икмәккә сезнең карашыгыз нинди?
Балалар. Икмәкне әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Аның кадерен белергә кирәк.
Тәрбияче. Әйе, балалар, безнең бер генә көнебез дә икмәктән башка үтми. Ул-безнең төп ризыгыбыз. Шушы икмәкне маңгай тирләрен түгеп үстерүче игенчеләребезгә рәхмәтебез бик зур.
Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз. Ул «Мин башлыйм, син тәмамла» дип атала. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә ахырын сез әйтәсез.
- Кем эшләми, … (шул ашамый).
- Эше барның – … (ашы бар).
3. Җәй эшләсәң, … (кыш ашарсың).
4. Ни чәчсәң, … (шуны урырсың).
5. Кышкы кар – … (көзге икмәк).
6. Сабанда сайрашмасаң, … (ындырда ыңгырашырсың).
7. Ашаганда колагың селкенсен, … (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).
Ярар, балалар, сез мәкальләрне бик яхшы беләсез икән. Мәкальдә әйтелгәнчә, йөрәкләрне җилкетеп алыйк. Игенчеләребезнең тырышып тапкан хезмәтләренә без дә үз өлешебезне кертик әле. Хәзер без сезнең белән үзебезгә һәм кунакларыбызга чәй эчәргә дип, тәмле сумсалар пешерик әле. Әйдәгез, бергәләшеп эшкә тотыныйк. Иң беренче кулларны юып алабыз. Алъяпкычларны ябабыз. Кемнәр булдыгыз инде сез хәзер?
Балалар. Күмәч пешерүчеләр булдык.
(Р.Фәйзуллинның «Күмәч пешерүчеләр без» шигырен сөйләү.)
Сез кем дип сорыйсызмы? Күмәч пешерүчеләр без!
Кешеләрнең йөзләренә шатлык китерүчеләр без.
Күмәч пешерүчеләр без! Күмәч кебек йомшак түгел,
Каты безнең кулыбыз. Изә-баса, туглыйбыз.
Йоп-йомшак камырны. Кайнар мичкә юллыйбыз.
(Камырдан сумса ясау алымнарын аңлату.)
Балалар. Саклык белән генә он алабыз, тактага сибәбез. Он өстенә камырыбызны куябыз һәм аны уклау белән җәябез. Кашык белән эчлеген салабыз да кырыйларын бөгеп чыгабыз. Эчлеге камырдан агып чыкмасын өчен тагын бер кат бөгеп чыгабыз. Менә шулай итеп эшлибез.
(Балаларның мөстәкыйль эшләрен, ясалган сумсаларны карап чыгу, балаларның эшләренә йомгак ясау, аларны мактау. Мичкә куеп пешерү, пешеп чыккач, бергәләп чәй эчү.)