Интерваллар методы ярдәмендә тигезсезлекләр чишү

(9 нчы сыйныфта математика дәресе)

Ләйлә ТӨХФӘТУЛЛИНА

Арча районы Социалистик Хезмәт Герое С.З.Габдрахманова  исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы  

Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.

Максат: «Интерваллар методы белән тигезсезлекләр чишү» темасы буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

белем бирүдә:

кагыйдәгә нигезләнеп, күнегүләрне тигезсезлекләр чишү алгоритмы буенча эшләргә өйрәтү;

– санлы аралыкларда тигезсезлекләрнең тамгаларын ачыклау;

сәләтне үстерүдә:

дәрескә максат, уку мәсьәләләрен кую, дәрестә һәм өйдә уку эшчәнлеген планлаштыру;

– танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

тәрбияви:

укучыларда милли аң , ватанпәрварлык  хисе тәрбияләү; үз ягынның тарихы белән кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү;

– үзеңнең һәм иптәшеңнең хатасын күрә һәм төзәтә, парларда һәм төркемнәрдә эшли белү;

– укучыларда үз-үзләренә таләпчәнлек, төгәллек, дусларына игътибар һәм хөрмәт, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, презентация,  интернет ялганган ноутбуклар

Төп төшенчәләр: тигезсезлекнең чишелешләр күплеге.

Эш формалары: парлы, индивидуаль, группаларда эш.

Таратма материал: карточкалар,  математикадан ТДИ тестлары.

Программалы тәэмин ителеш: гогл форма тесты https://docs.googie.com/forms/d/e/1FAIpQLSeAvbr2ruIWycM9IV594PdwgZP2kpyQBYotie6QxMottecZFA /viewform?usp=sf_link

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше.

а) авылдашыбыз, якташ математигыбыз Юныс Оруви әл Казани (XVII гасыр) турында информация.

ә) тема яздыру.

  1. 2. Дәрескә кереш.

а) интерваллар методы белән  тигезсезлекләр чишү теориясен кабатлау;

ә) телдән  фронталь эш- телдән проектор буенча күнегүләр башкару;

б) фронталь рәвештә презентация буенча интерваллар методын искә төшерү, әзер чишелеш буенча  укучылар анлатуга  ирешү;

в) парларда эш. ТДИга әзерлек.

  1. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

а)Торле дәрәҗәдәге группалар белән  фронталь эш.

Тактада, урыннарда тигезсезлекләрне интерваллар методы белән чишүгә төрле дәрәҗәдәге тестларны башкару;

ә) физкультминутка.

  1. Ныгыту өлеше.

а) гогл форма тестын башкару https://docs.googie.com/forms/d/e/1FAIpQLSeAvbr2ruIWycM9IV594PdwgZP2kpyQBYotie6QxMottecZFA / viewform?usp=sf_link

ә) статистиканы тактага чыгару, укучыларның белемнәрен бәяләү.

  1. Йомгаклау.

а) анкета;

ә) укытучының йомгаклау сүзе;

в) өй эше бирү, укучыларга билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Сезне алгебра дәресендә күрүемә бик шатмын. Без сезнең белән дәрестә уйларбыз, фикер алышырбыз, тикшерербез һәм алгебрадан яңа белемнәр алырбыз.

“Үткәннәрен белмәгәннен киләчәге юк “, – дигән борынгылар. Туган як тарихы битләренә күз салыйк.

Укучы чыгышы. Туган ил нәрсәдән башлана? Туган нигез, ата-бабаларыбыз тире тамган кырлар, болыннар, чишмәләр, халкыннан дип уйланам. Авылга терәлеп торучы урманы, киң сулары, искиткеч матур табигате белән генә түгел, тырыш, горур халкы, бай тарихы белән горурланам мин. Оры авылы тирә-юньдә мәгърифәтле, һөнәрчеләр авылы булуы турында мин әби-бабайларымнан белем үстем. Шулай ук кечкенәдән карт әбием сөйләвеннән авылыбызда XVII йөз ахырында данлыклы имам – мөдәррис Юныс яшәвен белдем. Авылым исемен йортүче хезмәтләре аз өйрәнелгән. Татар математигы Юныс Оруви әл Казани – гарәп һәм фарсы телләрендә математикадан кулдан дәреслек кулланмалар иҗат итүче галим ул. (3 – 4 нче слайдлар)

Укытучы. Казан дәүләт университетының китапханәсендә сакланган ”Фәраиз-и-Сираҗийя” исемле кульязма әсбапта икенче дәрәҗә тигезсезлекләрне чишүнең аралар ысулы күрсәтелгән. Без бүгенге дәрестә тигезсезлекләрне интерваллар методы белән чишүне дәвам итәрбез. (Дәфтәрләргә тема языла.)

  1. Дәрескә кереш

Укытучы. Ә хәзер теориядә кунакта булыйк, интерваллар методының төп алгоритмын кабатлыйк. (Википедия буенча.) (6 нчы слайд)

Проектор аша презентация буенча телдән фронталь эш. Телдән күнегүләр башкару. (7 нче слайд)

1 нче бирем. Тапкырлаучыларга таркатырга:

(а) x2 − 16,             б) x + 8x2,

 в) x2 − 5x + 6,        г) x2 + 6x + 9.

2 нче бирем. Әгәр -6; 10 саннары китерелгән өчбуынның тамырлары булса,  ул тапкырлаучыларга ничек таркала?

3 нче бирем. Функцияең нульләрен атарга:

f(х)= (х+3)(х-2)

f(х)=х2(х–8)

f(х)=(7-х)(х-4)2

3(х-12)(2-х) таркатмасында өлкән коэффициент ничәгә тигез? (8 нче слайд)

вакланмасының тамгасы  нәрсә тамгасы белән тәнгәл килә?

4 нче бирем. Бирелгән тигезсезлекләрнең кайсысында плюс һәм минус тамгалары чиратлаша, чиратлашмый? (9 нче слайд)

(х+3)(х–2)≤0

х^2(х–8)≥0

(7–х)(х–4)^2  ≤0

в) фронталь рәвештә презентация буенча интерваллар методын искә төшерү. (10 нчы слайд)

(х – 2)(х + 5)(х – 4)  0

х = -2, х = -5, х = 4

Функциянең нульләре: f(x) = (х – 2)(х + 5)(х – 4)

Җавап: х є (- 5; 2)U (4;+∞)

г) Парларда эш. ТДИга әзерлек. (11 нче слайд)

Тигезсезлекләрне интерваллар методы белән чишү 13 нче эштә бирелә. Ященко “Математика ОГЭ 2023”җыентыгы буенча 13,14.15.16 вариантлар биремен карыйбыз, һәр тигезсезлекнен  дорес җавап номерын  узара килешәбез, җавапларны язабыз.

III. Яңа дәрес материалы  өстендә эш

Төрле дәрәҗәдәге группалар белән эш

а) тактада, урыннарда тигезсезлекләрне интерваллар методы белән чишүгә мәҗбүри белергә тиешле белемнәрне башкару карточкалар буенча эш.

Укытучы. Алдагы тигезсезлекне төркемнәргә бүленеп эшләрбез. Беренче төркем  карточкалар буенча  мәҗбүри белергә тиешле биремнәрне үти. (Тактада.)

1 нче төркем биремнәре ( 12 нче слайд)

Тигезсезлекләрне чишәргә

а)

б) (x-3)(x+2)>0

в)  х^2+13х+12>0

 

 Тигезсезлекләрне чишәргә

а)

б) (x–4)(x+2)>0

в) х^2–7х+12>0

 

 

2 нче төркем авыррак тигезсезлекне башкара. Сайлап алынган кайберләрен тактада эшлиләр. (13 – 14 нче  слайдлар)

 

        x(x-13)(x+9)(x-5)≥0

 

3 нче төркем өчен авыр биремнәр. Функциянең билгеләнү өлкәсен табарга:

у=

3  нче дәрәҗә тигезсезлекне интерваллар методы белән чишәргә  (15-16 слайд)

X^3–5X^2+8X–4<0

Һәр группадан укытучы дәшкән укучылар тактага чыга, укучы хезмәте бәяләнә.

Физкультминутка

  1. Ныгыту олеше

а) гогл форма тестын башкару https://docs.googie.com/forms/d/e/1FAIpQLSeAvbr2ruIWycM9IV594PdwgZP2kpyQBYotie6QxMottecZFA / viewform?usp=sf_link ( 17 слайд)

ә) статистиканы тактага чыгару, укучыларның белемнәрен бәяләү.

  1. Йомгаклау

а) анкета  ( 18 нче слайд)

– Без дәрестә тигезсезлекләрне чишүнең нинди методын карадык?

– Дәреснең кайсы өлешләре аңлашылмый калды?

– Имтиханда сезгә тигезезлекләр очраячак. Сез бу эшне башкарып чыга алачагыгызга ышанасызмы?

ә) укытучының йомгаклау сүзе. ( 19 нчы слайд)

Юныс Оруви әл Казани эше тарихта юкка чыкмаган. Имам-мөдәриснең исеме, гасырлар аша мулла нәселе булып, безнең чорга да  килеп җиткән.

Аның төп дәлиле – традицияләрне саклаучы, үз тарихын белүче, укымышлы халкы һәм укучылары.

  1. VI. Өй эше

Решу огэ математика сайты. Каталог буенча 13 нче биремнең “Метод интервалов” подтесты контроль биремнәре. (21 нче слайд)

Укучыларга билгеләр кую.